Выбрать главу

Балалар кайда?

Зөләйха. Менә бу абзый, ышанычлы җирдә, ди. Угылың юк, югалды, әллә кая олактырдылар, ди.

Габдулла. Исәнлек булса, бары да булыр.

Сәлимҗан. Әби?

Зөләйха. Әни сукырайган, ди. Мин ике ел хәбәр ала алмадым.

Сәлимҗан. Ник качмадың?

Зөләйха. Кая? Мин ни беләм? Тугыз ай монастырьда тоттылар. Аннары монда китереп олактырдылар. Тел белмим, юл белмим, кая китим? Көне-төне саклыйлар.

Сәлимҗан (өйдә күзен йөртә, бишеккә күзен төшереп). Бу да синекеме?..

Зөләйха (баш иеп, акыртын гына). Минеке.

Сәлимҗан ашардай булып карап тора.

(Зөләйха җыларга тотына, яшенә карлыгып.) Валлаһи газим, гөнаһым юк, көчләделәр… Мин нишлим?!

Сәлимҗан да баш ия.

Габдулла (бераз туктап карап торгач, Сәлимҗанның янына килеп, башын сыйпап). Әйдә, энем, әйдә! Күрешеңез дә, әйдә!

Сәлимҗан. Йөрәк яна! Ничек үч алмаенча китим?

Габдулла. Үч алу көне әле килмәгән. Һәр эшнең вакыты бар.

Сәлимҗан аягүрә тора, ул аз гына егылып китми.

Сәлимҗан (утырып). Алла! Алла! Аякларым беткән! Мин кая барыйм?

Габдулла. Алла кая кушса – шунда. Озак түгел. Үр төшәргә дә үр менәргә. Бар котыңны җый! Зөләйха, сеңлем, син сабыр ит, бер-ике көн… Күп вакыт үтмәс, аннан соң без сине коткарырбыз.

Сәлимҗан (торып). Хуш!

Зөләйха кулын ачып килә. Аны кочаклый.

Зөләйха. Мине калдырасызмыни? Мине, мине шул кяфер тоткарлыгында калдырасызмыни? (Пётрны күрсәтеп.) Шул дин дошманының түшәгене бүлешергә калдырасызмыни? (Үкереп җылый.)

Сәлимҗан да җылый. Габдулла аның кулыннан тарта. Ул китмәкче була. Ишеккә таба бер атлый, бер туктый.

(Зөләйха аягына җыгылып.) Сәлимҗан, Сәлимҗан! (Аягын кочаклый.) Аяк астыңда тупрак булыйм. Калдырма! (Үкереп җылый.) Калдырма!

Габдулла. Сеңлем, сабыр ит, сабыр ит! Хәзер булмый.

Зөләйха. Юк, юк, минем сабырым калмады.

Сәлимҗан аптырап тора. Пётр ыңгыраша башлый, йокы арасында: «Марфа! Марфа!» – дип кычкыра. Сәлимҗан тагын пычагын ала.

Габдулла (акрын гына кулыннан тотып). Тик тор! Бөтен эшне харап итәсең.

Зөләйха һаман җылый.

Сеңлем, сеңлем, сабыр!

Зөләйха (тыңламый). Сәлимҗан, Сәлимҗан, калдырма! Җаным, калдырма!

Габдулла (ачуланган тавыш белән). Юк, сеңлем, юк, син иреңне харап итмәкче буласың. (Сәлимҗанга күрсәтеп.) Бу аяк белән, бу өст-баш белән ул кеше качырырлыкмыни?

Зөләйха. Мине шул урыс тоткарлыгында калдырасызмыни? Минем күргәннәрем җитмәдемени? (Үкереп-үкереп җылый.)

Сәлимҗан (алга килеп). Әйдә! Киен! Алла язмаган эш булмас!

Габдулла. Әй угланнар, әй угланнар!

Зөләйха тунын, катасын алып кия, бишек янына килә дә аптыраган кебек тора.

Сәлимҗан. Тиз бул! Тиз бул!

Зөләйха бишек яныннан китмичә тора.

Зөләйха (сөаль иттереп бишеккә карап). Сәлимҗан!

Сәлимҗан борылып карый. Тагы селкенә, бер сүз дәшми.

Сәлимҗан! (Җылый.)

Сәлимҗан (дерелдәгән тавыш белән). Ал! Ал!

Зөләйха баланы күтәрә, Сәлимҗан янына килә.

(Сәлимҗан ишеккә таба атлап.) Алла, Алла, аякларым!

Бер кулына Габдулла, бер кулына Зөләйха керә, акрын атлыйлар.

Габдулла. Шулай, шулай, Алла юлына тугры! Алла ярдәмчеңез булсын!

Пётр ыңгыраша. «Марфа!» дигән сүзе ишетелә. Тегеләр туктыйлар.

Пётр (сикереп торып). Ә, качарга? Ә, качарга?

Барып Зөләйханы тотмакчы була, Сәлимҗан каршы килеп баса.

Караул! Караул!

Сәлимҗан Пётрның муеныннан тота. Алар сугыша башлыйлар.

Габдулла. Йа шәехем, мәдәд, йа шәехем, мәдәд!

Пётр егыла. Сәлимҗан Пётрның өстендә бик озак аның муенын буып торганның соңында читкә китә. Пётр һушсыз кала.

Сәлимҗан. Җәһәннәмгә кадал!

Габдулла. Йа шәехем, мәдәд! Тиз, тиз, угланнар!

Зөләйха катыбрак тора.

Тизрәк, угланнар, тизрәк!

Бар да чыгып китәләр, качалар. Сәхнә озын гына буш тора. Ишек ачык кала. Пётр озын гына һушсыз ятканнан соңында һушка килә. Өстерәлеп ишеккә барып кычкыра.

Пётр. Караул! Караул! Үтерәләр, караул!..

Бераздан бер урыс килеп керә.

Урыс. Ни булды, ни булды?

Пётр. Үтерделәр, татарлар үтерделәр… Будылар үземне… аннары качтылар, качтылар… Куыңыз!.. (Тора башлый.) Караул! Караул!..

Урыс. Караул!.. (Пётрны торгызып алып чыгып китә.)

«Караул» тавышы зурая. Чиркәү набат суга. Урамда төрле тавышлар, кычкырышлар. Сәхнә озак кына буш тора. Тавыш якынлаша, кычкырыш. Еглау кушыла. Пётр Зөләйханы өстерәп өйгә алып керә.

Урыслар, марҗалар бергә керәләр.

Пётр. Ә, качарга? Татар эте! Качарга! Ә, тагы качасың! (Сугып җибәрә. Зөләйха егыла. Пётр тагы янына барып.) Тор, татар эте, тор!

Зөләйха тормый, ыңгыраша.

(Пётр аяк тибеп кычкыра.) Тор!