Вәзирләр. Тугры, тугры!
Олуг Мөхәммәд (Мәхмүдкә). Синеңчә, угылым?
Мәхмүд. Мин урыс илен аерым бер ил дип танымаенча, аны чуваш иле кебек дәүләтемезнең бер өлеше итү ягындамын. (Ягъкубка.) Син ни фикердәсең?
Ягъкуб. Мин әтием ничек тиешле күрсә, шулай булсын дигән уйдамын.
Олуг Мөхәммәд. Сәед хәзрәтләре, сез?
Сәед Җәлил. Бу кара йөрәк бик курыккан, ни дисәк, шуны кабул итәргә хәзер, боярлары берлә бергә мөселман булсын!
Вәзирләр «Юк, юк!» дигән кебек башларын селкәләр.
Мәхмүд. Без урыслар кулына төшсәк, болар шул чукыну, чукындырудан башлаячаклар. Ник без аны эшли алмыймыз, мин аңламыйм?
Олуг Мөхәммәд. Без, угылым, дөнья падишаһлыгы корган Чыңгызның балалары, безгә дустның, дошманның диненә катышу ваклык, без аннан өстен, безнең динемез дә көчләп мөселман итүгә каршы, бабаларымызның ясасы да, йоласы да кемнең булса да күңел эшенә, Тәңре берлә бәндә арасында гына була торган эшләргә катышудан тыя. Урысларга карама, алар укусы-язусы юк бер урман халкы, аларда әхлак эшләнмәгән. Үзеңнән түбәннән һичбер вакыт үрнәк алырга ярамый.
Сәед Җәлил. Бусы тугры, хан хәзрәтләре, әмма шул урыс иле мөселманлыкка чыкса, безнең илемез генә түгел, Кырымы да, Сарае дә бер тынычлыкка кавышыр иде.
Вәзирләрдән берсе. Сүзеңез тугры, әмма күңел дә тели, дәрт бар, дәрман юк.
Тимер. Хан хәзрәтләре! Кыйналган эт хуҗасыннан куркучан була, Василий җелегенә үтәрлек кыйналды, инде сезнең бер күз карашыңыздан коты очачак. Сөйләдекемез шартларны кабул итсә, Василийны олуг кенәз ясыйк, урыс эшен бетерик, гаскәрләрне дә өйләренә таратыйк, ил-көн тынычлык сизсен.
Олуг Мөхәммәд. Тугры!
Вәзирләр дә. Тугры, тугры!
Олуг Мөхәммәд (мирза Галигә). Василийны бөтен боярлары берлә бергә монда китерсеннәр.
Мирза Гали торып, ишектәге угланга сөйли, ул чыгып китә.
(Мирза Галигә.) Син шул сөйләнгән сүзләрне язып кәгазь хәзерлә, Василийдан шуңарга кул куйдырырмыз.
Урамнан халык тавышы килә. Ишектән углан керә.
Углан. Хан хәзрәтләре! Гаскәрләремезнең дошманны җиңеп кайтуы берлә хан хәзрәтләрен котлар өчен шәһәр башы, кәрван башы, халык аксакалы, чуваш, чирмеш олуглары килгәннәр, рөхсәт сорыйлар. (Олуг Мөхәммәдкә, вәзирләргә карый.)
Вәзирләр. Кабул итеңез, хан хәзрәтләре, Василийны китергәнче шактый вакыт бар әле.
Олуг Мөхәммәд. Мирза Гали язуыннан аерылмасын. (Галим бәккә.) Сез кунакларны каршы алыңыз!
Мирза Гали бер почмакка китеп язуын яза. Галим бәк ишек төбенә китә.
Керсеннәр!
Нәүбәтче углан ишекне ача. Башта голямалар утызлап кеше берсе аркасыннан берсе кереп, иелеп сәлам бирәләр, ишек янында басып торалар.
Хуш килдеңез, түргә узыңыз!
Галим бәк йирләр күрсәтә, ханнар мәҗлесенә якынрак килеп басалар.
Араларыннан шәһәр башы. Хан хәзрәтләре, шаһзадәләр, гаскәр башлыклары! Шәһәрнең бөтен халкы гаскәремезнең урыс дошманны җиңеп кайтуын бәйрәм итә. Казан арты авыл халкы шәһәрнең бөтен урамын тутырганнар. Бөтен ил-көн гомерендә беренче мәртәбә күргән шул зур җиңүнең шатлыгы, сөенече эчендә. Казанның шул олыгаюына, илемезнең шул баюына, тынычлыгына, дәүләтемезнең шул ныгуына сезләр – хан хәзрәтләре вә шаһзадәләр, вәзирләр, гаскәрләремез сәбәп булдыңыз. Шул олуг көннең сагынмалыгы итеп сезгә, хан хәзрәтләре, Казан халкы бабаларымыз тарафыннан шул мөкатдәс Коръәнне бүләк итте, кабул итеп алуыңызны үтенәбез!
Олуг кулда кын эчендә ефәк букчадагы Коръәнне ханга суза. Хан Коръәнне үбеп, аны башына куеп ала.
Олуг Мөхәммәд. Рәхмәт, бөтен халыкка рәхмәтемне сөйләңез!
Халык сүзчесе (алга чыгып). Шаһзадә Мәхмүд, шаһзадә Ягъкуб! Казан халкы халкымызның йөзен көлдергән шул батырлыгыңызның бер ядкяре булсын дип, иске Болгар ханнарымыздан калган шул кылычны шаһзадә Мәхмүд, шул хәнҗәрне шаһзадә Ягъкуб хәзрәтләренә түбәнчелек берлә бирергә миңа кушты. Шул кечкенә бүләгемезне зур итеп алуыңызны үтенәм!
Иелеп, икесенә дә бирә. Шаһзадәләр берәм-берәм алалар, баш иеп рәхмәт укыйлар.
Килгән голямадан берсе (алга чыгып). Илемезнең тынычлык, муллык эчендә яшәве гаскәрләремезнең батырлыгы, вәзирләремезнең тугры хезмәт итүләре аркасында килгән Тәңренең зур нигъмәте икәнен һәммәсе беләләр вә барыңызга да рәхмәтләрен укыйлар. Тәңре Тәгалә һәммәңезгә озын вә тыныч гомер бирсен, саг булыңыз!
Олуг Мөхәммәд. Утырышыңыз!
Галим бәк. Менә монда, менә монда! (Барысын да утырта.)
Олуг Мөхәммәд. Бу бәйрәм – бездән артык илемезнең, халкымызның бәйрәме. Бу җиңүләремез халкымызның угыллары – гаскәремезнең җиңүе. Без халкыбызның изге теләкләрен тугры юлдан йөртергә генә тырышамыз, бу эштә миннән артык вәзирләрем, түрәләрем, гаскәрләрем эш күрәләр. Шәһәр халкының миңа сагынмалык итеп биргән шул Коръән Шәрифне сөенә-сөенә алдым, шул Коръән Шәриф хөкеме берлә ханлык сөрергә Тәңре ярдәм итсен! Һәммәңезгә рәхмәт!