Гәзитә җитәкче бер органга әверелә. Бөтен мәхәлләләр тормышын яктыртып бара. Милләттәшләребез үз Ватаннарында уйларга да мөмкин булмаган тормыш белән яши. Әйтерсең лә алар башка – параллель дөньяда тереклек итә. Әйтик, Явыз Иванның Казанны алган көнне – 15 октябрьне ел саен кайгы көне дип игълан итеп, һәр мәхәлләдә җыелышып, Коръән укып, шәһид киткәннәрне искә алалар. 1917 елда Ватаннарында корылган Милли мәҗлеснең 20 еллыгын зур тантаналар ясап билгеләп үтәләр. Ураза, Корбан гаетләре бөтен шартларын туры китереп олы бәйрәм көннәре итеп үткәрелә (ә бу елларда Советлар Берлегендә мәчет манаралары киселә, муллалар эзәрлекләнә, Ураза һәм Корбан бәйрәме көннәренә туры китереп, атеистик тамашалар оештырыла).
Бу чараларның барысы да гәзитә аша алдан хәбәр ителеп, урыннарда кичәләр уздырылып, соңыннан һәр мәхәлләдә узган кичәләрдән хәбәрләр басыла. Һәр елны Тукай көннәре дә милли бәйрәм итеп уздырыла. Гәзитә кайчагында унике битле дә булып чыга. Төрле мәхәлләләрдә яшәгән милләттәшләрнең бер-берсен котлаулары, кайгы уртаклашулар яки иганәчеләрнең исемнәре, сәүдәгәрләрнең рекламалары берничәшәр битне ала. Һәр төбәктә яшьләр, хатын-кызлар түгәрәкләре эшли, концертлар, спектакльләр куела.
Алты еллык дини-милли мәктәпләр дә ачыла. Идел-Урал комитетының уставы буенча, шул мәктәпне тәмамламый торып, балаларны чит уку йортларына бирү тыела. Һәр гаилә шул кагыйдәне төгәл үти. Яшь буынның чит-ят мохиттә үсеп, үз милли гореф-гадәтеннән, теленнән читләшер дип, ят милләтләр эчендә югалырлар дип куркып яшәгән татарлар бөтен күңелләре белән җирле җәмгыятьләрнең эшенә катнашалар. Гәзитәдә һәр мәхәлләнең тормышы көзгедәге кебек чагыла. Татар яшьләренең үз ишләрен табып өйләнешүләр мөмкинлеге туа.
Мөһаҗирләр, туган илләрендә үзгәрешләр булып, большевиклар властьтан китәр дә ирекле илебезгә кайтып яшәрбез дип өметләнә. Бөтен хосусиятләрен саклап яшәп, алар үзләрен Советлар илендә динсез, телсез калган милләттәшләренә беренче ярдәмчеләр булачакларына ышана. «Милли байрак»та үзара котлашулары һәрвакыт «киләсе бәйрәмнәрне үз Ватаныбызда каршыларга язсын» дигән сүзләр белән тәмамлана. Аурупадан Г. Исхакыйдан килгән котлауларда да шундый ук теләкләр кабатлана: «Мөхтәрәм милләттәшләр, Корбан бәйрәмеңез мөбарәк булсын. Милли-дини эшләремездә эшләүче, чалышучы, матди-мәгънәви ярдәм итешүче бөтен милләттәшләребезнең эшләре уңышлы булып, тиз көндә хөр-мөстәкыйль илебездә бәйрәмнәребезне бергә-бергә итәргә Тәңре насыйб итсен. Варшава» (Милли байрак. – 1938. – № 13 (112).
«Милли байрак» гәзитәсенең 116 саны кулдан языла. Бу эшне Ибраһим Дәүләткилде башкара. Аның хатыны – гәзитәнең, нигездә, алып баручысы Рокыя Мөхәммәдиш-Дәүләткилде һәр санда үзенең төпле мәкаләләре белән мөһаҗирләрнең милли хисләрен куәтләндереп тора. Бу ике фидакярнең милләткә иткән ун еллык хезмәтләре соңыннан Советлар төрмәсендә ун еллык тоткынлык белән түләнә…
Бу бердәм җәмгыятьнең, Г. Исхакый төзеп калдырган хөкүмәтнең нигезе шундый нык була ки, балигъ булган милләттәшләрдән җыелган взноска һәм баерак кешеләрнең иганә акчасына гына яшәсә дә, ул ун ел дәвамында – 1941 елда совет гаскәрләре Маньчжуриягә басып кергәнгә кадәр эшли: гәзитә дә чыгып килә, дини-милли мәктәпләр дә эшли, шул мәктәпләр өчен китаплар, уку әсбаплары да нәшер ителеп тора. «Идел-Урал» комитетының бу ун еллык эшчәнлеге Ерак Шәрекъта яшәүче татарларның милли аңы үсүгә нык ярдәм итә. Хәзер төрле илләргә таралып яшәгән милләттәшләребезнең күбесе – Ерак Шәрекътан киткән кешеләр. Туксанынчы еллардан башлап алар Казанга күпләп килде. Чит-ят җирләрдә гомер иткән татарларның туган телебезне, динне генә түгел, тарихыбызны да бик әйбәт белүләре, милләт җанлы булулары гаҗәпкә калдыра иде. Ә алар безнең телсезлеккә, динсезлеккә, бездәге битарафлыкка гаҗәпләнде… Алардагы һәм балаларындагы югары милли үзаң, дингә, телгә, үткән тарихыбызга хөрмәт, баксаң, Г. Исхакый чәчкән орлыкларның җимеше икән.
Мондый гаҗәеп тәҗрибәне күреп, күңелгә үзеннәнүзе татлы һәм үкенечле уйлар килә: 1917–1918 елларда татарның мөстәкыйльлеге өчен көрәш чорында большевиклар комачауламаган булса һәм ил башында Г. Исхакый кебек милләтпәрвәр, булдыклы каһарман затлар торса, татар иле нинди югары үсеш дәрәҗәсенә ирешер иде! Һәм без, татарлар, бүгенге кебек ярым ассимиляцияләнгән хәлдә, уфтанып, әдип «Инкыйраз»ында кисәткән XXII йөз башын шомланып көтмәс идек…