Выбрать главу

Боярлар (сәҗдәгә китеп). Олуг хан, безне кичер!

Олуг Мөхәммәд. Сине кичереп, ярлыгымызны биреп, икенче кат Мәскәү тәхетенә чыгарсак, вакыты килгәндә тагы гаскәр җыеп, безнең илемезгә тагы сугыш ачачак, тагы кан түгәчәкмесең?

Василий (муеныннан крестын чыгарып, шуны үбеп). Крестымны үбеп ант итәм, хан хәзрәтләре, сезнең бөтен фәрманнарыңызны тотачакмын вә сезгә каршы килмәячәкмен!

Боярлар. Без дә ант итәмез, хан хәзрәтләре, ни боерсаңыз – кабул!

Олуг Мөхәммәд. Син, Василий, сез, боярлар, бабаларымыз заманасындагы кебек урыс иленең олуг ханы итеп Казан ханлыгын кабул итәсезме?

Боярлар (алдан). Кабул!

Василий да (уйланып). Кабул.

Олуг Мөхәммәд. Бабаларымыз заманасындагы кебек безгә ясак түләүне кабул итәсезме?

Боярлар. Кабул, кабул!

Василий да. Кабул.

Олуг Мөхәммәд. Илемезгә каршы баскын итмәскә, дустымыз берлә дус, дошманыбыз берлә дошман булуны кабул итәсезме?

Боярлар. Кабул, кабул!

Василий. Кабул.

Олуг Мөхәммәд (вәзирләргә, шаһзадәләргә). Сез ни дисез бу эшкә?

Тимер. Хан хәзрәтләре, Василий үзенең биргән падишаһлык сүзе берлә балалар уйный торган ашык кебек уйнады, тагы шундый уеннар уйный башласа, хан хәзрәтләренең ярлыгын алыр-алмас Мәскәү тәхетеннән үзе җиңелүгә ант итсен вә боярлар да шул сүзгә танык булсын!

Василий. Кабул!

Боярлар. Кабул!

Олуг Мөхәммәд (мирза Галигә). Килешү кәгазен хәзерләдеңме?

Мирза Гали. Хәзер, хан хәзрәтләре!

Олуг Мөхәммәд. Укы! (Василийга, боярларга.) Яхшы тыңлаңыз!

Мирза Гали. «Ханнарның ханы вә хан баласы вә хан тәхетендә ханлык итүче Олуг Мөхәммәд хан хәзрәтләренең Сарай шәһәрендә миңа биргән ярлыгы берлә урыс иленең олуг кенәзлегенә мендерелгән вә Мәскәү тәхетенә утыртылган Василий, Тәңремне танык итеп биргән сүзләремне тотмавым, олуг ханга вә аның йортына, гаскәрләренә каршы баш калдырган өчен, Тәңренең хөкеме берлә хан хәзрәтләренә әсир төштем. Мәскәү олуг кенәзлегемне югалттым. Олуг ханның мәрхәмәте берлә яңадан урыс иленең таҗы, тәхете миңа кайтарылса, Мәскәүнең хәзинәсен хан хәзрәтенең ихтыярына бирергә, һәр нә боерса, олуг ханның боерыгын тутырырга, Казан иленә баскын итмәскә, яу җибәрмәскә, бабаларымыз вакытындагы кебек Сарайга түләгән ясагымызны Казан ханлыгына түләргә, хан хәзрәтенең илчесенә ханнарга күрсәткән сый-хөрмәтне күрсәтергә, хан хәзрәтләре тарафыннан урыс иленә куелган бөтен татар түрәләренең эшләренә каршы килмәскә, Казан иленең дусты берлә дус, дошманы берлә дошман булырга, Казан иле сатучысы-алучысының урыс иленең һәр почмагында тамгасыз сату-алу итүенә киртә куймаска, ике ил арасындагы күршелекне дустлык нигезендә алып барырга Тәңре исеме берлә ант итәм вә кулымны куям». (Мирза Гали туктый).

Мөхәммәд. Кабулмы?

Василий. Кабул, хан хәзрәтләре!

Боярлар. Кабул, кабул!

Василий. Бер сүзем генә бар, хан хәзрәтләре! Мәскәү хәзинәсе хан хәзрәтләренең ихтыярына бирелер, диелгән. Мәскәү хәзинәсе сугышта да беткән хәлдә иде, аннан соң Мәскәү янды, анда башбаштаклык башланды, хәзинәдә хәзер ни калды – билгесе юк. Анда берни булмаса, йә бик аз булса, тагы Василий сүзен тотмады дияргә юл ачар. Шуңарга күрә, шул сүзне чикләп язылса, хәзинәдә алтын-көмеш булмаса да, халыктан туплап бирер идек. Мин, хан хәзрәтләре, сезнең мәрхәмәтеңездән шуны сорыйм!

Олуг Мөхәммәд вәзирләргә карый.

Галим бәк. Василийның сүзе тугры, без бу акчага бер үлчәү куйыйк.

Тимер. Ярты миллион алтын.

Василий. Боерык сезнең, хан хәзрәтләре, ул чикле алтынны урыс иленнән ун елда да җыеп ала алмамыз. Безнең халык сезнеке кебек сатучы-алучы түгел, беләсез, игенче, аучы.

Алтын бәк. Ике йөз алтын, диик, хан хәзрәтләре!

Вәзирләр. Тугры, тугры!

Олуг Мөхәммәд (Василийга). Ике йөз алтын, кабулмы?

Боярлар. Кабул, кабул!

Василий. Бу да безнең илгә бик зур акча, табарга тырышырмыз, кабул.

Олуг Мөхәммәд. Бу килешүдәге бөтен сүзләрне аңлап, тыңлап, кабул итәсезме?

Василий. Кабул!

Боярлар. Кабул!

Олуг Мөхәммәд. Кул куеңыз!

Василий акрын гына мирза Гали өстәле янына килә. Ханның итәген үбә. Калтыранган кулы берлә кәгазьгә авыр-авыр кул куя, аның аркасыннан боярлар берсе аркылы берсе бармакларын басалар. Мирза Гали һәрбер бармак иясенең исемен яза, алардан соң вәзирләр, гаскәрләр кулларын куялар. Мирза Гали хан хәзрәтләренең мөһерен китерә. Хан кулын куя вә мөһерен баса.

Олуг Мөхәммәд (аякка калка). Бу сәгатьтән башлап Мәскәү кенәзлеге берлә Казан ханлыгы арасында сугыш бетте, килешү булды. Василий Казан ханлыгының бөтен теләкләрен эшкә ашырырга сүз биреп, яңадан Мәскәү олуг кенәзе ярлыгын алды вә янындагы боярлары берлә бергә азат ителде.