Пётр мышнарга тотына, марҗалар бер-берсенә карашалар.
Карт (торып, Зөләйхага.) Син, Марфа, тагын кыйнаса, миңа кер, мин членга әйтермен.
Бары да чыгалар.
Зөләйха, акрын гына, аяк очы белә генә басып, кулын-башын юа. Акрын гына өстәлгә ашъяулык җәеп, аш урыны хәзерли. Аш ашый. Өйдә Пётрның мышлау тавышы, тышта җилнең ыжгыру тавышы ишетелә.
Зөләйха (тәрәзәне ачып карап). Нинди буран! Аллам! Юлдагыларга ярдәм бир! Мескен Сәлимҗан бу суыкта нишли икән? Яисә якмаган казаматта катып ята торгандыр, яисә Себер юлларында шакыр-шокыр туңып, авыр богауны өстерәп, арестант чикмәне белән йөри торгандыр. Әхмәтҗан абзый, Тимерҗан абзый, Мостафалар, белмим, нишләгәннәрдер… Бәлки, кем белсен, хәзрәт мескен, карт хәзрәт, каядыр… Аны да казаматта черетә торганнардыр. Бер Ходаем ярдәмче булсын! Ике ел булды. Ике ел уен түгел. Беркемнән хәбәр алганым юк, беркемнән! Былтыр бер кырыктартмачыдан гына әни сукырайганны ишеткән идем. Ул да имеш иде. Әллә нинди түрәләрнең килеп соравыннан гына, Пётрның исерек вакытта мыгырдавыннан гына Сәлимҗанның казаматта икәнен белдем…
Тәрәзә шакыйлар. Зөләйха сискәнеп китә. Ул тәрәзә янына бара да тик тора. Тагы тәрәзә шакыйлар.
(Пәрдәне ачып, акрын гына). Кем бар?
Тыштан. Юлчы! Бик туңдым. Йылынып кына чыгарга кертсәнә.
Зөләйха. Син кем?
Тыштан. Алла кунагы. Сиңа зарарга килмәдем. Бик туңдым. Ишек ач, тизрәк ач!
Зөләйха (аптырап). Бу тавыш таныш кебек күренә. Әллә авылдан берәр кеше… (Пётрга карап торып.) Йокла әле, йокла! Дүн! (Тәрәзәгә.) Хәзер ачам! (Ишеккә барып, акыртын гына ачып чыгып китә.)
Ерактан гына сәгатькә чиркәү сукканы ишетелә. Бераздан соң Зөләйха, аның артыннан толып кигән, карга буялган бер татар – Габдулла керә.
Габдулла. (Өйнең уртасына килеп басып, өйне карап бетереп, Пётрны күрсәтеп). Бу иреңме?
Зөләйха. Әйе. Әйдә, чишен, туңгансың!
Габдулла. Туңарсың! Икенде алдыннан чыккан идем. Исәбем белән иртәгә иртә намазын ишан хәзрәткә оеп укырга иде. Алла язгач, менә кайда кунарга тугры килде. Юлдан яздым, киләм, киләм – очы юк. Өмет беткән иде. Әллә кайда ут күренде дә юлсыз-нисез тугры төштем. Ул бу авылның тегермәне икән. Миңа төнне кунарга рөхсәт булыр бит? (Үзе Пётрга карый.)
Зөләйха. Кунарсың, кунарсың. Ул исерек, берни белми, самавыр куйыйммы?
Габдулла. Улсы синең изгелегең.
Зөләйха (самавыр куя башлый). Син кайдагы?
Габдулла. Мин ерактан, бик ерактан.
Зөләйха. Алай да кайдан?
Габдулла. Чистай диеп ишеткәнең бармы, шул яктан.
Зөләйха. Бар, ник булмасын, кайсы авылдан?
Габдулла. Туган авылым Әмин авылы, укыган авылым Дүртөйле, тора торган авылым Чишбаш. (Чишенеп бетереп, толыпларын салып, килеп утыра.)
Зөләйха (самавыр янында). Кәсебең нәрсә?
Габдулла. Алла ни кушса, шуны эшлибез. Иләктән – чиләккә, чиләктән – иләккә. Хәзер ишан хәзрәткә барам. Син кайдан болай татарча беләсең, әллә син керәшен кызымы?
Зөләйха. Беләм инде шунда, менә син дә беләсең бит.
Габдулла. Мин, – әлһәмдүлиллаһ, үзем мөселман.
Зөләйха. Бәлки, мин дә мөселманмын.
Габдулла башын селкеп, бармагы белән Пётрга төртеп күрсәтә.
(Зөләйха кызара да бераздан соң.) Мине көчләп алдылар. Син Әминнән булгач белә торгансың, безнең авылны Карга, диләр, мин – Гыймади кызы.
Габдулла (исе киткән булып). Син – Зөләйха?
Зөләйха. Әйе, Зөләйха!
Габдулла. Хәзер шуның белән разый булып торасыңмы?
Зөләйха. Разый булмасаң, ни эшлисең, язмыш шулай булгач?
Габдулла (башын селкеп). Син – Зөләйха, ә?
Пётр йокы арасында әллә нинди тавышлар белән ыңгыраша.
Зөләйха. Акрынрак, уянса, сугыш чыгарыр. (Габдулла янына килеп утырып.) Син безнең авылда күптән булдыңмы? Минем әнине күрдеңме? Минем кызларым кайда, беләсеңме?
Габдулла Пётрга борылып карап тора.
Ул йоклый. Курыкма! Тизрәк сөйлә. Ике елдан бирле бер хәбәр алганым юк, бер хәбәр!
Габдулла. Күрдем, күрдем. Мин хәзер тугры сезнең авылдан. Әниең бик сәламәт, күзе генә бетте.
Зөләйха күзләрен сөртә.
Зөләйха. Кызларым?
Габдулла. Кызларың? Алар да сәламәт. Алар өчен кылмаганны калдырмадылар. Бөтен авылны тентеделәр. Алар кул-күз җитәрлек, ерак түгел.
Зөләйха. Исәннәр?
Габдулла. Исәннәр, туп кебек тәгәрәп үсәләр.
Зөләйха. Угылым?
Габдулла. Угылың? Угылың бит юк. Аны бит монда – синең яныңда тора, диләр.
Зөләйха (яшен сөртеп). Алай булгач аны әллә кайда олактырганнар инде. Монастырьга җибәргәннәрдер.
Пётр тагын әллә нинди тавышлар чыгара. Габдулла туктый. Зөләйха, акыртын гына торып, самавыр хәзерли.