Беренче биюче. Яшь килен кайта, яшь килен!
Һәммәсе бергә. Аяклары төкле булсын!
Яшь килен капкадан яңы чиләк-көянтәле су күтәреп керә, аның артыннан җиткән кызлар, хатыннар. Хатыннар арасында Зөләйха да бар.
Балалар. Яшь килен су юлыннан кайтты, су юлыннан! Яшь килен!
Беренче егет. Монда, яшь килен! Монда, яшь килен!
Бары да. Монда, монда!
Кызлар, хатыннар куллары берлә бутыйлар. Бер егет яшь килен янына барып әллә нәрсә сөйли; Габдери бию көе уйнарга тотына. Зөләйханы ике яктан ике кыз чорнап ала. Ул угылыны кулына күтәрә. Акрын гына атлап, яшь килен килә. Ул килеп йиткәч, бөтен кешеләр:
Төкле аяк берлә, яшь килен! Яшь килен!
Беренче егет. Йә яшь килен, биеп җибәр!
Яшь килен. Бик кызу уйный!
Габдери сирәкләтә. Яшь килен биергә тотына. Бию арасында ерактагы кыңгырау тавышы ишетелә. Халык һаман үзен үзе оныта бара.
Һәммәсе бергә. Шулай, шулай, яшь килен! Яшә! Төкле аяк белә кил!
Шул арада кыңгырау бик якынлаша. Ул туктый. Балалар урамга таба карыйлар. Халык һаман аңламый. Капкадан поп, становой, биш-алты стражник, бер-ике урыс килеп керәләр. Тегеләрне күргәч, балалар чыр-чыр итеп качалар. Габдери туктый. Хатыннар, кызлар читкә чабыша. Ирләр урыннарыннан торалар. Кайсылары кача, кайсылары урынында басып кала. Килгәннәр вәкарь белән генә сәхнәгә кереп басалар да тик карап торалар. Озын гына пауза.
Поп (становойга). Мин әйттем бит!
Становой. Кая староста? Хәзер табып китереңез!
Берничә кеше йөгерәшәләр.
Становой. Бу ни бу?!
Бер кеше. Безнең авылның Сибгатулланың энесе Куян авылыннан Шәйхулла кызыны алды да шуларның туе.
Поп. Туй? Туй? (Становойга.) Мин әйттем бит!
Становой. Өстәл чыгарыңыз монда!
Кешеләр акрын гына бал савытларыны-фәләннәрене җыялар. Балалар, хатыннар сәхнәнең кырыеннан гына куркынып карап торалар.
Становой (утырып). Хәзер монда Василийны, аның хатыны Марфа Васильевнаны, Митрофанны алып килегез.
Бер кеше. Василий?.. Ул үлде.
Поп. Үлде? Ничек үлде?
Сәлимҗан. Ятты да үлде.
Поп. Ничек үлде? Кем күмде? Ник мине чакырмадыңыз?!
Сәлимҗан. Кем күмсә дә күмде…
Бер кеше. Бүген, Аллага шөкер, җидесен үткәрдек.
Поп (становойга). Әйттем бит мин, болар берлә башкача кирәк дип! Бу туй кем туе? Чакыр монда шуларны!
Бер кеше дә селкенми тора.
Становой. Сезгә әйтәләр! Чакыр монда шуларны!
Сибгатулла (чыгып басып). Бу – безнең туй!
Поп. Сезнең туй? Ә… Кайда никях укыттыңыз?..
Сибгатулла. Без әле туй ук итмәдек, бу әле… болай гына… Туйдан сезне калдырмабыз… Бездә татар гадәте буенча гына…
Поп. Татар гадәте буенча… Мин сезгә татар гадәте күрсәтермен!
Күкрәгенә значок таккан бер кеше, бүрегене алып, становой алдына килеп баса.
Староста нигә килми?
Становой. Староста?
Староста. Шул, гаспадин пристав!
Становой. Хәзер бер минутта Василий, аның хатынын, ничек аның исеме?
Бер кеше. Мәхбүбә.
Становой. Тфү, чёрт! (Кәгазьгә карап.) Марфа Васильевнаны, Митрофанны, Дмитрийны, Павел Егоровны, мулланы алып кил.
Староста. Василий үлде.
Становой. Кем күмде?
Староста. Мин белмим, мин ул көнне шәһәрдә идем. Менә кияве, шуннан сораңыз.
Сәлимҗан. Мин күмдем!
Поп. Син ничек күмдең?
Сәлимҗан. Кабер казыдым да күмдем! Васыяте буенча күмдем.
Староста чыга, бер кеше – доносчы башыннан бүреген алып килеп баса.
Становой. Сиңа ни кирәк?
Доносчы. Василийны мулла күмде. Боларның туен да мулла итте. Сибгатуллаларның угылларын да мулла укыта. Василийның зияратын да беләм. Теләсәңез, күрсәтермен!
Поп. Мулла монда килдеме?
Доносчы. Килде, чалма берлә килде. Никях укыды. Коръән укыды. Бүген Василийның җидесендә дә Коръән укыды. Барсына да бара. Мәдрәсәдә балаларны укыта. Мәсҗедтә намаз укыта, иман өйрәтә.
Поп (становойга). Яз, яз!
Становой (яза, доносчыга). Синең исемең ничек?
Доносчы. Әхмәт Мөхәммәтшин.
Поп. Син болардан түгел?
Доносчы. Юк, түгел, түгел, мин – чын мөселман, чын!
Становой. Беттеме?
Доносчы. Тагы менә, ваша благарудия, бояр кырыннан көлтә урладылар дип, минем өсттән урәтник язу куйган иде, шуны бетереп булмасмы? Пажалысты, барин, пажалысты, бәтүшкә!
Становой. Кит, кит.
Теге акрын гына чыга.
Поп. Балаларны мулла укыта. Боларны барсын да җыеп алмый булмас.
Староста килеп керә.
Староста. Мин хәзер десятникларны җибәрдем. Мәхбүбә абызтай авыру. Мин бара алмыйм, ди.
Сәлимҗан. Ие, ул авыру, йөри алмый.
Поп. Мулланы китермәдеңезме?
Сәлимҗан. Кирәк булса, китереңез.
Становой (Сәлимҗанга). Син кем?
Поп. Бу – Митрофан.
Становой. Ә алаймы? Кил монда!
Урядниклар янына киләләр.