Выбрать главу

(Аяк тибеп). Бу ни бу? Бу ни бу? Мин сезне казаматта черетермен!

Хәзрәт, попның тавышын ишеттермәс өчен, догасын кычкырыбрак укый; хәзрәт белән кешеләрнең бик күбесе кулларын күтәрә, поп борылып карый башлагач, барысы да кулларын төшерәләр.

Поп (аптырый, кычкыра). Мулла, ник монда килдең? Мин сине Себергә җибәртермен!

Хәзрәт. Аллаһе әкбәр! (Йөзен сыйпый да.) Гыймади ага! «Ля иляһе илля Аллаһе, Мөхәммәд Рәсүлуллаһ!» диген!

Гыймади әйтә.

Поп (тагы сикерергә тотына. Урыныннан торган муллага каршы килеп). Син ник котыртасың? Син ник христиан өенә кереп Коръән укыйсың?

Мулла. Болар – мөселман!

Поп. Христиан!

Мулла. Мөселман.

Гыймади (ыңгыраша-ыңгыраша). Мөселман! Ля иляһе илля Аллаһе Мөхәммәд Рәсүлуллаһ.

Поп. Мөселман?! Мин сезне Себердә черетермен, төрмәдә киптерермен. Мин сезне өйрәтермен, башка юл белән өйрәтермен.

Тегеләр. Без – мөселман, без курыкмыймыз… Без – мөселман!

Поп (бакырынып, сикереп). Христиан!

Мулла (авызына кергән кебек). Мән калә ля илаһе илля Аллаһе фәһүә мөслимү – бу хәдис! Ахмак, аңладыңмы? (Попның өстенә килеп.) Аңладыңмы?

Поп аптырап тора. Һәммәсе аягүрә баскан. Зөләйха белән Мәхбүбә кулларына табагачлар тотканнар.

Карт. Ля иляһе илля Аллаһе… (Сузып әйтә.)

Пәрдә төшә.

Икенче пәрдә

Зур йорт. Сәхнәнең сул тарафында каралтылар. Уң тарафында капка. Сәхнәгә каршы өйләрнең ишеге күренә. Йортта такталардан тәбәнәк озын утыргычлар ясап ирләр, егетләр утырганнар. Аларга каршы якта бик күп хатыннар, кызлар. Ирләрнең дә, хатыннарның да бик күбесе яшьләр. Барысы да бәйрәмчә киенгәннәр, тирә-юньдә әллә никадәр балалар. Пәрдә ачылганда, йиргә җәелгән аш урынын ике уртача хатын җыеп маташа. Скрипкәне көйләү тавышы берлә пәрдә күтәрелә. Бер яшь ир берлә бер яшүсмер, зур чиләктән савытларга салып, ирләргә бал өләшәләр. Көзге, кояшлы җылы көн. Балалар арасында Зөләйханың ике кызы кулларына бер малайны тотканнар. Пәрдә ачылгач та, бал өләшүче, утырган бер егеткә савыт күтәреп барып: «Яле, кода!» Егет ала.

Егет. Ай-яй, Әхмәди, апасы матур чыктымыни?

Әхмәди. Чыкты шул! Әллә син дә өйләнеп җибәрәсеңме? Балдыз бар бит. (Кызлар көлешәләр. Икенче җегеткә бирә.)

Беренче егет. Рәхмәт, Әхмәди кода. Менә элгәре музыкантка бир.

Габдери. Без гел монда, син безне кайгыртма.

Икенче егет. Яле, Габдери, уйнап җибәр әле.

Габдери. Чү, ашыкма, өшкерим әле.

Бал өләшү дәвам итә.

Беренче егет (эчеп бетереп). Әмма шәп тә икән! Бөтен тамыр буйларыннан йөгерде.

Габдери (бетереп). Миннесафа абызтай ясадымы, Әхмәди?

Беренче егет. Кем ясаса да ясады. Безнең эш аны тикшерүдә түгел, син эч тә эч.

Халык. Шулай, шулай.

Икенче егет (кызларга карап). Ай, кодачалар да бигрәк тә асыллар икән! Карасана шул кодачаның буена! (Берсенә күрсәтә.)

Кызлар арасында хәрәкәт. Көлешәләр.

Кодача. Әй мәхәббәтсез!

Икенче егет. Мәхәббәтсез булса, хәзрәттән өшкертермез. (Мыегын сыпыргалый.)

Беренче егет. Яле, бик моңаеп киттек, Габдери, әйттер әле.

Габдери. Ашыкма, өлгерерсең әле.

Беренче егет. Ашыгам шул, беләмсең, бу туй бит! Туй! Әнә кодачалар биергә тора!

Бармак шартлаталар. Кызлар көлешәләр. Кешеләр күбәя, хатыннар, кызлар, балалар һаман килә бара, балны эчәләр.

Егет (җырлый).

Ай-һай дигән әй-й тавышка…Сандугачлар качай… камышкай…Алай шул, болай шул, чакыргачдин килдек шул,Матур булгач, сөйдек шул.
Син булмасаң, ул булыр…Салма башларыңны… сагышка!Матур шул кодачам, зифа шул кодачам,Кодачамны күралмасам, төннәр буе саташам…

Бер егет. Йөз яшә! Синең исәнлеккә! (Эчеп йибәрә.)

Җырчы егет. Кодача исәнлегенә!

Кызлар көлешәләр.

Габдери уйнап йибәрә. Ул әүвәлге көен уйный, бары да тыңлап торалар. Уйнап бетергәч:

Бер егет (Габдеригә). Өздең, абзыкаем, үзәгемне!.. Әллә ниләр уйлаттың… Вакыты килер әле… (Кызларга карап.) Безнең урамда да бәйрәм булыр. Бик борыныңны күтәрмә! (Йырчы егеткә.) Йә, абзыкаем, җырлап йибәр! (Скрипкә уйный, егетләр кушылалар.)

Сусадым, җаный, сулар кайда –Дәрья суларында юк файда…Әллимсең, бәллимсең –Газиз гомерләреңне жәллимсең?

Беренче егет. Бас, Мәфтуха, син басмасаң, мин басам.

Бар егетләр. Инде безгә… күрешү кайда… (Кызларга таба кулын бутыйлар.)

Төшләремдә күрсәм – шул файда…Әллүки, бәллүки…Сагынып җырлыйм, җанеки.

Габдери көйне үзгәртә, аның артыннан скрипкә дә үзгәрә.