Без белә башлаган заманда кайсы гына шәһәргә барсак та, татарлар арасында музыка ящигы белән өстенә «мастер Гыйлаҗетдин Сәйфуллин» дип язылган тәлинкәләрне очратырга була иде» (Габәши С. Татар сәхнәсендә музыка // Татар театры. – Казан, 1926. –102– 103 б.).
«Сакмар суы», «Тәфкилев», «Әллүки» – борынгы татар халык көйләре.
«Казан алган көй» – «Казан көе», «Кала алынган көй» дигән исемнәр белән дә йөргән татар көе.
Махсус әдәбиятта бу көйне «Казан бәете» исемле бәет белән бәйлиләр. Г. Рәхим, мәсәлән, бәетләр бер вакыйгага махсус көй белән чыгарылып, вакыйга онытылгач, җырга әйләнеп китәләр, ди (Халык әдәбиятымызга бер караш. – Казан. – 1915. – 74 б.). К. Насыйри, бу бәет «кадимнән ишетелә килгән, языла килгәндер», – дип яза (Каюм Насыйриның моңарчы басылмаган әсәрләре. – Казан. – 1925. – 14 б.). «Казан бәете» көен 1897 елда Уфа губернасы Бәләбәй өязе Курчеево авылында Н. Ф. Катанов та ишеткән. «Казанның руслар тарафыннан алынуы турындагы җырның көен миңа керәшен татарлары – берсе скрипкәдә, икенчесе гөсләдә уйнады. Ә сүзләрен беркем дә белми иде» (Исторические песни казанских татар. – Казань. – 1899. – С. 5). А. Ключарёв «Казан көе» хакында: «XIX гасыр урталарына карый торган иске көй, «Порт-Артур» дигән өстәмә исеме дә бар; «Порт-Артур» буларак башкарылганда 1904–1905 еллардагы рус-япон сугышы белән бәйле рәвештә үз текстына җырлана, – ди һәм көйнең сүзләрен бирә:
Кышкар мәдрәсәсе шәкерте Гасыйм Лотфи мәдрәсәдә «күңел ачу» кичәләрен тасвирлаганда бер сабакташы турында: «Ул, гадәттә, «Казан алынган көй»гә бии:
дип салмак кына җырлап, ун пар йодрык барабан кага башлагач, Мансурыбыз ике бөеренә таянып, башын кырынайтып мәйдан тирәли йөзеп китә», – дип яза (Мәдрәсәдә китап киштәсе. – Казан. – 1992. – 164 б.).
Галим Җәмил Зәйнуллин «Казан алынган көй»нең «Фаҗигаи Казан» дип исемләнгән вариантын (сүзләре белән бергә) Татарстанның Чирмешән районының Иске Кади авылында язып алган. Анда шундый юллар бар:
Әсәрнең «Ханымнар, калкыгыз!» исемле вариантын фольклорчы галим Риф Мөхәммәтҗанов «Шәһри Казан» гәзитәсендә бастырып чыгарды.
85 бит.
«Башмак шәриф» – уртада Мөхәммәд пәйгамбәрнең алты башмагы һәм кырыйда аның хасиятләре язылган шәмаил. Кырыенда шулай ук пәйгамбәрнең 500 сәхабәсенең исемнәре дә тезелгән. Беренче басмасы 1878 елда Казан университеты типографиясендә чыккан, икенчесе 1901 елда Казанда, борадәр Кәримовлар типографиясендә дөнья күргән.
«Гасаи мөбарәк» («Хөрмәтле таяк») – Алла тарафыннан Муса пәйгамбәргә бирелгән тылсымлы таяк сурәте ясалган һәм текст язылган шәмаил.
«Комган» – нечкә билле кувшин рәвешендәрәк ясалган, уртасына нинди дә булса сүзләр язылган шәмаил; мәсәлән: «Йа хафиз!» («Сакла!») сүзе.
92 бит.
Гәзитәләремез бетте. Иң әүвәл илле сәнә дәвам иткәннән соң, «Тәрҗеман» гәзитәсе беткән иде. – «Тәрҗеман» гәзитәсе барлыгы утыз биш ел дәвамында чыга. Гәзитә 1918 елда Совет хөкүмәтенең мәгълүм декреты белән чыгудан туктый.
93 бит.
Исмәгыйль бәк хакында китаплар, рәсемнәр, тәрҗемәи хәлләр болгарлар арасында кулдан-кулга гына йөрсә дә… – Исмәгыйль Мостафа улы Гаспралы (1851–1914) – җәмәгать эшлеклесе, педагог, нашир һәм әдип.
1908–1914 еллар арасында «Гасыр» һәм «Васыйтә» нәшриятлары тарафыннан күренекле татар әдипләре, мәдәният әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләренең (мәсәлән, Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Камал, Һ. Атласи, Г. Исхакый, Һ. Максуди һ. б.) фоторәсемнәре «ачык хат» (открытка) рәвешендә киң тарала. И. Гаспралының рәсемнәре исә, гәзитә-журналлардагы күпсанлы репродукцияләрдән тыш, ике-өч мәртәбә шулай аерым басыла.
«Кабан», «Хәзәр» гәзитәләре – автор хыялы белән чыгачак имеш дигән гәзитләргә бирелгән исем. Кабан Казан шәһәренә ишарә итсә, Хәзәр – Каспий диңгезенең төркичә борынгы исеме иде (хәзер азәрбайҗан телендә сакланган).