Сәгадәт Казанда Мариинская дип аталган гимназиядә укый. 1917 елның 7 мартында Казанда «Сәйяр» труппасы куйган «Зөләйха» спектаклен Мәскәүдән кайткан әтисе белән бер ложада утырып карый. 1922 елда әтисе янына чит илгә китә. Берлинда гимназиядә һәм аннан соң университетта укыган чорларда Сәгадәт тә, әтисе дә матди яктан бик авыр хәлдә яшиләр. Каникул вакытыңда Сәгадәт әтисе янына Төркиягә барып йөри. Истәлекләрендә, үзен каникулдан соң Берлинга озатканда: «Әтием үксеп-үксеп елады, – дип яза Сәгадәт. – Минем китү сылтау гына иде, аны елатучы сәбәп өметсезлек тулы тормышыбыз иде».
Г. Исхакый бервакытны илгә кайту мәсьәләсендә элек бергә сөргендә булган иптәше К. Е. Ворошиловка мөрәҗәгать итеп карый. Ләкин, Сәгадәт апа язганча, «Ворошилов бер самими, бер иптәшлек хисе белән: «Тормышыңны саклау өчен тырышырмын, ләкин эш өлкәсе синең өчен ачык түгел», – дип җавап бирә».
Сәгадәт Чагатай тюркология буенча профессор булып җитешә, Әнкара университетында төрек теле укыта, аның ире профессор Таһир Чагатай (1902–1984) шул ук университетта студентларга социология буенча белем бирә.
Сәгадәт Чагатай русча, алманча, инглизчә, французча, төрекчә, латинча, гарәпчә, фарсыча яхшы укый һәм сөйләшә. Ул дөньяның төрле илләрендә фәнни конференцияләрдә катнаша, күп илләрдәге тюркология җәмгыятьләренә әгъза итеп сайлана. Аның үзе исән чакта басылган «Чура батыр» (1935), «Төрек ләһҗәләре үрнәкләре» (1963, I т.), «Казакъча мәтеннәр» (1961) «Төрек ләһҗәләре үрнәкләре» (1972, II т.) һ. б. хезмәтләре бар.
Сәгадәт Чагатай 1988 елда «Айаз – Таһир» («Төркстан – Идел-Урал») вакыфын төзи. 2007 елда Истанбулда шул вакыф тарафыннан «Профессор др. Сәгадәт Чагатайның тәрҗемәи хәле» исемле китап һәм 2008 елда «Профессор др. Сәгадәт Чагатайның басылып чыккан барлык мәкаләләре» дигән ике томлы җыентык нәшер ителә.
Г. Исхакыйның бердәнбер исән баласы Сәгадәт Чагатай-Исхакый 1989 елның 24 июнендә сиксән дүрт яшендә Әнкарада дөнья куя, шул шәһәрдә җирләнә.
Сәгадәт ападан варислар калмый.
Г. Исхакый гомеренең соңгы унбиш елын Төркиядә яши. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Алманиядә калган әсир милләттәшләр Төркиягә күчәргә ярдәм итүен сорап иң беренче Г. Исхакыйга мөрәҗәгать итә. Әдип җиң сызганып әсирләргә беренче ярдәм – посылкалар җибәрүне оештырып йөри. Чит җирләрдә яшәүнең ачысын-төчесен үзе татыган Г. Исхакый, милләттәш әсирләрнең язмышын йөрәгенә якын алып, аларга матди ярдәм оештыру белән генә чикләнми, өзлексез рәвештә аларны Төркиягә китерү буенча эшли. 1948 елның 4 июлендә ул Сәгадәткә: «Кичә… тупланып киләчәк әсирләргә ярдәм эшен юлга куярга карар алдык», – дип хәбәр итә. Дөньякүләм танылган галим Әхмәт Тимергә язган хатында ул: «Безнең 180 якташыбыз бирегә килүчеләрнең исемлегеннән төшереп калдырылган. Аларның хокукларын кайтару эшендә тырышабыз», – ди. Йөзләрчә татар әсирләре Г. Исхакый ярдәме белән Төркиягә килеп урынлаша.
Г. Исхакыйга Ерак Көнчыгыштагы илдәшләре исә Төркия гражданлыгы алуда ярдәм итүен сорап язалар. 1949–1951 елларда Кобеда яшәүче Габбас Мөхәммәдҗанга җавап хатларында әдип аталарча һәм дипломатларча Төркия гражданлыгы алу өчен нәрсәләр эшләргә, кемнәр белән ничек сөйләшергә, хәтта гаризаны ничек язарга кирәклеген дә өйрәтә. Аларның гозерләрен үтәү юлында үзенең нәрсәләр башкарганын тәфсилли. Ә бу тәфсилләр артында никадәр мәшәкать һәм кыенлыклар ята. Истанбулдан Әнкарага барып йөрүләр, хөкүмәт кешеләре белән күрешүләр, дус-ишләрен дә шул юлда ярдәм итүгә тартулар һ. б.
Бу хатлар Г. Исхакыйның, чит мохиттә, тар кысаларда яшәгәндә дә, милләттәшләренең тормышларын мәгънәлерәк итү, җиңеләйтү юлларын эзләшүен, инде үзе ярдәмгә мохтаҗ көннәрдә дә мөһаҗирләр турында кайгыртып, аларга таяныч булып яшәвен күрсәтә.
Г. Исхакый бу хатларда үзенең хәле, сәламәтлеге турында ләм-мим сүз сөйләми. Ә бит ул елларда әдип бик фәкыйрьлектә һәм саулыкка туймыйча яши. Бу хакта ул кызына гына зарлана: утынының бетеп китүе, ә көннәрнең һаман суык торуы, ашказаны авыртуы, «һеморрой» белән интегүе турында яза. Ә шул арада ул Тукай көннәрендә үткәреләчәк «кичәнең репетицияләренә йөрибез» ди. 15 октябрь мәрасименә чыгышлар әзерли. Шул тынгысыз мәшәкатьләр арасында хастаханәгә дә кереп ята.
2011 елда Габбас Мөхәммәдҗанның кызы Рокыя ханым Вафаның безгә әйтүенчә, алар 1953 елда Төркия гражданлыгы алуга ирешкәннәр.
Төркиядә Г. Исхакый тырышлыгы белән юлга салынган тагын бер зур казанышны әйтеп китәргә кирәк. «Айлар, еллар маташа торгач, «Америка авазы» радиосын татарча сөйләтергә карар бирделәр», – ди ул Габбас әфәндегә язган хатында. «Америка авазы» – АКШ хөкүмәтенең чит илләргә тапшырулар алып бара торган радиостанциясе. Вашингтонда 1942 елда нигез салынган радио кырыктан артык телдә «сөйләшә», шул исәптән рус телендә дә (СССРда бу «аваз»ны тыңлау тыела).