Ханбикә. Пәрдә арасыннан гына караңыз. Халык безне түгел, хан хәзрәтләрен көтә.
Алмас солтан. Әни, халыкны кара, меңнәр-меңнәр, төмәннәр! Болар кайдан җыелып җиткән?
Күңел солтан. Урысны җиңүне, гаскәрнең кайтуын бәйрәм итә.
Ханбикә (Гөлбикә). Көне дә нинди матур, яз көне дип белерсең, тәмам бәйрәм көне!
Тышта халык «Саг ул!» дип кычкыра.
Бер сарай хатыны. Бу көннәр – Казан тирәсендәге алма җыю көннәре күп елны шулай матур була. Авылда да инде кыр эше беткән, авылдан-авылга, кардәш-кабиләгә кунакка йөрү башлана…
Икенче бер хатын. Кыз сорау, егет өйләндерү чагы килә.
Ханбикә. Бу ел игеннәр дә уңды, умарталарда бал да бик күп, бал яса да туй ит. Мал-туар да симез, ел – муллык. Өстенә гаскәрләремез урыс дошманны да йөз өсте белән җибәрде. Халык сөенеч эчендә, тиресенә сыя алмый.
Халык (кычкыра). Саг улсын хан хәзрәтләре! Саг улсын шаһзадәләремез! Саг улсын гаскәрләремез!
Ханбикә (Алмас солтанга). Әтиеңә сөйлә – халык чакыра, халык көтә, тиз килсеннәр. Мәхмүд кая, Ягъкуб кая? Хәбәр биреңез!
Караучылар хәбәр бирергә чыгалар.
Ханбикә. Халыкны көттерергә ярамый.
Тышта тавыш куәтләнә. Олуг Мөхәммәд залга чыга, үзе гаскәри киемдә.
Ханбикә. Халыкны кара, халыкны, бөтен дөнья тулган!
Олуг Мөхәммәд. Мәхмүд берлә Ягъкуб кайдалар? (Караучыларга.) Тиз килсеннәр.
Бер караучы чыга.
Олуг Мөхәммәд. Моннан җиде ел гына элек без дошманнарымыз тарафыннан илемездән куылып, урыс кенәзе Василийның мәрхәмәтенә сыгынган идек. Ул да безнең ялваруларымызга карамаенча, безгә тын алырга да ирек бирмәенчә, карлы-бозлы суык көннәрдә безне сыгынган йиремездән куа иде. Бүген шул ук Василий, таҗыннан, тәхетеннән мәхрүм ителеп, безгә әсир төшкән, аяк астымызда җанын коткарыр өчен ялына, ялвара. Тәңренең хөкеменә кара!
Мәхмүд берлә Ягъкуб гаскәр киемнәрендә залга керәләр.
Һичбер вакыт хәзерге көчеңә таянып дустыңа, дошманыңа золым итәргә ярамый. Көч-куәт бүген бар, иртәгә юк, болар барысы да Тәңренең кулында.
Халык кычкыра.
Ханбикә. Халык бик көтә, хан хәзрәтләре, халыкка чыгыңыз!
Олуг Мөхәммәд (угылларына). Икеңез ике тарафымда булыңыз!
Акрын гына балконга таба йөриләр. Хезмәтчеләр балкон ишеген ачалар. Хатыннар пәрдә аркасына тәрәзәләргә җыелалар. Урамда халык бердән тына.
Халык (бераздан). Саг ул, хан хәзрәтләре, саг улсын шаһзадәләремез, саг улсын гаскәрләремез!
Музыка уйный, тавыш музыкага катыша. Бераздан Олуг Мөхәммәд кулы берлә туктарга ишарәт итә. Музыка тора, халык туктый, тына.
Олуг Мөхәммәд. Җәмәгать! Барыңыз да шатлык, сөенеч эчендә бәйрәм итәсез. Итеңез, бу сезнең хакыңыз! Бу сөенеч, бу шатлыкны сезгә, сезнең берлә бергә безгә кем китерде?
Халык (кычкыра). Сез, хан хәзрәтләре, шаһзадәләр, гаскәрләремез! Аягыңыз җиңел булды, хан хәзрәтләре!
Олуг Мөхәммәд. Бу шатлыкны безгә ару-талуны белмәгән батыр гаскәрләремез китерде, бу сөенечне безгә шул авыр сугышта җаннарын кызганмаган шәһидләремез китерде. Бәйрәм корбансыз булмый, бу бәйрәмнең корбаннары шул газиз шәһидләремез булды. Сез, җәмәгать, әтиләреңезне, агаларыңызны, угылларыңызны, мин дә үземнең авыр көннәрдә иптәшләрем, бәкләремне, мирзаларымны, сөйгән якыннарымны югалттым, ил юлында шәһидләр бирдем. Аларның җан-кан корбаннарына каршы Тәңре безгә бу җиңүне насыйп итте, дошманнарыбызны һәлак итте. Шул шатлыклы бәйрәм эчендә газиз шәһидләремезне онытмаңыз, һәркемнең бер сөенеч эчендә бәйрәм иткән чагында ирләрен, угылларын күрмәенчә күз яшьләрен агыза торган шәһидләремезнең аналарын, тол хатыннарны, үксез балаларны хәтереңездән чыгармаңыз, аларның ил өчен биргән корбаннарының кадерен онытмаңыз. Бу бәйрәмнәрне үткәргәндә элеккеге кара көннәрне, куркулы төннәрне дә хәтереңездән озак тотмаңыз. Ул кайгылар, ул куркуларны мәңгегә илемездән озак тотар өчен һәрвакыт җан-кан фидакярлеге кирәк икәнен онытмаңыз. Саг улыңыз, ил, йорт саг улсын! Казан ханлыгы көчле, куәтле булып мәңгегә дошманнарына курку салып яшәсен!
Халык. Саг улыгыз, саг!
Музыка башлана. Олуг Мөхәммәд, шаһзадәләр залга керәләр. Халык тавышы. Музыка акрын-акрын озаклаша. Олуг Мөхәммәд вә шаһзадәләрне ханбикә, кызлары, сарай хатыннары чолгап алалар.
Гөлбикә (Олуг Мөхәммәдкә). Нинди зур бәхеткә ирештек!
Олуг Мөхәммәд. Бәхетемез озын сөрсен, шөкранәсен кылыңыз!
Гөлбикә. Мең-мең шөкер. Тәңре илемезне яудан сакласын!
Олуг Мөхәммәд. Монда хәзер вәзирләр, гаскәрләр килерләр.