Выбрать главу

Тавыш күтәрелә.

Мәхбүбә әби (килеп басып). Йә, мине ник чакырдың? (Табагачка таянган.)

Становой аны күреп куркып китә.

Йә, мине ник чакырдың?

Становой. Син кем?

Аны күп кеше чорнап алалар. Халык улый.

Мәхбүбә әби. Белмәгәч, ник чакырасың? (Попка табагачны бутап.) Әй йөзе кара, әй кара йөз!

Әхмәтҗан. Акрын, Мәхбүбә абызтай, акрын!

Становой (стражникларга). Алыңыз шуны, алыңыз!

Берсе килеп тота башлый, бер егет юлыны бәйли.

Егет. Бәйләнеп кара, кабыргаларыңны санарсың!

Читтән бер тавыш. Нәрсә көтәбез инде? Үлем бер, җәмәгать, безне көчләп чукындырмакчы булалар ич! Әй егетләр!

Бер кеше. Юк, юк, туктаңыз!..

Мәхбүбә әби (попка). Йә, йөзең кара, ник чакырдың?! (Зөләйханы стражниклар арасында күреп.) Сиңа ни булды тагы?

Зөләйха. Менә тоттылар. Монастырьга итәбез, диләр. (Еглый.)

Мәхбүбә әби (попка карап). Синме шулай иттең, кара йөз?! (Попка табагач белән суга.)

Стражниклар аны тотып алалар.

Становой. Бир кирәген!

Стражниклар кыйнарга тотыналар.

Балалар арасында еглаган тавыш ишетелә. Бөтен кеше җыелып попны, становойны кыйнарга ябышалар. Тавыш, кычкырыш зурая бара.

Бер-ике мәртәбә мылтык тавышы ишетелә.

Пәрдә төшә.

Өченче пәрдә

Бер рус өе. Дивар буйларында озын, тар утыргычлар. Ишек буенда зур гына сәке. Почмакта төрле зурлыктагы кәгазьләр берлән зиннәтләнгән тәреләр; тәреләр алдында шәм яна. Пәрдә ачылганда, сәхнә буш. Тыштан чиркәү кагуы гына ишетелә. Зөләйха килеп керә. Ул иләгән тун кигән. Башына кара яулык бәйләгән. Өйгә кергәч тә, бишектәге баланы карый. Өйгә караңгы төшеп килә; өй шәм яктысы белән аз гына яктырган. Ул өстен-башын чишенә дә лампа кабыза. Тәре алдындагы утны өреп сүндерә. Эскәмиягә утыра да, муенындагы крестны чыгарып, почмакка күтәреп бәрә.

Зөләйха. Ләгънәт төшсен! (Туктап уйланып тора; торып «Әгузе бисмилла» әйтеп.) Йа Рабби! Кичер гөнаһларымны! Йа Рабби, кичер! Үзеңә мәгълүм, көчләнгәннән генә кылам. (Өй уртасында кулын догага күтәргән көенчә.) Ярлыка, Раббем! Ярлыка! Мин гөнаһлыны ярлыка! (Кычкырып җылый.) Ике елдан бирле… (Яшенә карлыгып.) шул кяфер белән зина кылып торганымны ярлыка! Ике елдан бирле синең гыйбадәтең урынына чиркәүгә йөрүемне ярлыка! Ике елдан бирле хәрам икмәк ашавымны ярлыка! (Кычкырып.) Ярлыка! Бер Ходаем, ярлыка! (Тагын үкереп-үкереп җылый.) Минем хәсрәтемнән анам үлде. Мәрьям анамның күз яше хөрмәтенә ярлыка! Кичер гөнаһларымны! Каф тавыннан зур, дәрья суыннан күп булган гөнаһларымны кичер! Газиз балаларымнан аердылар, иремне, тол иремне казаматка тыктылар. Яшь урынына кан түктерделәр. Раббем! Үзең шаһит, Раббем! Үзең шуларның җәзасын бир! Кырларына боз яудыр! Терлекләренә үләт йибәр! Балаларына җәбер сал! Сал, Раббем, сал! (Акырып җылый-җылый тәрәзәләрне пәрдәләр белән каплый; сандыгыннан бөти алып үбеп кия; намазлык алып җәя, шуның өстенә утыра да кулыны күтәреп дога кыла башлый. Элгәре акрын гына, тора-бара куәтләнгәннән-куәтләнеп җылый.) Адашканнарга юл күрсәтүче, сусаганнарга су бирүче, ачларга икмәк бирүче, кил! Кил! Кяфер кулында тоткарлыкта, кяфер түшәгендә зинада торучы Зөләйханы коткар! Коткар! Юлыны югалткан кемсәгә юл күрсәтүче, ач бүрегә җим бирүче Ильяс! Кара урыс, кара кяфер арасында адашкан Зөләйхага юл күрсәт! Күрсәт! Күрсәт! (Кычкырып җылый.) Хатыннарны карый торган, ятимнәргә ана була торган, үксезләргә ата була торган, мөселман гаскәренә суда күпер була торган, корыда кала була торган гаиб ирәннәр шул баласыз калган анага, ирсез калган толга, дин дошманына кол булган хатынга ярдәм ит, ярдәм ит, ярдәм ит! (Кычкыра.) Бөтен әүлиялар, бөтен пәйгамбәрләр, дин юлында шәһид булган бөтен мөселманнар, еглый-еглый күзләре беткән, агарга яше кипкән шул хатынга шәфәгатьче бул, бул! (Тагы җылый, үкереп-үкереп бик озак җылый; бераз сабыр иткән көенчә.) Мин монда, урыс өендә, кара урысның түшәген бүлештем. Балаларым, белмим, кайдалардыр, атасыз-анасыз сөренәләр. Кем белсен… бәлки, капчыклар асканнардыр да хәер сораша торганнардыр… Бәлки, әллә кемгә хезмәтче булганнардыр да кичен җеп җегерли, көндез бала карый торганнардыр… Сукыр анам, угылсыз, кызсыз калган анам, бәлки, урамнан урамга, йорттан йортка теләнеп йөри торгандыр… Ирем, хәләл ирем, әллә кайларда… кош очып җитмәс җирләрдә богаулы аягы белән чалдыр-чолдыр таш кисә торгандыр… Мин монда! Мин монда, урыс тоткарлыгында! (Уйланып торып.) Алла һәр эшне күрә, һәр яхшылыкны, һәр начарлыкны белә; һәркемнең күңелен сизә, ул һичкемне онытмый, һичбер нәрсәне хәтереннән чыгармый. Гөнаһ шомлыгыбыз беткәч, безгә дә рәхмәтен ирештерер, ирем белән кавыштырыр, балам-чагамның янында картайтыр, карт анама үлем түшәгендә авызына су салырга насыйп итәр. Язмышны күрми хәлең юк. Болытлы көннең бер аязы да булыр әле. Без дә кеше кебек үзебез теләгәнчә укып, теләгәнчә үсеп, теләгәнчә үлеп гомер итәрбез әле.