Гайниҗамал. Куям, әнкәй, куям!
Габдулла белән Әхмәдулла чишенеп читкә утыралар.
Әхмәдулла (сәгатьне ачып карап). Ай, минем сәгать туктаганмыни? (Колагына китереп.) Юк, йөри. Килдек, килдек, әллә никадәр вакыт үтте кебек булды, актык ат ашаткан җиремездән чыгуга сәгать чирек кенә булган.
Габдулла. Шәехләрнең мәдәде.
Әхмәдулла. Теге бүреләрнең дә ярдәме бардыр, мин чын да курыктым, Габдулла абзый.
Габдуллага Захарны күрсәтеп, әллә нәрсә пыштыр-пыштыр гына сөйләшәләр.
Зөләйха (Фәхриҗамалга). Бала-чагаң бармы, кызым?
Фәхриҗамал. Балаларым, шул, әнкәем, кыска гомерле булып туалар. Үсмиләр. Киявең шул синнән шуның хакында дога алырга булган иде.
Габдулла. Аллаһе Тәгалә ярдәм итсә, шәехләрнең мәдәде белән булыр.
Зөләйха. Ләүхелмәхфузда язылган булса булыр, кызым. Нинди зур булгансыз! Мин сезне күрә алмаганга инде егерме елдан артык вакыт үткәндер.
Кызлар (янына килеп). Әй әнкәем, без сине сагындык, әй сагындык! (Икесе дә җыларга тотыналар.)
Зөләйха (аркаларыннан сөя). Хәзер инде егларга ярамый, Алланың биргәненә шөкранә итәргә кирәк, менә, әлхәмдүлиллаһ, күрештек.
Фәхриҗамал. Мин, әнкәем, сине һәрвакыт төшемдә күрә идем, бер мәртәбә сине, әнкәем, хәзрәти Рәсүл белән бер мәҗлестә итеп күрдем, әй шатландым, әнкәем, әй шатландым!
Гайниҗамал. Мин дә, әнкәем бәгырем, һәрбер эштә сине төшемдә күрәдер идем. Кияүгә чыгар алдыннан, әнкәем, киявем тугрысында бик күп сүзләр ишеттерделәр. Гел егладым. Беркөнне сине төшемдә күрдем, әнкәем, син аппак киемгә бөркәнгәнсең. Миңа кияү бүләге онытма, дисең; үзең көләсең, шуннан уянып киттем дә күңелем утырды. Әлхәмдүлиллаһ, киявем бик яхшы чыкты.
Зөләйха. Рәхмәт, кызларым, рәхмәт! Мине онытмаганга рәхмәт! Мин дә сезне һичбер вакыт хәтеремнән чыгармый идем.
Самавыр кайный, кызлар чәй урыны хәзерлиләр. Захар ишектән чыкмакчы була, тагын тартыла.
Зөләйха. Каторгада, андый-мондый суктырган вакытларында һәм тегеләй дә, авыр хәлләремдә һәрвакыт сезне уйлап күңелемне җуата идем.
Фәхриҗамал. Әни, бик авыр булгандыр синең хәлең, безгә сөйләсәнә! Синең кайгыларыңны без дә, ичмасам, күз яшемез белә генә бүлешик.
Зөләйха. Аларны, бәбкәләрем, хәтеремә төшермәңез инде! Габдулла абзый менә сөйләр! Барсын да тыңлады, барсын да ишетте.
Гайниҗамал. Әнкәем, әткәйнең каберен белмисеңме?
Зөләйха. Аны Алла белә инде, күңелемне йомшаттыңыз. Әтиеңез җаны чыкканда минем кулымда булды. Әлхәмдүлиллаһ, иманын әйтеп вафат булды, менә шул авылда аны кыйнап үтерделәр. Мин аның канына буялган чикмәнен киеп төрмәгә киттем. Өч ай бербуйдан әтиеңезнең канлы чикмәнен өстемдә йөрттем, өч ай бербуйдан зинданда шул канлы чикмәнне үбеп, кочып, күңелемне юаттым.
Кызлар җылыйлар, Әхмәдулла күзен сөртә.
Шуннан соң чикмәнне алдылар.
Габдулла. Аллаһе Тәгалә шуларның барысына да шәһидлек савабы язсын! Әлхәмдүлиллаһ, Зөләйха, син бик күп авырлыклар күрдең.
Зөләйха. Аллаһе Тәгаләнең мине башкалардан аерып алып шулкадәр михнәтләр күрергә насыйп итүенә мең, мең разый!
Кызлар чәй урыны хәзерлиләр. Чәй янына утырышалар.
Фәхриҗамал. Әни! Безнең энемез Әхмәт бар иде, ул кая китте? (Гайниҗамалга.) Беләмсең, аның күзләре нинди матур иде, без синең белән аны сөяр өчен оршыша идек.
Захар ишектән чыкмакчы була, атлый, аяклары тыңламаенча, тагы катып кала. Габдулла да, Әхмәдулла да Захарга карыйлар; кызлар Захарны беренче мәртәбә күрәләр.
Кызлар (бердән). Әни, бу кем? Әни, бу кем?
Зөләйха. Шунда бер урыс, кяфер!
Гайниҗамал. Ул урысның монда ни эше бар?
Фәхриҗамал. Ул ни диеп безнең мәҗлесемезне былчырата? Мәхәббәтсез! Кара әле, күзләре нинди ямьсез! Тфү! Тфү! Бисмиллаһир рахман иррахим!
Захар (халыкка). Мин ни эшлим? (Калтыраган тавыш белән.) Белмим, мин кем? Мин Захар Петрович түгел! Мин шул Сәлимҗан угылы Әхмәт!.. Әнә шул хатыннарның сөйләгәннәре Әхмәт! Мин шул… мин… семинариядә бөтен рузаларны тоткан… бөтен гыйбадәтләрне… кылган… Захар… түгелме? Шулмы? Шулдыр… шул. Белмим!
Башкалар чәй эчәләр.
Фәхриҗамал. Менә, әнкәем, сиңа диеп хаҗ хөрмәсе алып килдем! Менә монысы зәмзәм суы! Менә кап әле, әнкәем! Менә монысы, әни, сумсалар! Менә монысы бәлешләр!.. Менә монысы бераз кош теле!
Гайниҗамал. Әнкәем, менә монысы кортлы май!.. Сыерым бозаулаган иде. Менә чәкчәк. Менә монсы бал, үз умартамыздан. Әнкәем, кап әле!
Зөләйха. Рәхмәт, бәбкәләрем, рәхмәт! Бу кадәр мәшәкатьләрдән соң зәмзәм суы белән хаҗ хөрмәсен авыз итәрмен диеп уйламаган идем.
Габдулла. Ризык! Ризык өләшкән көнне синең дәфтәреңә «Зөләйха шуларны ашар» диеп язылган.
Зөләйха. Биргәнеңә шөкер!
Кияү. Менә, әби, монысын да аша әле! Мин хәзрәттән өшкертеп алдым. Өй үрдәгемез.