Выбрать главу

Икенче. Болар бик зур авырлыклар күргәннәр дә күңелләре йомшаган.

Беренче караучы. Нидән булса булсын, алтын күңелле кешеләр. Зур шаһзадә Мәхмүд кенә каты йөрәкле.

Икенче. Кешеләр һәммәсе бер төсле булмый шул.

Җыештырып бетерәләр, кирәксез нәрсәләрне алып чыгалар. Сәхнә буш кала.

Бераздан йорт ягыннан аяк тавышы ишетелә. Ишектән Мирза Гали керә. Кулында язу букчасы.

Мирза Гали (тәбәнәк бер өстәл янына утыра, кәгазьләрен тарата). Боларның барысына да җавап язарга кирәк. Өлгереп кенә җит. Халык безне, сарай хезмәтендә булынганнарны, бал-май эчендә генә йөзә дип уйлый, төннәр йокламаенча язганнарны һич исәпкә алмый. Хан хәзрәтләре килгәнче эшләремне бераз юлга куйсам. (Язарга тотына, камыш каләм шыгырдавыннан башка тавыш юк. Бераздан.) Берсе бетте. (Тагын яза, тагын тынлык. Бераздан.) Тагын берсе бетте. (Тагын яза, тагын каләм тавышыннан башка бер тавыш та юк.) Тагын берсе бетте. (Тагын язарга тотына).

Йорт ягыннан аяк тавышлары килә. Ишек ачыла. Олуг Мөхәммәд керә. Мирза Гали сикереп торып сәлам тора. Олуг Мөхәммәд язучының янына килә.

Олуг Мөхәммәд. Бу ни бу бик күп кәгазьләр, мирза?

Мирза Гали. Хан хәзрәтләре, кайсылары ханлыкны котлау, кайсылары бәйгать бирү кәгазьләре, һәммәсенә җавап языңыз, дип боердыңыз, шуларга җавап язам.

Олуг Мөхәммәд. Болар бик күп икән, йитешә аламсың соң?

Мирза Гали. Илемезнең бөтен почмагыннан котлаулар килә, бөтен ил сөенеч эчендә, хан хәзрәтләре.

Олуг Мөхәммәд. Сөенеч эчендә, диең! Безне, падишаһ балаларын, бөтен ил, бөтен халык безнең өчен үләргә хәзер дип тәрбия итәләр, һәрбер кылган эшемезне халык сөенеп каршы алды, диләр. Мин җанымны, балам-чагамны коткарыр өчен Сарай шәһәреннән качканда халыкның ничек сөенеч эчендә булуын үз күзем берлә күрдем. Көчең, куәтең булса, халык баш ия, эшләреңә ялганнан сөенеч күрсәтә, аз гына төштеңме, сине мәсхәрә итү аңа берни тормый.

Мирза Гали. Кара халык – кара сарык, диләр. Бу – дөрес. Ләкин, хан хәзрәтләре, Сарай берлә Казан арасында аерма бик зур. Монда халык, хан хәзрәтләре, сезне урыс баскыныннан, урыс явыннан коткаручы батыр дип карый, сезнең аркада үзенең мал-туарын, йорт-йирен сәламәтлектә дип карый, шуңарга сөенә, чын күңеленнән сөенә, хан хәзрәтләре!

Олуг Мөхәммәд. Башка сәбәбе юкмы?

Мирза Гали. Үзенең ханлыгы корылуына, үз иленә үзе баш булуына сөенә.

Олуг Мөхәммәд. Моны аңларлык гакылы, уе бармы?

Мирза Гали. Гакыл берлә түгел, күңеле берлә, йөрәк берлә аңлый, хан хәзрәтләре!

Олуг Мөхәммәд. Бу – күңелле эш, бераз көтик, синең эшең бик күп. Мирза, үзеңә бер ярдәмче ал.

Мирза Гали. Хан хәзрәтләре, миңа зур бер ышаныч берлә мине шул эшләргә баш иттеңез, минем кулымнан котлау бөтиләренә җавап кына түгел, дәүләтнең бөтен язулары кичә, болар арасында дәүләтнең серләре дә була. Ярдәмчем үзенең ил бурычын, сезнең алдындагы бурычын аңлый алса ярый ла, югыйсә… Мин көн җитмәсә, төн язам.

Олуг Мөхәммәд. Сүзең тугры, мирза, әмма арырсың, кечкенә кәгазьләрне яза торган берсен ал. Сынарсың, тугры кеше чыкса, ышанычыңны киңәйтерсең, дөрес адәм чыкмаса, башкасын алырсың, беләсең, илемез зур, эшемез күп.

Мирза Гали. Боерык сезнең, хан хәзрәтләре, ул чакта мин таныдык-белдекләремнән берсен алыйм.

Олуг Мөхәммәд. Ал, ал, вәзирләр килсә, миңа хәбәр бир! (Хан хатын-кыз ягына чыга.)

Мирза Гали һаман яза. Тынлык. Бераздан йорт тарафы ишегеннән баш вәзир Тимер командан керә. Мирза Гали сикереп торып сәлам бирә.

Тимер. Синең бу котлауларың һаман бетмәдеме, мирза Гали?

Мирза Гали. Яңыдан-яңысы килеп тора.

Тимер. Мин аңламадым моны. Безне үз илемез Сарайдан кудылар. Сарай үзенең олугларына хезмәт иткән үз ханын – чын Чыңгыз баласын куды, монда, чит илдә безне сөя-сөя каршылыйлар, безне котлыйлар. Моның мәгънәсе нәрсә? Мин аңламадым. Син халык берлә катнашасың, бу  – нәрсә бу, бу бер хәйлә генә түгелме? Мин бераз шөбһәләнәм.

Мирза Гали. Халык алдында булган нигъмәтнең кадерен белми, аны югалттымы – кайгырырга тотына. Сарай да сезнең кадереңезне белмәде. Мондагы халык башсызлыктан җәфа чиккәнгә, урыс явыннан җаны өшегәнгә, хан хәзрәтләренең килүен шул башбаштаклыктан, шул баскыннан котылдым дип бәйрәм итеп каршы алды, сөенде, хәйлә-фәлән юк, эчтән килгән бер ышаныч бар. Тагы мондагы халык – бездән бик күп йөз еллар элек үзенең дәүләтен корган, уку-язу белгән, динен-дөньясын юлга салган бер халык. Алар аны югалтканнар, хәзер шул дәүләтне яңыдан кордык дип уйлыйлар, алар тапты да.

Тимер. Безне моннан кумаячаклармы?

Мирза Гали. Эшеңез, кылганыңызга карар. Хан хәзрәтләрен халык чын күңеленнән сөя, аны коткаручы дип карый. Вәзирләр, түрәләр дә тугрылыкта булса, Казан ханлыгы Сарайдан куәтле булачак, халык берлә хөкүмәт арасында берлек булачак.