Г. Исхакыйның тагын бер мәкаләсеннән өзек:
«Хөсәеневләр мәдрәсәсе башка мәдрәсәләр кебек акчасыз-нисез булмаганга, әлбәттә, бу программаны мәйданга чыгарыр өчен акча ягыннан кимчелек булмаячактыр. Шәкертләр элгәреге кебек черегән итләр, сасыган өйрәләр ашап торганда, чынаяк, стакан урынына касәләрдән чәй эчкәндә аның еллык 13 – 14 меңлек доходы артып та калу ихтималы бар.
Әмма эшнең иң авыры мөгаллимнәрдәдер. Андагы мөгаллимнәрне белгәнгә, ул программаны мәйданга чыгарырлык, шундагы шәкертләрне укытырлык мөгаллимнәребез Хөсәенев мәдрәсәсенең хәзерге һәйәте идарәсендә юк дип беләбез (Япанчы. Хөсәеневләр мәдрәсәсе // Таң йолдызы. – 1906. – 20 сентябрь).
Г. Исхакый салган оеткы «Хөсәения» шәкертләренә тәэсир итми калмый, әлбәттә. Казандагы исляхчылар хәрәкәте тәэсире дә, соңлабрак булса да, Оренбургка барып җитә. 1908 елда «Хөсәения» мәдрәсәсе шәкертләре баш күтәрәләр, байтак шәкерт авылларына, туган җирләренә кайтып китә.
Бу вакыйга турында Г. Тукай үзенең «Чыбыксыз телеграм хәбәрләре»ндә болай яза: «Мәдрәсәи «Хөсәения»гә яхшы мөгаллимнәр китерелә дип реклама таратылып, акчалар җыелган булса да, көз көне саный башлагач, чебешләрнең саны чыкмады. Бәгъзе фәннәрне укытырга мөгаллимнәр булмадыкыннан 33 шәкерт, биргән акчаларыны кайтарып алып, мәдрәсәне ташлап качтылар. Мәдрәсә авыруы быел Оренбургка күчкән икән» (Яшен. – 1908. – 20 сентябрь). Монда телгә алынган 33 шәкерт Татарстанның хәзерге Әгерҗе районына кергән «Иж-Буби» мәдрәсәсенә китә.
117 бит.
Кәрван-сарай мәсҗеде һәм Кәрван-сарай манарасы – Оренбург шәһәрендә 1838 елда зур Кәрван-сарай салына башлый һәм 1844 елда төзелеп бетә. Корылма татар-мишәр һәм башкортларның көче белән салына. Ул атлы юлаучылар кереп куна торган йорт хисапланып, мәчет, зур бакча, күпсанлы ярдәмче каралты-бүлмәләрдән гыйбарәт бинаны тәшкил итә. Зәвык белән эшләнгән пулатларга XIV йөзнең беренче яртысындагы архитектура чалымнары хас. Мәчет манарасы бик мәһабәт. Күпкырлы цилиндр формасында күтәрелгән шәмдәй төз кәүсәне мөәззин мәйданчыгының нәфис путасы «кысып тора». Мәйданчык челтәре тарая баручы цилиндрның гаҗәеп геометрик төгәллегенә яңа камиллият өстәү хисе калдыра. Традицион күккә ашу символын төзек конус гәүдәләндерә. Кыйммәтле архитектура истәлеге булган Кәрван-сарайдан Оренбург шәһәре панорамасына үзенчәлекле шәрекъ төсмере иңә (Әмирхан Р. Кәрвансарай // Татарстан. – 1995. – № 1 – 2).
Ш. Мәрҗани Кәрван-сарай мәчете турында болай ди: «Бинасы гүзәл, төгәл, янында Бохара, Сәмәрканд мәдрәсәләре үрнәгендә ике катлы бүлмәләрдән торган «Кәрван-сарай» исемле бер бинасы бар. Мәчет эченең әйләнәсендә алтын белән җомга сүрәсе язылган» (Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. – Казан. – 1989.– 393 б.).
118 бит.
«Сакмар» – хыялый гәзитә.
Троискида тагын бер тәрәкъкый хәбәреме?! Тәрәкъкый хәбәре!! – Хәзерге Чиләбе өлкәсенә кергән Троицк шәһәрендә узган гасырның яртысында зур-зур татар мәдрәсәләре, күпсанлы руханилары булган, XIX йөз ахыры – XX гасыр башында татар мәдәни үзәкләренең берсе.
Ханәкьә – дәрвишләр, суфилар яшәр өчен, гадәттә, хәйрия юлы белән тәрбияләнә торган махсус йорт. Монда галим-голяма җыела торган бина мәгънәсен дә белдерә.
Гаҗизханә – картлар, мәҗрухлар (инвалидлар) яшәр өчен хәйрия исәбенә тәрбияләнә торган йорт.
120 бит.
«Үги кыз» операсы – хыялый опера.
«Сөембикә» исемле тарихи бер опера… – Г. Исхакыйның ХХ йөз башына нисбәт ителгән бу хыял-фаразы соңгы елларда тормышка ашты, 1994 елда «Сөембикә» операсы язылды. Либретто авторы – Назыйм Ханзафаров, музыкасын Бату Мулюков иҗат иткән.