Выбрать главу

Иптәшләре көлешәләр.

Өченчесе. Синең бояр дигәнең шул йә бер юлаучы булгандыр, йә бер хәерчедер. Минем атым, ичмасам, унике сөлге алган!

Габдулла керә.

Габдулла (кереп). Җегетләр, шауламаңыз! Бөтен тавыш авылга ишетелә.

Бер яңы кеше. Ишетелә? Без әллә шулардан курка диеп торасың? Анысы булмас инде! Менә бервакыт урманда җиләк җыеп йөрибез, яшь вакыт, алай да инде миңа мыек чыгып килә башлаган. Мин ул вакыт инде Шәмси кызы Хәернисаның артыннан йөрим, әмма матур кыз иде! Сөйде дә инде мине! Син булмасаң, мин дөньяда тора алмас идем, дия иде.

Икенче егет. Бик тора да алмады инде… Түбән авылда гөрләтеп тормыймыни? Дүрт баласы бар.

Яңы кеше. Син яшь әле, энекәш. Тору белән торуның аермасы бар. (Күкрәген кагып.) Эш йөрәктә, йөрәк нишли!..

Беренче егет. Йә, нишли?

Яңы кеше. Яна, әвен кебек яна.

Икенче егет. Әвен янамыни, әвен төти генә.

Яңы кеше (кыюланган тавыш белә). Синең дә йөрәгең төти генә. Тфү! Егет булган булып йөриләр. Менә, ичмасам, без егет идек! Йөрәкләренә мүк үскән! (Ачуланып китә, егетләр көлә.)

Ике картрак кеше (арттан чыгып). Җил чыгып тора, әнә анда төн ягында болытлар да бар. Себерсә шәп булыр, чана эзе югалыр иде.

Габдулла (килеп катышып). Шәехләр мәдәд бирсә, бар да булыр.

Егетләр йөриләр.

Бер егет. Габдулла абзый! Ник бик озак?

Габдулла. Тәкъдирдә язылган сәгать килеп җитмәгәндер. Монда сулыйсы сулышларымыз бетмәгәндер.

Чиркәү уникене суга.

(Габдулла кычкырып саный. Санап беткәч.) Җегетләр! Хәзер булыңыз! Атларны борыңыз!

Егетләр китә. Габдулла белән бер кеше генә кала.

Бер кеше. Угылы мөселман булды диң?

Габдулла. Китап «Мөселман каныннан яратылган кеше мөселман була, кяфер каныннан яратылган кеше кяфер була» дигән.

Кеше. Шулай, шулай. Әле шунда йөриме?

Габдулла. Ул булмаса, без нишли алабыз? Без чиркәүнең рәтен кайдан белик? Хәзрәт әйткән иде, зияраттан казып алырсыз диеп, Аллаһе Тәгалә ярдәм итте, болай булды.

Кеше. Әле эш бетмәгән.

Егетләр (икесе кереп). Бар да хәзер, урысларың килсен генә!

Кеше. Сез, җегетләр, уйнап сөйләмәңез! Бу эш уен түгел.

Бер егет. Түгел, түгел! Әле менә бервакытны тегермәннән кайтып киләм. Олуг авылның урманына кердем. Буран каплады. Анда да юл бар, монда да, урман улый, җил сызгыра… Буран сөяккә кадәрле үтә.

Сәхнәгә бары да керә.

Габдулла. Хәзер булыңыз!

Берсе. Әллә сугыш чыгармы, нәрсә хәзер булыйк?

Картрак кеше. Чыкса да чыгар шул…

Егетләр (бары да берьюлы). Менә! (Тимер сәнәкләрне күтәрәләр).

Габдулла. Йа шәехем, мәдәд! (Егетләргә.) Күңелләрегезгә Алла исемен төшереңез! Хәзер алып яталар. Алла ярдәм бирсен! (Пауза.)

Картрак кеше. Менә җил себерә башлады түгелме? Болар бар да изгеләр догасында.

Һәммә кеше уңга таба карап тора.

Беренче егет (икенчегә). Бүген, беләмсең, Сабирларда кызлар җыены, кодачалар килгән.

Икенче егет. Без калдык алай булса.

Беренче. Мин, өлгерә алмабызмы әле, дим.

Икенче. Булмый. Ничек була? Минем ат яхшы да бит, монда Вахит малаеның аты белән бик күпкә бара алмассың, иптәш булгач, калдырып китеп булмый.

Яңы кеше (болар янына килеп). Мине курка диеп белмәңез, мин туңып киттем. Яңа тунны Әхмәди малае кунакка барам диеп сорап алган иде. (Калтырый.)

Егетләр. Кармазин тунны кимәдең?

Теге кеше. Сез көлүдән бүтәнне белмисез. (Китә.)

Бер кеше. Әнә, мин шәүлә күрдем!

Габдулла. Егетләр, салам артына ышыкланыңыз!

Бар да качалар, Габдулла кала.

Йа шәехем, мәдәд! (Кулын зонтик итеп карый.)

Берәм-берәм тегеләр чыгалар.

Кеше. Киләләрме, киләләрме?

Бары да карый.

Бер егет. Киләләр!

Икенче егет. Мин Әхмәдулланы күрдем.

Өченче егет. Әнә бер урыс, ул кайдан килгән?

Теге кеше. У, суык! (Калтырый.)

Габдулла. Алладан курык! Алай сөйләмә! Ул угыл синнән-миннән мөселман!

Беренче егет. Мөселман?

Габдулла. Мөселман! Киләләр, киләләр!

Бер кеше. Атларны караңыз, китмәсеннәр!

Егетләр йөгерешеп чыгалар. Атларның шалтыравы ишетелә. Авыл ягыннан Әхмәт, Әхмәдулла, тагы ике кеше гроб күтәреп сәхнәгә килеп керәләр. Гробны куялар. Бөтен кеше җыела. Тегеләр кайсы яулык белән, кайсы җиңнәре белән тирләрен сөртәләр.

Әхмәдулла. Алла күрсәтмәсен! Җаным чыга язды! Ул чиркәүнең эче! Ул тәре, ул тәре! Бары да кеше кебек карап тора. Әхмәт булмаса беткән идем.

Берсе. Бар да менә кара туткылланып, өскә җикерергә теләгән кебек торалар.

Өченчесе. Бөтен белгәннәремне укып бетердем. Йа шәехем, мәдәд, диеп кенә торам. Ул җен-пәри, ул җен-пәри! Күтәртмәскә телиләр. Алла исемен әйткәч, тагын китәләр. Тагын киләләр, гробның өстенә утырдылар. Күтәрелми дә күтәрелми! Шул чиркәүдән чыкканчы, илле еллык картайдым.