Сатыш мәдрәсәсе – Татарстанның хәзерге Саба районында, зур һәм абруйлы мәдрәсәләрнең берсе саналган.
Саба мәдрәсәсе – Татарстанның хәзерге Саба районында, 1620 елда оештырылган. Мәмәт һәм Бакшанды морза Байкеевларга нисбәтле.
Әфләтун (Платон) – б. э. к. 427–347 еллар тирәсендә яшәгән борынгы грек әдибе һәм философы.
Аресту (Аристотель) – б. э. к. 384 – 322 еллар тирәсендә яшәгән борынгы грек галиме һәм философы.
«Казый» («Тәфсире Казый») – Габдулла бине Гомәр Байдәвүтнең Коръән тәфсире. Татарлар арасында бик популяр әсәр булган.
«Мөбин», «Тораб» – китап исемнәре.
166 бит.
Сөннәтче бабай. Хикәя беренче тапкыр Казанда «Әхмәтгәрәй Хәсәни вә шөрәкясе» наширлегендә И. Н. Харитонов типографиясендә 1912 елда басылып чыга. «Шәкерт абый» әсәре белән бергә сигезтомлыкта: 2 нче җилд, 2 нче китап. «Язылган 23 гыйнвар – 5 май, 1911, Истанбул, Кандилле».
«Сөннәтче бабай» хикәясе С.-Петербургта чыга торган «Ежемесячник» журналының 1916 ел 3 (март), 4 (апрель) айларында русчага тәрҗемә ителеп басылган. Г. Исхакыйның 1951 елда үз кулы белән язылган библиографик исемлектә «Сөннәтче бабай»ның ләһ (поляк) теленә дә тәрҗемә ителүе күрсәтелә.
167 бит.
Газраил фәрештә – үлем фәрештәсе.
171 бит.
Һәфтияк – китап исеме; Коръәннең җидедән бер өлеше.
172 бит.
Сәлман Фарси – Мөхәммәд пәйгамбәрнең иранлылардан беренче булып исламга күчкән сәхабәләреннән.
Гали ишан – XIX гасырда Татарстанның хәзерге Балтач районына кергән Түнтәр авылында яшәгән мәгърифәтче, абруйлы галим. Археограф М. Әхмәтҗанов 1986 елда экспедиция вакытында Түнтәр авылы зиратында Гали ишанның кабер ташын тапкан.
173 бит.
Фидия – үлгән кешенең гөнаһын йолып калу өчен бирелгән мал, йолым.
Шәҗәрә – нәсел агачы. Биредә сүз Сөннәтче бабай кулындагы төрле чорда яшәгән тарихи шәхесләр, төрле риваять каһарманнары һәм уйдырма исемнәрдән торган ясалма шәҗәрә турында бара. Шул «шәҗәрә»дә язылган кайбер исемнәргә аңлатмалар: Хан Гәрәй (Гәрәйләр) – Кырым ханнарының династиясендә 1428 – 1785 елларда ханлык иткәннәр. Гәрәй исеме һәр хан исеменә өстәлеп йөргән. Аксак Тимер – Тамерлан, Тимур (1336 – 1405) – Урта Азияне берләштергән әмир. Гомеренең соңгы утыз елында зур сугыш яулары оештырып, Алтын Урданы, Һиндстанны, Төркияне тар-мар иткән, Урта Азиядә зур империя төзегән җиһангир. Хәзрәти Гали (Гали бине Әбү талиб, 661 елда үлгән) – 656 – 661 елларда идарә иткән, пәйгамбәрнең якыннарыннан булган дүртенче хәлифә. Галинең әтисе Мөхәммәд пәйгамбәрнең әтисе белән бертуган; ислам динендә тарафдарларының күплеге ягыннан сөнниләрдән кала икенче юнәлеш – шигыйлар мәзһәбенең беренче имамнарыннан. Сәедбаттал – XIII гасыр гарәп һәм төрек әдәбияты (фольклоры) каһарманы. Безнең әдәбиятта «Кыйссаи Сәедбаттал» әсәре буенча мәгълүм. Хәзрәте Хәнәфи – имам Мөхәммәд Хәнәфи күз алдында тотылса кирәк. Мамай – 1360 елдан Алтын Урдада бәкләр бәге. Габбас (Габбас Әбү әл-Фазыл әл-Һашими, 566–652) – Мөхәммәд пәйгамбәрнең агасы, Габбасыйлар династиясенең нәсел башы. Габделмоталиб – Мөхәммәд пәйгамбәрнең бабасы. Һашим – Габделмөталлибның атасы. Хәсән (якынча 625–669) – Мөхәммәд пәйгамбәр оныгы. Гали белән Мөхәммәд пәйгамбәрнең кызы Фатыйманың өлкән уллары, шигыйларның икенче имамы. Хәзрәти Билал – Мөхәммәд пәйгамбәрнең беренче азанчысы.
175 бит.
Ишракъ намазы – иртәнге, кояш чыкканда укыла торган өстәмә намаз.
177 бит.
«Иннә фәтәхна» – Коръәндә 48 нче «Фәтех» («Җиңү») сүрәсенең беренче аяте. («Чынлап та, без сиңа ачык җиңү бүләк иттек»).
Айак – тоткасыз савыт.
178 бит.
Баш көн – дүшәмбе.
181 бит.
Әбүгалисина Әбү Гали Хөсәен ибне Габдулла (980 ел тирәсе – 1037) – Көнчыгыш Урта гасыры галим-энциклопедисты.
182 бит.
Хәдисләр – Мөхәммәд пәйгамбәр сөйләгән сүзләр.
183 бит.
Бә ризаи Аллаһе Тәгалә – Аллаһеның ризалыгы өчен.
185 бит.
Аяте шифа – им-том итүчеләр куллана торган аятьләр.
Икенде намазы – төштән соң, кояш баеганчы укыла торган намаз.
Тәяммем – су булмаганда кулларны җиргә сугып тәһарәт алу хәрәкәтләре ясау.
Фәтва – нинди дә булса берәр эшне эшләүнең дини яктан дөресме-түгелме икәнен күрсәтеп бирү.
Зәмзәм – Мәккәнең Кәгъбә янындагы изге дип саналган чишмә исеме; шушы чишмәнең хаҗга баручылар эчеп яки алып кайта торган суы.
Инҗир – каты, кытыршы эре яфраклары кышын коела торган көньяк агачының гадәттә киптереп хәзерләнә торган татлы җимеше.
Имбир – үләнсыман тропик үсемлекнең эфир майларына бай булган тамырларыннан ясалган аш тәмләткеч.
186 бит.
Мәрьям ана – дини риваять буенча, Ходайның кодрәте белән Гайсә пәйгамбәрне тудырган ана; Гайсә – христиан диненә нигез салучы дип исәпләнгән пәйгамбәр.