Рәхмәт фәрештәсе. Юк, Алланың әмере юк! Беттеме? Моның хәзер гомере кояшның сөңге буе күтәрелүе кадәрле генә калды. Шул вакытта моның кызлары килеп җитәргә кирәк. Әнә күрәмсез, киләләр. Барыңыз, барыңыз! Газраилгә әйтеңез, тый зәмин кылсын!
Фәрештәләр. Мин, мин, мин!
Рәхмәт фәрештәсе (берсенә). Бар син!
Башкалар. Ай, мин шул булмаган, ай, мин шул булмаган!
Захар акрын гына, үзене көчләп, батырланып, ишектән чыга башлый.
Фәрештәләр. Кяфер! Кяфер! (Качыналар.)
Захар куркынып тагы бүлмәсенә керә. Фәрештәләр тагы күренәләр.
Рәхмәт фәрештәсе. Бу бала – шул изге хатынның явыз баласы. Бу бала – шул изге хатынның күңелендәге иң зур җәрәхәте.
Фәрештәләр. Рөхсәт бир, без аңа бер ләгънәт укыйк!
Рәхмәт фәрештәсе. Юк, юк, мин сезгә әйтәм: без рәхмәт фәрештәсе, Алла аңар рәхмәт бирсен, диеңез! Тугры юлга күндерсен, тугры юлга!
Фәрештәләр, канатларын ачып, дога кылалар. Захар көчкә генә аяк өстендә басып тора. Ул калтырый, тагы чыкмакчы була. Киткән фәрештә килә.
Фәрештә (хәзер генә килүче). Йир кыскартылды. Хәзер ялкау юлаучының атларыны куркытыр өчен корт-кош фәрештәсе бүреләргә куарга кушты.
Захар тагы чыкмакчы була. Ул калтырый. Ишек яныннан борылып китә. Тышта чана тавышы ишетелә.
Фәрештәләр. Килделәр! Килделәр!
Рәхмәт фәрештәсе. Әйдәңез!
Музыка тавышы тагы ишетелә. Фәрештәләр югалалар, музыка ерагая-ерагая бетә, ишек шакыйлар. Захар калтыраган көенчә бүлмәгә чыга. Аяк өстендә басып тора алмый.
Захар ялгыз.
Захар. Бу ни бу? Минем шулкадәр ышанган юлым дөрест түгелмени?! Бу ни булды? Ходаем, ярлыка! Үзең тугры юл күрсәт!
Ишек шакыйлар Захар һаман, илтифат итмичә, ишеккә тотынып җылый. Шул арада ишек ачыла. Алдан фонарь тоткан Габдулла абзый, ике хатын, бер ир килеп керәләр.
Захар. Килделәр! Килделәр! Тегеләр әйткән сүз дөрест чыкты, килделәр!
Бүлмә яктырып китә. Зөләйханың йөзенә ут яктысы төшә.
Габдулла. Менә шул өй инде! (Төртеп күрсәтеп.) Менә шул инде сезнең әниеңез!
Кызлары янына килеп тезләнәләр.
Бер кызы. Әнием бәгырем, әнием бәгырем, сине күрер көнем бар икән! (Җылый.)
Икенчесе (кулы белән кочаклый). Әнекәем! Әнием!
Габдулла. Чү, чү… йоклый!
Кияве тик тора. Захар ишектән карап тора.
Зөләйха (уянып). Әлхәмдүлиллаһ! Әлхәмдүлиллаһ! Чү, чү, бу кем?
Бер кызы. Әни, мин! Бу – без, синең кызларың, бәгырем! Без, әнием, сине күрергә килдек. (Кочаклап.) Әнием, әнием бәгырем, Ходай бу көнне күрергә насыйп иткән икән.
Зөләйха. Сез… сез… (Кулыны әле берсенең, әле берсенең башына куеп.) Зур булган икәнсез, Алла тәүфыйк, бәхет бирсен! (Үзе тормакчы була.) Хәлем беткән…
Кызлары торгызалар, аркасына мендәр салып утырталар.
(Зөләйха карангалап.) Бусы кем?
Бер кызы. Бу, әнкәй бәгырем, киявем инде, минем ирем, әлхәмдүлиллаһ!
Зөләйха. Алай икән, кил, бәбкәм, кил. Син инде угылым булгансың, кил!
Әхмәдулла килеп тезләнә.
(Зөләйха башын сыйпап). Угылым юк иде, менә, Аллаһе Тәгаләнең рәхмәте киң, үлгәндә угылым да булды.
Габдулла. Аллаһе Тәгаләнең кодрәте киң. Шәехем мәдәд бирсә, барысы да булыр.
Зөләйха. Габдулла абзый, бу синме?
Габдулла. Мин! Алланың гөнаһлы бәндәсе.
Кызлар җылый.
Зөләйха. Йә, утырыңыз! Мин сезне барыңызны да бик күрәсем килгән иде. Йә әле, ут кабызыңыз әле, йөзеңезне күрим әле!
Кызлар торып киемнәрен салып ташлыйлар. Берсе ут кабыза.
Әлхәмдүлиллаһ! Әлхәмдүлиллаһ! Бу көнне дә күрәсем бар икән!
Өй бик яктыра.
(Зөләйха Гайниҗамалга.) Кара син, бөтенләй хатын булгансың!
Гайниҗамал. Әйе, әйе, догаңызда!
Зөләйха. Балаларың бармы, кызым?
Гайниҗамал. Аллага шөкер, ике угылым, бер кызым бар. Угылымны быел әтисе хәзрәткә мәдрәсәгә илтте.
Зөләйха. Син ник бик җылыйсың, Фәхриҗамал? Кил монда.
Фәхриҗамал килеп тезләнә. Зөләйха аның башын сыйпый.
Ник җылыйсың?
Фәхриҗамал. Әнкәем бәгырем, бик зур оятым бар! Киявең сигез елдан бирле синең хәбәреңне иртә-кич көтсә дә, Габдулла абзый килгәндә өйдә булмады. Шуны гафу кыл инде, әнкәем бәгырем.
Зөләйха. Мине алай кадерләнергә, иркәләнергә өйрәтмәделәр! Кызым! Алла үзе хәерле сәламәтлек бирсен! Киявең кем?
Фәхриҗамал. Габдерахман исемле, әнкәем, сату-алу итә. Өченче ел, әлхәмдүлиллаһ, әнкәем, хаҗ шәрифкә дә барды. Синең өчен Мина тавында корбан чалдырып, синең өчен бик һәйбәт бер хаҗидан хаҗ кылдырган.
Зөләйха. Ай рәхмәт, кызым. Ай рәхмәт! Мин үләр алдыннан шундый зур шатлыклар ишетермен диеп уйламаган идем. Гайниҗамал, самавыр куй, мин дә сезнең белән бергә берәр чынаяк чәй эчим!