Хәзерге вакытта бу проблема актуальлеген югалткан инде. Татар хатын-кызлары укымышлылык, тәрбиялелек ягыннан башка бер милләт хатын-кызларыннан да ким түгел.
Әмма бу хикәяләрдә әдип тирәнгәрәк яшергән, беркайчан да актуальлеген югалтмаган һәм югалтмаячак үтә мөһим үзгә бер фикер дә бар бит. «Бөтен уен, бөтен тормышын Шәмси өчен генә борган», «…гомерендә бер каты сүз сөйләми торган», Шәмси авырганда фидакярлекләр күрсәткән Анна янында Шәмси «йомшак сүзләр, йомшак җөмлә аулары берлә акыртын гына Аннаның психологиясенә кереп китте» дип хикәяли автор. Бу кадәр бөтен яктан килгән, Шәмсинең «тормышын тулырак иттерергә бөтен көчен сарыф иткән» Анна янында Шәмси үзен бик бәхетле итеп тоярга тиеш иде кебек. Ә ул сызлана, кайчан да булса Аннаны да, өч баласын да «Истанбулга илтеп, мөселман тәрбиясе бирдерер идем» дип хыяллана. Дусишләре белән аралашмый башлый, «җәмгыятьләргә бармады, халык күп очрый торган урыннардан качты… елап-елап намаз укучан, Алладан сораучан булды» ди автор.
Ни өчен соң Шәмси җанына тынычлык таба алмый шулай өзгәләнә? Аңа ни җитми? Әдип бу турыда уйланырга укучының үзенә калдыра.
Әлбәттә, Г. Исхакый февраль революциясен алкышлап каршы ала, аңа зур өметләр баглый, кайнап торган бу чорда сәяси тормыш уртасында була. 1917 елның 1–11 маенда Мәскәүдә уздырылган Бөтенроссия мөселманнар съездын әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнаша. Корылтайда төп докладларның берсен ул ясый. Ул «Безнең юлыбыз» дип аталган һәм соңыннан басылып та чыккан. Съезд Г. Исхакый докладында куелган төп положениеләрне кабул итә. Анда федератив демократик Рәсәй составында милли-мәдәни мохтарият мәсьәләсе куелган була. Аның тәкъдиме делегатлар тарафыннан хуплана. Бу идея 1917 елның июль аенда Казанда үткәрелгән Икенче мөселман корылтаенда да яклау таба.
С. Максуди җитәкчелегендә Милли Шура сайлана. Ул Идел-Урал төбәгендә яшәүче татар-башкортларның дәүләтчелеген билгеләү мәсьәләсен карый. Бу мәсьәләдә конкрет чаралар күрү өчен, махсус милли мәҗлес кирәк табыла. Һәм аны әзерләү өчен вакытлы бюро сайлап куела. Аңа Г. Исхакый да керә.
Милли мәҗлес Уфада 1917 елның 20 ноябрендә ачыла һәм 1918 елның 11 февраленә кадәр дәвам итә. Бу вакытта инде Октябрь инкыйлабы большевиклар кулына күчкән була. Шуңа күрә милли мәсьәләләрне хәл итү тагын да катлаулана. Мәҗлестә тулаем бердәмлек хөкем сөрсә дә, булачак милли дәүләт рәвеше буенча фикер икегә бүленә: төркичеләр Г. Исхакый, Г. Терегулов, Һ. Максуди, З. Кадыйри милли-мәдәни автономия дип бара, федералистлар (туфракчылар) И. Алкин, Г. Шәрәф, Ф. Сәйфи, С. Атнагулов һ. б. Идел-Урал штаты идеясен яклый. Мәҗлес соңгысын кабул итә. Төп идеясе ягыннан болар бер-берсенә каршы килми, әмма беренчесе, киңрәк масштаблы булып, Россиядәге бөтен төрки халыклар белән эш итүне күздә тота, икенчесе Идел-Урал регионы белән чикләнә.
Большевиклар милли оешмаларны тарата. Г. Исхакый үзенең «Идел-Урал» очеркында болай яза: «Милли оешмаларны большевиклар нәкъ большевикларча тар-мар иттеләр, милли полкларны тараттылар, милли казнаны конфисковать иттеләр һәм качып өлгермәгән милли юлбашчыларны кулга алдылар».
1918 елның апрелендә большевиклар, Уфада Милли идарәне туздырып, банктагы акчаларын да конфискацияләгәч, Г. Исхакый, Милли идарә әгъзалары белән бергә, Кызылъярга (Петропавелга) күченеп китәргә мәҗбүр була. Бу шәһәрдә ярты елдан артык яшәп алуы Г. Исхакыйның туган Идел-йортыннан гомерлеккә чит-ят җирләргә китү вакыты арасында бер озын-озак күчеш чоры булып тора. Әдип большевикларның власть башында озакка калачакларына ышанмый әле. Себердә ул киң эшчәнлек җәелдереп җибәрә. 1918 елның 7 декабреннән «сәяси, әдәби төрек-татар гәзитәсе» булган «Маяк» чыга башлый. Г. Исхакый гәзитәнең беренче саннарында ук Себердә яшәүче милләттәшләрен, Уфада Милли мәҗлес төзегән кануннарга нигезләнеп, шәһәрләрдә шәһәр мәҗлесе идарәләрен, авылларда авыл мәҗлесе идарәләрен сайларга чакырып чыга. Һәм, чыннан да, Кызылъяр шәһәрендә 28 кешедән торган Милли идарә сайлана да.
Г. Исхакый Версаль солых конференциясенә зур өметләр баглый. «Маяк»ның 2 нче санындагы «Солых конференциясе» исемле мәкаләдә автор болай ди: «Солых конференциясе вакытында үзләрен искә төшертә белгән, мәҗлес тирәсендә кирәкле урында кирәкле сүз дә әйтә белгән мәхкүм милләтләр мәхрүм калмыйлар, үзләренә кирәкне алалар. Моңар тарихта дәлилләр бик күп. Балкан халыклары, әрмәннәр, бельгиялеләр, финнар, чехлар, славяннар – болар һәммәсе иң якын тарихта… Динен, милләтен саклыйм, киләчәктә хөр милләт булып торыйм дигән бер халык өчен, әлбәттә, шуннан башка бер юл юк».