Зөләйха. Рәхмәт, балакаем, рәхмәт!
Захар (халыкка). Түгел, минем атамны динендә ныклыгы өчен кыйнап үтергәннәр, анамны, әнә шул карчыкны, бүген төнлә фәрештәләр килеп аягыны юган карчыкны, егерме ел каторгада йөрткәннәр. Минем каным алар каны. Мин ничек шул, дине өчен гомере буе күргән җәзаларына шатлана торган анамны, дине өчен корбан булган атамны ташлап, шул, чиркәүне – кибеткә, гыйбадәтне сату-алуга әвергән батюшкага угыл булыйм? Юк, юк, мин алардан… (Тагы тегеләргә бара башлый. Тегеләрнең илтифат итмәгәннәрен күреп туктый.)
Фәхриҗамал. Менә, әнкәем, нинди матур мәҗлесемез. Күңелем тулмаганы булса, әнкәем, ирем булмавы.
Гайниҗамал. Минем күңелем китеклеге, әнкәй, шул мәҗлестә Әхмәт булмавы.
Габдулла белән Әхмәдулла Захарга таба карыйлар.
Зөләйха. Аны онытыңыз, кызым. Минем күңелемне җәрәхәтләмәңез! Минем андый угылым юк. Сезнең андый энеңез юк! Ул кяфер, кызым!
Гайниҗамал. Шул безнең матур күзле Әхмәтемезме? Шул атасы дин юлында шәһид булган, анасы егерме ел дин өчен Себердә изелгән кешеләрнең баласы кяферме? Әстәгъфирулла! Әстәгъфирулла!
Фәхриҗамал. Әстәгъфирулла! Әстәгъфирулла!
Әхмәдулла. Аллаһе Тәгалә дин дошманына күрсәтмәсен!
Захар (кызу-кызу килеп, алларына басып). Менә мин… Әхмәт! (Калтырый.) Менә… мин… сезнең энеңез…
Фәхриҗамал. Кит! Кит! Безнең синең кебек энемез юк, юк, юк… Без мөселман, әлхәмдүлиллаһ, мөселман! (Үзе еглый.)
Гайниҗамал (еглап). Карасана күзләренә, бөтенләй Әхмәт! Чын да син Әхмәтмени? Ай бала! Ник син урыс булдың? (Кычкырып җылый.)
Зөләйха (тавышыны күтәреп). Җитәр! (Захарга.) Җитәр, мин синнән бик күп татыдым. Монысына чыдый алмыйм. Кит, үләр алдыннан күземә күренмә! Кяфер! Ләгънәт!
Габдулла, Әхмәдулла барып Захарны тотмакчы булалар.
Захар (идәнгә тезләнеп). Мин китмим! Мин сезнең белән, мин – синең угылың! (Туталары янына тезләнеп барып.) Мин – сезнең энеңез! Энеңез!
Кызлар. Кит! Кит! Безнең кяфер энемез юк!
Захар (үксеп-үксеп җылап, Зөләйханың кулын тотып). Әнкәем! Мин синең угылың!
Зөләйха (җылаган тавыш белән). Минем кяфер угылым юк!
Захар. Минме? Мин… мин… кяфер түгел. Мин синең аягыңдагы җәрәхәтеңне фәрештәләр юганнан бирле кяфер түгел!.. Мине кичер!
Зөләйха тик тора.
Кызлар (бердән). Әнкәем, кичер!
Зөләйха. Алла кичерсен!
Кулын акрын гына күтәреп, Захарның башын сыйпарга тотына. Захар җылый. Әнисенең кулларын үбә.
Захар. Минем гөнаһларымны гафу ит!
Карчык, бер сүз дәшмичә, кулы белән кочаклап аркасыннан сөя.
Зөләйха. Менә Аллаһе Тәгалә ярдәм итте. Угылым да кайтты. Әхмәт тә кайтты.
Захар. Кайтты, кайтты!
Фәхриҗамал (Әхмәтне барып кочаклап). Әхмәт, Әхмәт, синме? Синме?
Захар. Мин! Мин! Сезнеке булдым. Үлгәнче сезнең берлән бергә булырга булдым!
Гайниҗамал. Карасана, күзләре нинди матур!
Зөләйха җылый.
Габдулла. Шәехләрнең мәдәде берлән һәр эш Алла кушканча булыр!
Фәхриҗамал. Кил, Әхмәт! Кил, утыр, чәй эч!
Гайниҗамал. Кил, кил! Менә монысы чәкчәк, менә монысы бал, үз умартамыздан.
Фәхриҗамал. Менә монысы хаҗ хөрмәсе, менә монысы сумса!
Зөләйха. Мин арыдым! Егерме биш ел үткәргән Себердәге тормыштан артык арыдым. Мине яткырыңыз!
Кызлар яткыралар.
Әхмәт. Мин дә, әнкәем, сезнең егерме ел Себердә үткәргәннәрегезне бер кичтә барын да башымнан үткәрдем. Белсәңез, шулкадәр озын вакыйганы кыска вакытта үткәрү никадәр кыен!..
Кызлар. Мескен! Мескен!
Фәхриҗамал аркасыннан кага.
Гайниҗамал. Җә, чәй эч! Менә боларыннан!
Зөләйха. Аллаһе Тәгаләнең рәхмәте киң икән. Моны да күрермен диеп уйламаган идем. Угылым, кызым янымда, дустым-ишем тирәмдә… Рәхмәт, угланнар, инде мин тынычлап үләм. Беләсезме, балакайлар, бабаңызны, ул һәрвакыт, тынычлап үлсәң иде, әй тынычлап үлсәң иде, диеп дога кыла иде. Мин аны ул вакыт аңламый идем. Хәзер аңладым, менә мин тынычлап үләм.
Кызлар җыларга тотыналар.
Фәхриҗамал. Юк, әнкәем, юк, үлә генә күрмә!
Гайниҗамал (аягын кочаклап). Юк, әнием бәгырем, юк!
Әхмәт. Юк, әнием, үлмә, үлмә!
Габдулла. Тәкъдирдә ни язган, шул булыр!
Зөләйха. Юк, балаларым, үләм, менә сезне күреп шатланып үләм. Мин үләрмен… (Тыны тыгыла башлый.) Минем кабергә күмәрлек изгелегем булмаса да, минем тәнем этләргә ташланырга тиеш булса да, бәндәчелек, Алла гафу итсен! Кабергә күмеләсем, мөселман каберенә күмеләсем, анда бабаларыңыз, әбиләреңез белән бергә буласым килә. Мине мөселман каберенә күмеңез! Әхмәт! Сиңа васыятем! Мине урыс каберенә күмдермә!
Әхмәт. Юк, юк, әнкәем, юк, юк!..
Зөләйха. Кил, кил, менә аның өчен… (Әхмәтнең маңлаеннан үбә.) Бу шатлыкны үткәрергә котым калмады. Үләм. Кил монда, кияү. (Аңар кулын салып.) Рәхмәт сиңа! Балаларыңызны минем өчен үбеңез! Әбиеңез бик күп сәлам әйтте, Коръән укырга кушты, диеңез! (Тагы торырга теләп.) Әлхәмдүлиллаһ, моны күрдем. Фәхриҗамал, иреңә сәлам әйт! Бик рәхмәт диеп әйтте диең! Әҗәлгә хәзерләнергә вакыт йитте. Төшемдә бүген хәзрәти Хәдичәне күрдем. Әлхәмдүлиллаһ! Әлхәмдүлиллаһ, бу шатлыкка ничек чыдыйм! Габдулла абзый… (Теле бәйләнә башлый.) Кил!