Марҗалар шәлләрен селкеп торалар.
Урыслардан берсе. Шулай, шулай, качмасын!
Пётр. Миңа әйтмәсәң, менә становойга әйтерсең! (Шундагыларга.) Становойга киттеләрме?
Бер урыс. Киттеләр, киттеләр.
Пётр. Танык булыңыз, минем акчамны урлаганнар. Сандыктан 25 сум акчамны урлаганнар.
Бер урыс. Юкны сөйләмә… Сиңа 25 сум кайдан килсен!
Пётр. Кайдан килсен, падишаһтан килгән. Син дә татарларны якларгамыни тагы?
Бер урыс (теге руска). Син белмәгәнгә катышма!
Поп. Җитәр, становойга аңлатырсың. (Зөләйханы күрсәтеп.) Моны хәзер болай калдырырга ярамый. Становой килгәнчә каравылга бирергә кирәк.
Пётр. Ә-әй, сотский, каравыл куй.
Бер урыс. Монда нинди каравыл? Әллә качар диеп куркасызмы? Элгәре төсенә караңыз!
Зөләйха ыңгыраша. Тыштан тавыш ишетелә.
Бер урыс. Юк, болай ярамый, сәкегә салыңыз!
Пётр. Идәндә дә ятар!
Бер урыс. Кулын бәйлә, кулын бәйлә!
Бер урыс җуан сөлге алып кулын бәйли, Зөләйха ыңгыраша. Ике урыс, берсе аягыннан, берсе башыннан тотып, сәкегә салалар. Зөләйха катырак ыңгыраша.
Бер марҗа (марҗалар бар да төртенәләр). Монда эш бетте, әйдәңез!
Пётр. Сотский! Каравыл куй!
Барысы да чыгалар. Иң ахырдан марҗалар чыгалар, алар бер-берсенә, бер Зөләйхага карап чыгып китәләр. Өй тын кала. Зөләйха тагы ыңгыраша. Менә тагы тыштан Пётрның: «Үтер, үтер!» – дигән тавышы ишетелә. Арыш суккан кебек кыйнаган тавыш ишетелә. Шулай итеп шактый озак дәвам итә. Кыйнау тавышы һаман өзелми. Ишек ачыла, тыштан «Юри кылана, юри дәшми!» дигән тавышлар килә. Картрак кына бер марҗа керә, Зөләйха янына килеп баса.
Марҗа (бераз карап торганнан соң). Марфа! Марфа!
Зөләйха ыңгыраша.
Марфа, Марфа! Марфа! Мескен, нишләгән!
Зөләйха күзен ача.
(Марҗа шуны күреп.) Марфа, Марфа! Марфа!
Зөләйха. Мин кайда? Мин кайда? (Ыңгыраша.)
Марҗа. Өеңдә! Өеңдә!
Зөләйха. Өемдә?.. Өем кайда? (Ыңгыраша.)
Марҗа. Су биримме?
Зөләйха (ыңгыраша. Үз-үзенә). Мин кайда? (Селкенә, тормакчы була, кулын селки алмый.)
Марҗа, суны куеп, Зөләйханың кулын чишә. Зөләйха кулы белән таяна да марҗа биргән суны эчә. Су эчкәч, бераз карап тора. Шул арада тыштан бик нык тавыш ишетелә.
Зөләйха (теге марҗадан). Анда ни бар?
Марҗа. Теге сине урлаган татарны кыйныйлар.
Зөләйха (селкенеп китә. Сикереп торырга теләгән кебек була, ләкин тора алмый. Бераздан соң үкереп җыларга тотына). Йа Рабби! Мин башына җиттем! Мин башына җиттем!
Теге марҗа бераз карап тора да акрын гына чыга; ишектән тагы тавыш килә.
Үтергәннәрдер инде мескенне, үтергәннәрдер инде!.. Алла! Алла! Йа Рабби! Ни гөнаһ шомлыгым өчен боларны күрдем? Әй Раббем! (Кычкырып җылый.)
Тыштагы тавыш якынлаша. Зөләйха тагы ята. Ишек ачыла. Бер канлы кешене – Сәлимҗанны – бер ике-өч рус тоткан килеш килеп керәләр, канлыны идән уртасына ташлыйлар.
Пётр. Менә кач!
Руслар тирә-ягына җыелып карап торалар.
Берсе. Кирәген бирдек!
Берсе. Сотский, каравыл куй, без тегесен тотарга китәбез. Әй җегетләр, атларны хәзерләңез, тимер сәнәкләрне алыңыз.
Берсе (Зөләйхага карап). Бусы ятамы? Ята, ят! Юк, бик тиз кача алмассың!
Берсе. Әйдәңез, әйдәңез, тизрәк! Татар авылына кергәнчә артыннан барып җитик.
Чыгалар.
Тыштан. Каравыл куй, каравыл куй!
Өй тын кала. Тыштагы тавыш җырагая. Бара-бара бетә.
Зөләйха (акрын гына баш калкытып, өенә карый. Ыңгыраша-ыңгыраша утыра. Башын сузып карый да канга буялган Сәлимҗанны күрә). Сәлимҗан! Сәлимҗан! (Бик акрын гына, тотына-тотына сәкедән төшә. Сәлимҗанга карап тора-тора да янына тезләнә, үкереп-үкереп җылый. Ыңгыраша.) Сәлимҗан! Сәлимҗан! Үлмәгән, үлмәгән, үлмәгән! Йа Раббем, ярдәм бир! (Башын күтәреп үбә-үбә дә егылып китә.)
Сәлимҗан ыңгыраша. Зөләйха торып, су алып килеп, Сәлимҗанның авызына кашык белән сала.
Сәлимҗан (бер-ике йотым йоткач). Алла!
Зөләйха (башын итәгенә алып). Сәлимҗан! Сәлимҗан!
Сәлимҗан (күзен ача). Алла! Алла! Мин кайда?
Зөләйха. Сәлимҗан, Сәлимҗан, мине танымыйсыңмы?
Сәлимҗан (ыңгыраша). Су бир, су!
Зөләйха тагы су бирә.
(Сәлимҗан күзен ачып.) Мин кайда?
Зөләйха. Оныттыңмыни? Мине танымыйсыңмыни? Мин – Зөләйха!
Сәлимҗан (ыңгырашып). Эчем, эчем! Шул аягыма нәрсә баскан, алып ташла!
Зөләйха җылый.
(Сәлимҗан, күзен ачып, Зөләйханы күреп.) Зөләйха, синмени? (Кулын селкетә. Бик авыр сулап.) Ай, кулым!
Зөләйха башын күтәрә.
(Сәлимҗан ыңгырашып.) У-у, эчем, эчем! Ни булды моңар? Сиңа ни булды, сиңа ни булды, Зөләйха? Мин кайда? Казаматтамы? (Ыңгыраша.) Син ник монда? Әллә мин саташаммы?
Зөләйха. Бисмилла әйт! Сәлимҗан, Сәлимҗан, бисмилла әйт! Күзеңне ач!
Сәлимҗан (күзен ачып). Ни булды сиңа? Сиңа ни булды, Зөләйха? Ник йөзең канлы? Алла, Алла, эчем!