Выбрать главу

Дүртенче пәрдә. Ханның Ягъкуб берлә Йосыф исемле угыллары Казанның олуг бәкләреннән кызлар алалар. Сарайның залында бирнә багу мәҗлесе, хатыннар өчен.

***

Олуг Мөхәммәд Димитрий Шемяканы олуг кенәз итәргә уйлый. Бикәч (Бигич) – Олуг Мөхәммәднең Шемякага күндергән илчесе [кайтмый]… Ясак түләргә разый булып, Василий азат ителә.

Василий берлә бергә сәед Хәсән, Үтәмеш мирза, Айдар бәкләрне Мәскәүгә халыкны ант иттерергә, ясак алырга җибәрә.

***

Олуг Мөхәммәд угылы Йосыф үлә йә үтерелә.

***

Касыйм берлә Ягъкуб, Урдага качып, Касыйм шәһәрене коралар…

***

1439 да Олуг Мөхәммәд Мәскәүгә һөҗүм итте. Ун көн камап торып, Василий качканга, аны тота алмаенча, Мәскәүне ала алмаенча кайтты.

Мәскәү кенәзе Василий 1445 елда Олуг Мөхәммәдкә сугыш ачып, үзе әсир төшәдер.

***

Бу кәгазьләрдә шулай ук «ук букчасының исеме?», «Һади Атласи [дан]: «торак тоту», «хач» – тәре мәгънәсендә, «илекмән» – манара мәгънәсендә, «маш» – башта, башня кебек кыска гына язулар да теркәлгән.

Күренгәнчә, Г. Исхакый әсәрнең планын шактый киң күз алдына китергән. «Атлар иярләнгән хәлдә», «Идел өстендә бик күп халыклы каеклар, саллар күренә», «Кар өстендә намазга тезләнәләр» яки «Бөтен гаскәрләр атларыннан төшә» (соңгысы текстка да кергән) кебек гыйбарәләр кинофильм өчен язылган сценарийны хәтерләтә. Һәм, чыннан да, «Олуг Мөхәммәд» драмасы киң панорамада – кинофильмда күрсәтелергә лаек әсәр.

Г. Исхакыйның «Асыл нөсхә бу булачак» дигән сүзләрен искә төшерик. Чыннан да, кулъязмада язып-сызылган урыннар бик аз. Әмма язучы сәхнә әсәрен дә, проза әсәре кебек итеп, юлны шыплап тутырып язарга ярата. Бу, бәлки, күп яза торган әдипнең кәгазьне әрәм-шәрәм итмәү максатыннан да эшләнгәндер. Персонажларның юл башында гына язылмыйча, язып барганда юлның кай төшенә туры килә, шунда беркетеп китүләр бер күз ташлаганда гына, текстның драма әсәре икәнлеген аңлауны кыенлаштыра. Шуңадыр, күрәсең, Төркиядә кулъязманы тотып кына караган кайбер чит ил галимнәре бу әсәрне «роман» дип яздылар. 1988 елда «Азатлык» радиостанциясеннән дә «Г. Исхакыйның тарихи темага язылган «Олуг Мөхәммәд» дигән романы бар» дип игълан иткәннәр иде. Революциягә кадәр язылган һәм басылып чыккан драма әсәрләрендәге кебек үк, «Олуг Мөхәммәд»тә дә бер үк персонажның рәттән берничә тапкыр кабатлануы һәм, киресенчә, персонаж үзе күрсәтелмичә, әйткән сүзләре генә язылу – пьесаның эчтәлеген төшенүне шактый читенләштерә. Персонажларның күрсәтелгәннәрен дә, текстта күрсәтелмәгәннәрен дә ачыкларга, аларның һәркайсына үз сүзләрен «бүлеп чыгарга», автор сүзләрен аерырга кирәк булды.

Г. Исхакыйның язуын тану да җиңел түгел. Бик кызу язуы сәбәпледер, кайчагында хәрефләр кәгазьгә төшеп үк бетми, ишарәләре генә калып бара, аерым языласы хәрефләр дә кушылып китә. Шуңа күрә кулъязманы укырга маңгай күзең генә җитми, бик озак өйрәнеп-чамалап, эчке бер сиземләү күзеңне дә эшкә җигеп, һәр җөмләне ребус өстендә эшләгән кебек өйрәнергә-укырга туры килә. Әдип үзенең язуын «кытай язуы» дип атый, бер автобиографик әсәрендә «Ничек таныйлар бу язуны?» дип сораган туташка ул: «Аптырыйлар, йөдиләр дә таныйлар инде», – дип җавап бирә. Әмирхан ага Еники, әдипнең язуын Казанда бер генә хәреф җыючы (наборщик) таныган икән дип ишеткәнем бар иде, ди. Гарәп язулы текстта тыныш билгеләрен кую тәртибе күзәтелми. Бу да кулъязманы укуны авырлаштыра төшә.

Әсәр мөмкин кадәр хәзерге заман кагыйдәләренә – драмаларны техник яктан кору тәртипләренә туры китереп әзерләнде. Төрле урыннарда «төшеп калган» персонажлар «торгызылды». Әмма китап битен чуарлатмас өчен, текстта, кагыйдәдән чыгарма буларак, алар янында квадрат җәяләр куелмады. Үрнәк өчен кулъязмадан ике өзекне карап үтик.

Беренче өзек: «Хан Алла ярдәм итәр. Син тартынма башкалар – тугры тугры эчке эшләр тынычлыкны саклау, салым салу бирге бирү, юлларны күперләрне таза тоту эше вәзирлегенә Галим бәкне куйсак дим ул бу илнең эчен-тышын белә. Галим бәк – илтифатыңызга рәхмәт падишаһым сез юл күрсәтсәңез кулымнан килгән кадәр тырышырмын. Һәммәсе тугры тугры чит дәүләтләр берлә күрше халыклар берлә эшләрне алып бару өчен Алтын бәк ул күп йөргән, күпне күргән күпне белгән кеше. Халык тугры тугры. Алтын бәк хәлдән килгәнчә әмереңез баш өстемдә дин эшләремез мәхәлләмез мәсҗедемез мәдрәсәмез вакыфларымызны карар өчен сәед Җәлил әфәнде. Һәммәсе тугры тугры шуның берлә әлегә эш башлансын һәммәңез бүгеннән эшеңезгә башлаңыз мирза Гали яза».

Бу өзекне китапта бирерлек итеп түбәндәгечә корабыз:

«Хан. Алла ярдәм итәр. Син тартынма!

Башкалар. Тугры, тугры!

[Хан]. Эчке эшләр – тынычлыкны саклау, салым салу, бирге бирү, юлларны, күперләрне таза тоту эше вәзирлегенә Галим бәкне куйсак дим, ул бу илнең эчен-тышын белә.