Выбрать главу
Гаяз Исхакыйның туганнары

Г. Исхакыйның нәсел шәҗәрәсе әдипнең унбиш томлык әсәрләр тупламасының бишенче томында бирелде. Әдипнең әтисе ягыннан нәсел тамырлары әлегә түбәндәгечә билгеләнә: Сөбханколый → Хәмзә → Исмәгыйль → Габделбакый (1734) → Мөхәммәдшәриф (1762) → Исхак (1807) → Гыйлаҗетдин (1839) → Мөхәммәдгаяз (1878).

Исхак мулла, хәзерге Әлмәт районы Елховой авылыннан хәзерге Чирмешән районы Лашман авылына килеп, 1851 елның 14 мартында имам-хатыйп итеп билгеләнгән. Аның биш улы булган: Гыйлаҗетдин, Лотфулла, Җиһангир, Ибраһим, Шәмсун. Бу вакытта Гыйлаҗетдингә унике яшь. Димәк, Исхакыйның әтисе Гыйлаҗетдин Елховой авылында туган булып чыга. Ул Чистайда Закир ишан Камалиев мәдрәсәсендә укый. 1873 елның мартында муллалыкка указ ала, Яуширмәгә килеп, 1902 елның гыйнварына кадәр авылның беренче җамигъ мәчетендә имам-хатыйп, мөдәррис булып тора. «Кызыл Армия» гәзитәсенең 1919 ел, 10 июль санында Гыйлаҗетдин хәзрәт Исхаковның 1919 елның 9 мартында вафаты турында язылган хәбәрдә болай диелгән: «Казан әтрафында атаклы хәзрәтләрдән саналып, уку-укыту эшләрендә татар дөньясына күп хезмәт иткән кеше… Үзенең утыз еллар мулла булып торган бер заманында тирә-як авылларда бик күп мәдрәсәләр ачып, татарларны укырга өндәгән. Мәрхүмнең үзеннән соң өч кызы, ике улы калып, кече улы Хәсән Исхаков иптәш – хәзерге көндә совет платформасында эшли торган яшь язучылардандыр».

Г. Исхакыйның әнисе – Габделвәли хәзрәт белән Мәхфүзә остазбикә кызы Бибикамәрия 1856 елның 12 нче августында (иске стильдә) Яуширмәдән 12 чакрым ераклыктагы Мөслим авылында (хәзерге Чистай районына керә) туган. Әдип «Тәрҗемәи хәлем» кулъязмасында: «Әниемнең әтиләре, әниләре ундүрт буынга кадәр голяма зөмрәсеннән, Казанның хәле авыр вакытта Кырымнан Кырым шаһзадәләре идарәсеннән Казанга ярдәм итәргә килгән, «Чура батыр» хикәясенә тема биргән кешеләр токымыннан», – ди.

Гыйлаҗетдин белән Камәрия 1873 елның 3 августында (иске стильдә) Мөслим авылында никахлаша. Аларның унике баласы булган: Мәрьям, Габдерахман, Мөхәммәдгаяз, Гайнелмәрзия, Салихабану, Гайнелмәрзия, Габдерахман, Мөхәммәдхәниф, Әхмәдгали, Фәридәбану, Хәлимәбану, Әхмәтхәсән. Шуларның бишесе: Мөхәммәдгаяз, Гайнелмәрзия, Фәридәбану, Хәлимәбану, Әхмәтхәсән исән-сау үсеп җитәләр.

Г. Исхакыйның ике баласы булган. 1904 елның 3 (яңа стильдә 16) августында аның Мәэмүн исемле улы дөньяга килә, ләкин бала тугыз атналык булгач үлеп китә. Әдипнең икенче баласы Сәгадәт исә метрикә буенча 1905 елның 15 (яңа стильдә 28) июлендә туган.

Г. Исхакыйның бертуган сеңлесе Гайнелмәрзия (1882–1965) 1938–1939 елларда Чистай төрмәсендә утыра, аңардан Гаяз абыйсыннан килгән хатларны таптыралар. Олы улы Габделхак Мәскәүгә Калининга хат яза. Шуннан соң гына, ундүрт ай утырганнан соң азат ителә.

Г. Исхакыйның бертуган энесе Әхмәтхәсән (1896–1940) башта Яуширмәдә укытучы була, 1923–1925 елларда «Кызыл Татарстан» гәзитәсендә эшли, 1925–1930 елларда Совнаркомда тәрҗемәче вазифасын башкара. Лаешта оештырылган укытучылар әзерләү курсларында укыта. Әхмәтхәсән гел күзәтү астында яши. Гаяз абыйсының 1927 елның 21 апрелендә Истанбулдан язган хатындагы: «Сәгадәтнең тәрбия мәсьәләсе бик мөшкелләнде. Аурупада укытырлык акча эшләү бик авыр, хосусән миңа… Минем китапларыма әле һаман гонорар алып булмыймы?» – дигән сүзләрен Әхмәтхәсән укый алмаган, хат КГБ кулына эләккән. «Халык дошманы энесе» дип эзәрлекләүләрдән качып, ул 1930 елларда Уфага, аннан Үзбәкстанга китә, Каракалпакстанда мәгариф бүлеге мөдире була, балалар укыта. Әмма монда да тынычлап яши алмый, шул ук «гаебе» өчен кулга алына. 1937–1939 елларны ГУЛАГта уздыра. Котылып чыккач та, НКВДга чакырылулардан туеп, авыру хатынын, мәктәптә укый торган ике улын калдырып, асылынып үлә. Аңа нибары кырык дүрт яшь була.

Яуширмәдә Исхакыйларның ояларын туздыралар. Йортларын, малларын алып, туганнарын урамда калдыралар, сеңелләренең балаларын уку йортларына алмыйлар. Барлык туганнар, Яуширмәне ташлап, Урта Азиягә китәргә мәҗбүр була. «Халык дошманы»ның ерак туганнары да эзәрлекләнә. 1937–1940 елларда Г. Исхакый туганнарының җәзага тартылулары кайбер гаиләләрне хәтта фамилияләрен алыштырырга мәҗбүр иткән.

Совет хөкүмәте чит илдә яшәп, Аурупа һәм Азия илләрендә абруй казанып өлгергән, инде үзенең трибунасын – мәҗмугасын да булдырып, үткен каләме белән большевизмның чын йөзен фаш итеп торган Г. Исхакыйның туганнарыннан менә шулай үч ала. 1989 елда Мәхмүт Таһир безгә: «Сәгадәт апа әтисенең энесе Әхмәтхәсәннең язмышы турында бик беләсе килә иде», – дип язган иде. Димәк, Исхакыйлар илдәге туганнарының хәлләрен белми яшәгән. Шулай ук Г. Исхакый, кызы Сәгадәтне үз янына алдырып, баласын үлемнән коткарып калган.