124 бит.
Кенәз Гиреев – Г. Исхакый биредә татар фамилияле (Гәрәев) кенәзне атап, татарларның кимүенә, соңыннан бетүенә «өлеш керткән» чукынган, руслашкан мирзаларга ишарәли.
«Уй» романсы – хыялый романс.
125 бит.
«Чегән хатыны», «Язмыш», «Талныш» опералары – хыялый әсәрләр.
129 бит.
«Теләнче кыз» дигән бер драма – Г. Исхакыйның шул исемдә өч кисәктән торган 1907, 1909, 1914 елларда нәшер ителгән романы бар. Китаплар булып чыкканга кадәр үк романның бер өлеше 1906 елда «Таң йолдызы» гәзитәсендә басыла. Әдип, күрәсең, бу әсәрне язу һәм драма жанрында язу турында гасыр башында ук хыялланган.
…падишаһка прашение бирергә килеп, бер швейцарга акчалар биреп киткән… – кайбер кешеләрнең милләт һәм дин мәнфәгате өчен дип, башкалага вәкил буларак барып, белем җитмәү һәм юньләп тел белмәү аркасында зур түрәләр янына үтеп керә алмыйча, вак-төяк чиновникларга ришвәт өләшеп йөрүләренә ишарә.
132 бит.
Үзбәк хан (Мөхәммәд ? – 1342) – 1312–1342 елларда Алтын Урда ханы.
133 бит.
«Өмет бетте» – хыялый көй.
134 бит.
Обломовлык – үтә ихтыярсызлык, эшсезлек һәм ялкаулык хәле (И. А. Гончаровның «Обломов» исемле романының герое исеменнән алынган).
141 бит.
Мөхәммәд (570 – 632) – пәйгамбәр, ислам диненә нигез салучы.
149 бит.
Габделкаюм әл-Насыйри – Габделкаюм Габделнасыйр улы (1825– 1902), мәгърифәтче, галим, әдип һәм педагог.
Шиһаб әл-Мәрҗани – Шиһабетдин Мәрҗани (1818–1889) – философ, дин галиме, тарихчы һәм шәркыятче.
151 бит.
«Сарфе лисане гарәби», «Сарфе Әхмәтҗани», «Сарфе Әхсани» – ХIХ йөз ахыры – ХХ йөз башында гарәп имлясы (орфография), нәхүе (синтаксис), сарфы (морфология) буенча бик күп китаплар басыла. Г. Исхакый аларның күбесе эшкә яраксыз булып, китапка авторның «исемен ябыштыру өчен генә иҗат ителгән» булуына ишарәли.
«Шәрхе Габдулла» – гарәп теле сарыфына (морфологиясенә) фарсы телендә шәрех (аңлатмалар) биргән грамматика дәреслеге; фарсы-таҗик балалары өчен Бохарада язылып, анда укыган татарлар алып кайтып, Казанда берничә кат басылган; иске мәдрәсәләрдә киң таралган булган.
152 бит.
«Мифтахетдин тәҗвид», «Тәҗвиде Зыяи», «Тәҗвиде әүвәл», «Мөфассал тәҗвид», «Балаларга тәҗвид», «Мохтәсар тәҗвид» – Коръәнне дөрес итеп укырга өйрәтүче китаплар.
«Карабаш (тәҗвиде)» – Коръәнне дөрес итеп укырга өйрәтә торган дәреслек. 1824 елда Казанда басылып чыккан.
Башмак шәрифләр – 439 нчы биттәге искәрмәләрне карагыз.
154 бит.
«Кабан», «Игенче», «Сакмар», «Хәзәр», «Барабыз», «Мулла» гәзитәләре, «Болгар», «Уку», «Дин» журналлары – хыялый басмалар.
156 бит.
Олуг Мөхәммәд (1405 – 1445) – Алтын Урда ханы, Казан ханлыгына нигез салучы.
Сөембикә манарасы – Казан Кремлендәге Казанның архитектура эмблемасы булып саналган Сөембикә манарасы. XVII йөзнең икенче яртысы – XVIII йөз башында салынган дип фаразлана.
157 бит.
… «Туктамыш» исеме кушылуын белдерделәр. – Балага исем Алтын Урданың 1380–1398 елларда идарә иткән ханы Туктамыш (1350 тирәсе – 1406) хөрмәтенә бирелгәнлегенә ишарә.
158 бит.
Шәһри Болгар – Болгар шәһәре.
Манарага менеп – Болгар мәчете манаралары XIV гасырда Алтын Урдада Үзбәк хан вакытында салынган. 1840 елда олы манара авып төшә, кече манара әле дә исән.
161 бит.
Конфуций тәгълиматы – Конфуций – борынгы Кытай философы (б. э. к. 551 – 479). Аның фәлсәфәсе нигезендә ихтирам итү, түбәнчелек ята. Ул гаиләдә балаларның ата-анага буйсынуы кебек үк җәмгыятьтә дә гражданнарның башлыкларга, түбән сыйныфның югары сыйныфка буйсынуын таләп итә.
162 бит.
Габбасый хәлифә – Габбас Әбү әл-Фазыл әл-һашими (566–652) – Мөхәммәд пәйгамбәрнең агасы.
163 бит.
Чыңгыз – Чыңгызхан Тимучин (1155 тирәсе – 1227) – Бөек Монгол империясенә нигез салучы олуг хан. 1206–1227 елларда идарә итә.
Каракорым – Кубилай ханга кадәрге Монгол империясе идарәчеләренең башкаласы.
Ике-өч миллион финнәрнең ике йөз гәзитә-журналлары бар. – Язучының финнәр һәм Финляндия мисалына мөрәҗәгать итүе очраклы түгел. 1917 елга кадәр Финляндиядә, Русия империясенең составында яшәгән финнәр, үзләре аз санлы булсалар да, мәгърифәткә ирешкән, дип кинаяли автор.
164 бит.
Кышкар мәдрәсәсе – Татарстанның хәзерге Арча районы Кышкар авылы мәдрәсәсе, XVIII гасыр урталарыннан алып 1918 елга кадәр яшәп килә. Телләр, дини гыйлемнәр укыту белән бергә, мәдрәсәдә формаль логика-мантыйк укытуга зур игътибар бирелә. Мәдрәсә бәхәсләшү, моназарәләр уздыру белән данлыклы була.
Кышкар мәдрәсәсендә Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф, бабасы Зиннәтулла Әмиров, Уральскидан Камил Мотыйгый белән күренекле артистка Галия Кайбицкаяның әтиләре Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин, татар әдәбияты тарихында билгеле урын алган Таип Яхин, драматург Фатыйх Халидиләр укыганнар.