Выбрать главу

Хәлил:

– Менә шунда бит без бергә балык тоткан идек, – диде.

Гөлсем:

– Әйе, шунда, – диде дә сүзен дәвам иттерә алмады, күзеннән яшь мөлдерәде. – Мин сезнең алдыңызда гаеплемен, ул вакыттагы сезгә каршы эшләнгән начарлыкларда катышым булмаса да, сезне яклап бер эш эшли алмадым. Гафу итеңез, көчем булмады. Менә шуның җәзасын күрәм, – диде. Үзе үксеп-үксеп егларга тотынды.

Хәлил аны биленнән алды. Башын үзенең иңсәсенә куйды. Балаларны сөйгән кебек, аның башын, чәчен сыйпады. Гөлсем, әллә нидән качкан кебек, аның кочагына кергәннән керде. Әллә нинди зур бер бәладән сыенган кебек янашканнан-янашты. Аның кайнар сулышы Хәлилнең битенә бәрелде. Аның йөрәк тибүе Хәлилнең колагына ишетелде. Ул юешләнгән керфекләр ашасыннан йөзенә моңланып-моңланып карый торган Гөлсемне йомшак кына иягеннән тотты. Акрын гына иттереп битен борды. Бит биткә тиде, авыз авызга очрашты.

Бердән урман җанланды. Анда да, монда да балалар кычкыра башлады. Гөлсем балаларының еглаган тавыш берлә: «Әни, әни!» – дип акырулары, Хәлил балаларының: «Әти, әти! Син кая?» – дип аваз бирүләре боларны уятты. Бердән, берсе берсеннән читкә киттеләр… Берни аңламаган кебек, берсенә берсе карашып торыштылар. Менә «А-ау!» дигән Нәфисәнең ерактан эзләгән тавышы килде. Гөлсем куркып селкенеп китте. Хәлил: «Әү!» – дип сузып җавап бирде. Гөлсем куәтене туплады, көчләнеп, тагы форсатны качырмыйм дип:

– Мин һәрвакыт сине сөйдем, хәзер дә сөям, – диде…

Хәлил җавапка авызын ачарга өлгермәде, балалар өеме килеп чыгып, кайберләре аталарына, кайберләре аналарына сарылдылар. «Елан күрдек, елан!» – дип сөйләргә тотындылар. Хәлил Гөлсемнең күзенә бик мәгънәле иттереп карады, балаларны күздән кичерде:

– Инде көз булды, Гөлсем туташ, көз, һәр агачның йимеше пеште, миләшнеке миләшчә, алманыкы алмача! – диде… Күзенә яшь тыгылды.

Шуны куәтләгән кебек, урман өстеннән бер җил үтте. Агач ботаклары берсенә берсе бәрелде. Бик күп сары яфрак Гөлсемне каплады.

Ул ара да булмады, Нәфисә килеп җитте. Ул, боларның аптырабрак торганнарын күреп:

– Нәрсә бик моңайдыңыз? – диде.

Гөлсемдә шул хатынны бәхетеннән көнләү уянды, аз гына булса да шуны чәнчәсе килде, ул:

– Яшьлекләр искә төште, без монда тормышның язында Хәлил әфәнде берлә очрашкан идек. Менә тагы көзендә дә тугры килдек, – диде…

Нәфисә:

– Сез электән таныш идеңезмени? – дип, Хәлилгә карады.

Хәлил:

– Әйе, мин студент чакта! – диде.

Нәфисә, озын гына иттереп: «Алай икән», – диде дә икесен дә сөзде. Үзе бераз икеләнеп торган кебек булды да, бер кулы берлә ирен җитәкләп, бер кулы берлә Гөлсемне алды:

– Әйдәңез, әнә тагы болыт чыгып тора. Көзге кояшка ышанырга ярамый, – диде. Гөлсемгә: – Сезнең иреңез дә торды, – диде. Акрынлап арбага таба юнәлде.

Юлга хәзерләнү бик тын үтте. Исерек айнып уянганга, ул бик оялды, хурланды, күзен югары таба күтәреп карый алмады. Яшьлегенең иң матур, иң пакь бер битенең көтелмәгәндә болай бердән кырт киселүе, йөрәкнең иң тирән почмагында сакланган соңгы өметнең көзге сары яфраклар берлә каплануы, томалануы Гөлсемне тагы басты, тагы изде. Тормыш йөге астында изелгән аның билене тагы бөкте. Нәфисә берлә үткән тулы мәгънәле тормыш эчендә күптән онытылган яшьлек хатирәләре, көтмәгәндә килгән шайтан туе кебек, Хәлилнең тыныч күңелен болгатты, дулкынлатты. Бәхетле гаилә тормышының калын өресе астында үзенең эсселеген, кайнарлыгын яшергән, саклаган аның йөрәк уты шул көзге җилнең искәртмәстән исүе берлә пәрдәсез, калкансыз калды. Аның уты тышка чыкты. Аның ялкыны дөньяга күренде. Ул йөрәкнең көйгән исе Нәфисәнең йөзенә бәрелде. Хәлил үзенең бәхетле тормышының остасы, зур күңелле шул саф хатынының алдында оялды. Аның олуглыгы астында муен иде. Башын бөкте.

Нәфисәдә – бөтен гомерен кешеләргә ышануга, кешеләрнең яхшылыгына корган Нәфисәдә, ун ел эчендә баштанаяк иренә ышануга, инануга баткан, чумган Нәфисәдә – шул ара-тирә кызыл миләшләр, баланнар берлә генә бизәкләнгән сары яфрактан, сары кәфен киенгән көзге урман эчендәге шул юешле, суыклы көзге җил аның күңелендә иренә каршы беренче мәртәбә шөбһә уятты. Иренең тугрылыгына каршы, кешеләрнең яхшылыгына каршы йөрәгенә шик салды. Ул шөбһәне тиздән бетерә алмаганга, шуны кирәкмәгән чүп кебек читкә төртеп ташлый алмаганга, тормышның кәкреле-бөкреле тыкрыклары, почмаклары эчендә ул адашкан кебек булды, ул да көләчлегене югалтты, күңеленә әллә нинди бер исемсез эчпошыргыч җирләште, әллә нинди күрелмәгән бер көя аның тынычлыгын ашый башлады.