Архивта Әхмәт бай Хөсәенев васыятьнамәсе саклана. Анда, егерме алты мәчет каршындагы мәктәп-мәдрәсәләргә (документта «школа» диелгән) пособие биреп барырга, диелә. Алар арасында Апанай мәктәбе, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе каршындагы мәктәп, «Мәрҗани» мәхәлләсе мәктәбе, Яңа бистәнең 4, 5, 6 нчы мәхәлләләре мәктәбе, Суконныйдагы Җәмгыяте хәйрия мәктәбе, шулай ук Казанбаш, Курса, Сулабаш, Оры, Борондык, Ишем, Күгәрчен, Туктар, Симет, Чокай, Казаклар, Укмасый, Шәле, Күн һ. б. мәхәлләләр мәктәпләре бар (ТМА. – 420 ф. – 1 тасв. – 172 эш. – 7 к.).
Г. Исхакыйның «Тәрҗемәи хәлем»ендә түбәндәге юлларны укыйбыз: «Хөсәения» мәдрәсәсенең коручысы һәм дә акчасына йөз илле шәкерт тәрбияләгән һәм укыткан Әхмәт бай Хөсәеневнең васыятьнамәсен раслау комиссиясенә әгъза булдым (әгъзалар – мәдрәсә мөдире Гайсә мирза Еникеев, дин мөгаллиме Габдерәшид карый һәм мин идем). Ул елда ярым миллион рублялык бу васыятьнамәне Оренбург җитәкчеләре алдында расладык. Бу эшләрдән шәхси мәнфәгатем (әгәр дә бу шәхси булса) үзем туган Яуширмә авылының мәктәп мөгаллименә елда йөз егерме лира хезмәт хакы һәм укучыларына бушлай дәрес китаплары бирүне васыятьнамәгә керттердем». 1903 елда төзелгән шул васыятьнамә нигезендә Яуширмә мәктәбенә елына 120 сум акча килеп тора. Бу турыда сөргеннән качып китеп Петербургта яши торган Г. Исхакыйга Яуширмәдән Мөхәммәдвафа Мәхмүтов (Г. Исхакыйның сеңлесе Гайнелмәрзиянең ире) 1911 елның декабрендә язган хатында хәбәр итә (ТМА. – 199 ф. – 1 тасв. – 872 эш. – 151 к.).
Оренбургта «яңы мәдрәсә» дип ачып… – Хөсәеневләр 1889 елда Оренбургта «Хөсәения» мәдрәсәсен салдыралар. Г. Исхакый 1902 елда Казанда Татар укытучылар мәктәбен тәмамлаганнан соң, «Хөсәения» мәдрәсәсенә укытырга чакырыла. «Тәрҗемәи хәлем»дә әдип үзе болай ди: «Ул вакытта мин Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсенә фән мөгаллиме буларак килгән идем. Мәдрәсәдә бер-ике атнадан соң дәресләр башланды, һәм мөгаллимнәр дәресләрне үзләренә бүлеп алып, калганнарын миңа бирделәр. Бөтен сыйныфларда хисап, һәндәсә, гомуми тарих, табигать, әдәбият дәресләре – һәммәсе миңа эләкте. Башка мөгаллимнәрнең дәресләре көн дә өч, бик күп булса, дүрт сәгать булса һәм атнаның бер көне буш булса, миңа атнаның бөтен көннәренә алтышар сәгать дәрес туры килә һәм бөтен көннәрем иртәдән ахшамга кадәр мәдрәсәдә мәшгуль иде (өйләгә кадәр дүрт, өйләдән соң ике дәресем бар иде). Моннан башка атнаның ике көнендә нәүбәтче буларак, кичләрен дә мәдрәсәдә калмакта идем. Бу програм гына аз кеби, әүвәлге мәдрәсәнең бер почмагына өелгән китапханәне тәртипкә салып кулыма алдым һәм югары сыйныф укучылары белән әдәбият институты ысулында эшли башладым».
Заманы өчен алдынгы дип саналган «Хөсәения» мәдрәсәсендәге укыту тәртибе, дәреслекләр, мөгаллимнәрнең белем дәрәҗәсе Г. Исхакыйны канәгатьләндерми. Әдип килгәндә мәдрәсә шәкерте булган Сәгыйть Рәмиев түбәндәгеләрне яза: «Шушы кадәр монтазам бер мәдрәсәмезне яратмыйча гаҗәпкә калган Гаяз әфәндегә без дә гаҗәпкә калдык… Теше-тырнагы белән тотынып, Гаяз әфәнде мәдрәсәмезне исляхка кереште: иң әүвәл мәдрәсәмезнең көтепханәсеннән тотынды. Шкаф-шкаф тулып яткан «китап»ларны идәнгә актарып ташладык та араларыннан китап эзли башлады. «Хөснелмәшариб», «Атали галәл изһар», «Тәҗвиде Карабаш», «Әбнаи бәни бәшәр» китапларыннан башка бер китап та таба алмагач: «Ни укыйсыз сез?» – диде. «Ә?» дидек тә, башка сүз әйтә алмадык. «Әй, мескеннәр, кашки татар булып тумаган булсагызчы!» – диде дә ул да башка сүз әйтә алмады. Тик шул китапларны рәте-рәте белән нумирладык та, яңадан шкафка салып бикләп, ачкычын Гаяз әфәнде хәзрәткәме, әллә кемгә бирде дә куйды… Шуннан соң Гаяз әфәнде шәкертләрне укытырга башлап, әллә никадәр яңа фәннәр, әллә никадәр яңа китаплар укытты. Атнакич саен әдәбият ахшамнары ясап, мәдрәсәгә әллә никадәр рух кергезде. Шәкертләрдә кешелек хисен уяндырды, барысының да мәхәббәтен үзенә җәлеп итте (Рәмиев С., Хөсәенев Г. Мөхәммәдгаяз әфәнде (кереш мәкалә) // Зиндан. – Ка-зан. – 1907. – 10 б.).
«Инкыйраз»ында байтак юллар багышлаган «Хөсәения» мәдрәсәсе проблемалары, андагы шәкертләр язмышы Г. Исхакыйны озак еллар буе борчыган. Ул матбугатта бу мәдрәсә хакында шактый кискен мәкаләләр белән чыга. «Вакыт» гәзитәсендә Хөсәеневләр мәдрәсәсенең тәфсилле программасы басылу уңае белән ул болай дип яза: «Хөсәеневләр» мәдрәсәсе безнең татар мәдрәсәләре арасында тышкы низам-интизам җәһәтеннән беренче мәдрәсәдер. Анда шәкертләр партада утырган кебек, мөгаллимнәр дә вазыйфалар алып укыталар. Дәрес программасына караганда бик күп фәннәр дә укыла. Ләкин 15 ел дәвамында… башка мәдрәсәләргә караганда әллә никадәр артык расхут тотылса да, моның «парәсе» һаман шул иске мәдрәсәләр «файдасыннан» бик аз артты. Мәдрәсәнең шул хәлдә торуының сәбәбе, безнеңчә, анда мөгаллимнәр юклыгы, анда тәрбиячеләр юклыгыдыр. …Мәдрәсә эше берлән сату итү эше бөтенләй бер-берсенә тирес нәрсәләр булганга, Әхмәт байның, Мәхмүт байның мәдрәсәнең эчендә бер тиенлек тә эше булмаенча, фәкать һәйәте мөгаллимин берлән шәкертләрнең зур сыйныфларының вәкилләренең ихтыярында булырга тиеш. Шәкертләргә кеше күзе белән карап, кеше булырга кирәкле фәннәр генә укытылырга тиеш… Кыскасы, мәдрәсәгә яхшы белем бирә торган, замананың әһәмиятен аңлый торган мөгаллимнәр китереп, мәдрәсәдәге полицейски идарәсен тәмам итеп, шәкертләр белән мөгаллим арасындагы мөнәсәбәт дустлык, ригаягә генә бина кылынырга тиеш. Шулай булганда мәдрәсә, шөбһәсез, тәрәкъкый итәчәк, шөбһәсез, шәкертләр тәмам кеше булып чыгачаклар» (Чыңгыз. Оренбургтагы Хөсәеневләр мәдрәсәсе // Таң йолдызы. – 1906. – 10 август).