Выбрать главу

Тыштан дөбердәгән тавыш ишетелә. Зөләйха, бик тиз торып, намазлыгыны яшерә. Ишектән Пётр кереп килә. Ул исерек.

Пётр (селкенә-селкенә). Мин килдем, мин! Беләсең, мин кем? (Селкенә-селкенә почмакка таба бара. Кулыны төртенергә күтәреп, утның юклыгын күреп.) Кайда, кайда, дим? (Егылыр-егылмас утыра. Өстәлгә сугып.) Мин азау тешләреңне суырырмын. Мин беләмсең кем? (Өстәлгә сугып.) Мин синең сасы татарың түгел. Әй, Марфа? Марфа, дим! (Зөләйха дәшми. Пётр, торып, Зөләйханың янына килеп, кул күтәреп.) Ник дәшмисең? Ник дәшмисең? Сугармын да көл итәрмен!

Зөләйха. Сук! Сук!

Пётр. Ә-ә, алаймы? Алаймы, йомшадыңмы?.. (Көлеп, кулыннан тотып кочакламакчы була. Зөләйха төртеп җибәрә. Пётр аз гына җыгылмый. Пётр кулын күтәреп килеп.) Татарыңны сагындыңмы? Сасы, черек! (Аяк тибеп кычкыра.) Як шәмне! Як, димен! Әй, Марфа, Марфа, аракы китер!

Зөләйха. Үзең бар, йөз өсте белән кит!

Пётр (тагы янына барып). Ә-ә? (Сугып җибәрә, Зөләйха егылып китә; Пётр барып тагы кыйнарга тотына.) Дуңгыз! Хәерче!

Зөләйха (кычкырып). Алла!

Пётр. Ә, Алламы, Алламы? Менә синең Аллаң, менә Аллаң!

Зөләйха. Үтерә, үтерә! Караул!

Тыштан тавыш ишетелә, ишектән бер карт урыс, ике марҗа, алар артыннан бер [яшь] урыс килеп керәләр.

Карт урыс. Дурак! Кеше үтерәсең!

Хатыннар барып ябышалар, Пётр һаман кыйнавында дәвам итә. Зөләйха кычкыра. Карт урыс, аерып алып, Пётрны читкә илтеп утырта. Башы-күзе канлы көенчә, Зөләйха икенче якка барып утырып җыларга тотына.

Дурак! Кеше үтерәсең! Себергә китәсең киләмени?

Пётр. Ул кешемени?! Ул – эт! Ул – татар эте! Мин аның измәсен измәсәм… (Торып, тагы бармакчы була.)

Марҗалар кычкырына башлыйлар; карт урыс тотып утырта.

(Зөләйхага.) Аллаң ярдәм иттеме? Ә? Мин күрсәтермен Аллаңны!

Марҗалар Зөләйха янында башларын селкеп торалар.

Карт урыс (Пётрга). Оялырга кирәк! Праздник булды исә урамны тутырып сугыш чыгарасың. Мин членга әйтермен! Хатынын үтерә, диярмен.

Пётр. Ул минем хатыным түгел. Ул – татарныкы. Ул ник шәм яндырмаган?

Марҗалар карашалар.

Ул ник миңа аракы китермәде?

Яшь урыс. Яндырсын! Ул ничек алай шәм яндырмый ала? Бу татар авылы диеп беләмени? Ныграк, Пётр, ныграк!

Пётр тагы йөгереп барып сукмакчы була. Зөләйха тагы кычкыра, карт урыс Пётрны җибәрми.

Марҗалар. Үзебез күрдек, бүген чиркәүгә барды. Син эчеп йөрисең.

Пётр. Барса, ул анда чукынамыни?! Ул эченнән гел усаллыгында, ул Алласын күңеленнән чыгармый. Төнлә торып намаз укый.

Яшь урыс. Син йомшак, Пётр. Мин аңарга ничек динне мыскыл итәргә өйрәтер идем.

Зөләйха. Мин мыскыл итмим.

Марҗалар. Алай булгач, ник татарча гыйбадәт кыласың? Ник?

Карт урыс. Ул татарга күрә татарча гыйбадәт кыла. Син аны урыс диеп белдеңмени? Поп талап алып кияүгә бирү белән генә дин бетә диеп белдеңмени?

Пётр. Күрсәтермен мин динне! Татар эте! Гомеремне әрәм итте. Минем яныма ятмый. Мин өйрәтермен! Захар, әйдә берәрне кагыйк әле. Дөньяның асты өсткә килсен! (Тора башлый.)

Карт урыс. Нәрсә кагасың? Ату җитмәс диеп белдеңмени? Әллә бөтен йорт-җирне эчеп бетерергә телисеңме?

Пётр. Мин кайгыдан эчәм. Хатының хатын булмагач – эчәрсең. Ул мине кешегә дә санамый. Бөтен көне-төне теге татар ире тугрысында уйлый. Татар эте! (Тагы торып сукмакчы була. Карт җибәрми. Пётр җыларга тотына.) Поп мине әрәм итте, ул: «Пётр, син Марфаны ал, мин сине ташламам. Архиерейдән сорап мин сиңа наград алдырырмын, балаларыңны укытырмын, поп булырлар, ашап кына ятырсың», – ди. Ятты!.. Көне көн түгел, төне төн түгел. (Кулыны сугып.) Мин сине өйрәтермен!

Карт урыс Пётрны илтеп яткыра. Өй тын кала.

Яшь урыс (Зөләйхага күрсәтеп). Аны монастырьга җибәрергә кирәк. Рус авылында татарча гыйбадәт кылдырып торырга… Ансыз да бу елда ягъмуры булмый, вакытында җиле булмый. Барсы да асты өсткә килде.

Карт урыс. Минемчә, иренә кайтарып җибәрергә кирәк. Кешене көчләп дингә кертеп булмый.

Марҗа. Ничек, ничек, ул бит чукынган?

Карт урыс. Чукынса, аны көчләп чукындырганнар. Ул һич тә татарлыгын онытмас. Мин аны аңлыйм. Мин Польшада бунт вакытында полякларның көчләп католик ясаган бер кызны күрдем. Еглаганына полковый командир чыдый алмады.

Марҗа. Мескен!

Карт урыс. Монда Марфа да шулай. Ул да еглый. Һәркем үз динендә торырга кирәк. Көчләп урыс итеп булмый, көчләп татар итеп булмый. Болар бары да юк эш. Безнең поп кына чыгарды. Алхирей алдында күзгә кермәкче була. Благочинный булмакчы була.