76 бит.
«Фәзаилешшөһүр» – «Айларның хасиятләре»; дини-әхлакый хикәяләрдән торган китап. Авторы – Җамалетдин Бикташи (? – 1873). Беренче тапкыр 1854 елда Казан университеты типографиясендә басылып чыга; 1856, 1874, 1876 елларда кабаттан басыла. Китап Нәҗип Исмәгыйлев эшкәртүендә Казанда «Иман» мәркәзе нәшриятында 1994 елда кабат дөнья күрде.
78 бит.
…фәкыйрьләрне тәрбия кылыр өчен җәмгыятьләр ачтылар. Аларга акча күбәйтер өчен әдәбият ахшамнары, театрлар уйный башладылар. – Казандагы җәмгыяте хәйрия (рәисе – Заһид Шамил) файдасына рус театрында махсус татар тамашачысы өчен беренче театр кичәсе 1901 елның 27 гыйнварында ук үткәрелә. Сәхнәдә А. Островскийның «Бүреләр һәм сарыклар» комедиясе белән Шмитгофның «Сихерле вальс» водевиле уйнала (Мәхмүтов Һ. Татар театрының барлыкка килүе // Октябрьгә кадәрге татар театры. – Казан. – 1988. – 28 б.).
Казаннан Оренбургка, Оренбургтан Троиски, Орски, Самара, Әстерхан вә башка мөселман шәһәрләренә йөри торган театр компаниясе дә барлыкка килде. – Язучының 1902 елда ук киләчәккә фараз рәвешендә әйтелгән бу сүзләре 1906–1907 елларда тормышка аша. Татар театрының рәсми рәвештә дөньяга чыгуы Г. Исхакыйның «Өч хатын белән тормыш» (Уфа. – 1906. – 21 апрель) спектакленнән башланып, «Сәйяр», «Нур», «Ширкәт» профессиональ труппалары шул ук һәм башка бик күп спектакльләрне Петербург, Мәскәү, Идел буе, Урал, Урта Азия һ. б. төбәкләрдә күрсәтеп йөри.
79 бит.
Ниһаятендә, гәзитә сорый да башладылар. – 1894–1895 елларда Казан Татар укытучылар мәктәбе инспекторы Ш. Әхмәрев, Матбугат эшләре буенча баш идарәгә ике тапкыр мөрәҗәгать итеп, «Казан» гәзитәсен чыгарырга рөхсәт сорый. Үтенече кире кагыла. Эчке эшләр министрлыгына, Казан губернаторына, Матбугат эшләре буенча Баш идарәгә, С.-Петербургның цензура Комитетына, туган телләрендә вакытлы матбугат басмалары ачарга сорап, татарлардан дистәләгән үтенеч кәгазьләре юллана. Үтенечләр кире кагыла. 1903 елда Һ. Максуди белән И. Терегулов татар һәм рус телләрендә «Йолдыз» гәзитәсе ачарга омтылыш ясыйлар. Алар 1904 елда Баш идарә алдында «Казан» гәзитәсе чыгару мәсьәләсен дә кузгаталар. Чиновниклар өстәлендә «Әлгасрелҗәдид» журналын чыгару турындагы үтенеч тә ята.
Казан губернаторы бер рәсми документта менә болай дип белдергән: «Русиядә татар мәдәниятенең һәм инде бигрәк тә мөселман мәдәниятенең юклыгын һәм булырга да тиеш түгеллеген урыс хөкүмәте ачыктан-ачык белдерергә тиеш» (Әмирхан Р. Революциягә кадәрге милли матбугатымыз // Татарстан. – 1997. – № 10).
Алат юлыннан килгән… – Алат юлы – Казан ханлыгы чорында Казан шәһәреннән хәзерге Биектау районына кергән Алат авылы аша төньякка таба үтә торган юл. Бу урында «авылдан килгән» дип аңларга мөмкин.
Казанда «Кабан» исемендә… гәзитә… – Г. Исхакый хыялланып көткән беренче татар гәзитәсе – «Казан мөхбире» исемендә 1905 елның 29 октябрендә чыга башлый.
Озак үтмәде, шуннан әллә кайдан бер шәкерт чыкты да «агай-энене» бик көлеп яза башлады. – Г. Исхакыйның бу фаразы Уральскида Г. Тукай чыгарган «Уклар» журналына туры килә (июнь 1906 – ноябрь 1906, барлыгы 6 сан чыккан).
«Игенче вә һөнәр» – хыялый гәзитә.
80 бит.
…тел мәсьәләсе берлән дә бөтен дөньяны тутырганнар иде. – Язучының бу фаразы 1905 елда ук тормышка аша башлый.
1905 елның 2(15) сентябрендә С.-Петербургта татар телендә беренче гәзитә «Нур» чыга башлый. Гәзитәнең мөхәррире Гатаулла Баязитов «Нур»ның беренче санында ук укучыларына: «Нинди телдә языйк?» – дип мөрәҗәгать итә, «Тел» ярышына чакыра. Нәрсә ул әдәби тел? Милли гәзитәләрне, китапларны ничек язарга: гарәп, фарсы сүзләрен катыштырган иске татар телендәме, әллә җәдитчә – госманлы төрекләр сөйләгәнчәме яки гавам телендәме? кебек сораулар куя. «Тел бәхәсе»нә катнашкан кешеләр арасында Г. Исхакыйның җавабы аерылып тора. Берәүләр, татарның әдәби теле итеп иске татар телен алырга, икенчеләре Русиядәге бөтен төрки халыклар аңлый торган тел табарга кирәк дисәләр, Г. Исхакый: «Һәр халык үз сөйләм телендә язарга тиеш», – ди. Ул әдәби тел, гавам теле дип бүлеп карауга каршы чыга. «Әдәби тел»не – үз телемез, димен. Үземез сөйли торган телдә язарга тиеш, димен. Һәм язамын. Минем мәсләкемдә язылган китаплар һәрвакыт халык арасында күп таралып, күп укылачак вә халыкка күп файда китерәчәктер» (Исхакый Г. Тел // Нур. – 1905. – № 8).
«Тел бәхәсе» 1910–1911 елларда «Шура» журналында да дәвам итә һәм бу бәхәсләрдә җитмешләп кеше катнаша.
82 бит.
Диҗлә – Тигр елгасы.
83 бит.
Гариф Минкин – ХIХ гасырның ахырларында татар музыкасын фонографта язу белән шөгыльләнгән шәхес. Аның турында композитор Солтан Габәшинең истәлеге мәгълүм: «Безнең белгәннәрдән 1905 елга кадәр музыка мастеры Гариф Минкин татар музыкасы дөньясында эшләп килгән. Музыка уйнау яки җырлау гына түгел, бәлки аны тыңлау да хәрам һәм иң зур гөнаһ дип шаулап йөргән бер заманда бу кеше музыка ящикләре өчен калайдан көйләр кисеп тараткан һәм шул юл белән татар музыкасының машинада гына булса да саклануына хезмәт иткән. Аннан соң Гариф Минкинда өйрәнчек булып хезмәт иткән Гыйлаҗетдин Сәйфуллин аның урынын тоткан, бу кеше дә үз эшендә бик зур роль уйнаган.