Галим бәк. Илтифатыңызга рәхмәт, падишаһым, сез юл күрсәтсәңез, кулымнан килгән кадәр тырышырмын.
Һәммәсе. Тугры, тугры!
[Хан]. Чит дәүләтләр берлә, күрше халыклар берлә эшләрне алып бару өчен – Алтын бәк. Ул – күп йөргән, күпне күргән, күпне белгән кеше.
Халык. Тугры, тугры!
Алтын бәк. Хәлдән килгәнчә, әмереңез баш өстемдә.
[Хан]. Дин эшләремез, мәхәлләмез, мәсҗедемез, мәдрәсәмез, вакыфларымызны карар өчен – сәед Җәлил әфәнде.
Һәммәсе. Тугры, тугры!
[Хан]. Шуның берлә әлегә эш башлансын. Һәммәңез бүгеннән эшеңезгә башлаңыз! (Мирза Гали яза.)».
Икенче өзек:
«Бер бикә шулай шулай. Караучы хатын ишекне ачып Алтын бәк вәзирнең бикәсе Хәдичә бикә. Хөршид каршы алып рәхим итеңез. Хәдичә бикә бөтен кунакларга иелеп сәлам бирә. Мөбарәк булсын мәҗлесләр Хөршид бикә илемез йортымыз шундый шатлыклы туйларда вакыт кичерсен. Уңга-сулга – саулармысыңыз, арумысыңыз Тәңрегә шөкер Тәңрегә шөкер. Хөршид – түргә узыңыз Хәдичә бикә».
Бу өзекне түбәндәгечә корабыз:
«Бер бикә. Шулай, шулай.
Караучы хатын (ишекне ачып). Алтын бәк вә вәзирнең бикәсе Хәдичә бикә!
Хәдичә бикә (бөтен кунакларга иелеп сәлам бирә). Мөбарәк булсын мәҗлесләр, Хөршид бикә! Илемез, йортымыз шундый шатлыклы туйларда вакыт кичерсен! (Уңга, сулга.) Саулармысыңыз, арумысыңыз?
[Бикәләр]. Тәңрегә шөкер, Тәңрегә шөкер!
Хөршид. Түргә узыңыз, Хәдичә бикә!»
Пьесада кайбер геройларның, хәтта Галим бәк, Әбүлмөхсин, Ханбикә кебек сюжетта шактый зур роль уйнаганнарының да, исемнәре «катнашучылар» исемлегендә күренми яисә гомумиләштерелеп («түрәләр», «гаскәрләр», «хатыннар» һ. б.) бирелә. Исемлек үзгәртелмәде. Гомумән, кулъязма текстына, теленә һичнинди редакцияләүләр – үзгәртүләр кертелмәде. Бары тик, укучыга текстны аңлаешлырак итү максатында, җөмлә эчендә кайбер сүзләрнең урыннарын алмаштыру (мәс., кулъязмада: «Йосыфка әсирләрне китерүче. Мин сигез йөз урыс әсирләре китердем». Китапта бирелә: Әсирләрне китерүче (Йосыфка). Мин сигез йөз урыс әсирләре китердем».) яки нинди сүз төшеп калганлыгы ачык аңлашылып торган урыннарда ул сүзне квадрат җәяләрдә «торгызу» кебек (алар текстта күренеп тора) техник эшләр генә башкарылды.
Әсәрнең телендә язылыш төрлелеге күзәтелә: «җ»ләштерү – «й»ләштерүдә эзлеклелек юк, бер үк сүз «җ» белән дә, «й» белән дә язылган (мәсәлән, җирләштерү – йирләштерү), «яңы – яңа», «еглый – җылый» кебек ике төрле язылыштагы сүзләр дә очрый. Язучының төрле чорда басылып чыккан әсәрләрендә дә нәкъ шундый төрлелекне күрәбез. Мондый күренеш нәрсә турында сөйли соң? Беренчедән, Октябрь революциясенә кадәр нәшер ителгән китапларындагы язылыш төрлелеге хәреф җыючы (наборщик) ихтыярына гына бәйле түгел икән. Икенчедән, Г. Исхакый телебездә әле орфография нормалары эшләнмәгән чорда, язылыштагы тотрыксызлык чорында Ватаныннан киткән һәм «үз теле» үзенчәлекләрен үзе белән алып киткән. Димәк, Г. Исхакый телендәге «тотрыксыз» үзенчәлекләрнең тарихи нигезе бар. Бу китапта да әдипнең теле һичнинди унификацияләрсез, төзәтүләрсез, төп нөсхәдәгечә калдырылды.
Тарих чыганакларында Олуг Мөхәммәд хан һәм аның чорындагы шәхесләр, вакыйгалар хакында төрле версияләр очрый. Г. Исхакый Алтын Урда, Казан ханлыгы тарихын ныклап өйрәнгән, Ш. Мәрҗани, Р. Фәхретдин, Һ. Атласи китаплары белән таныш булган. Драмада конкрет мәгълүматлар, вакыйгалар, нигездә, шул тарихчылар тасвирлаганча алынган. Автор рус тарихчыларының да карашларын белгән. Әсәрен язганда М. Худяковта да үзенә «теләктәшлек» тапкан.
«Олуг Мөхәммәд» – әдәби әсәр. Искәрмәләр язганда тарихи вакыйгалар киң рәвештә тасвирланмыйча, аларга Г. Исхакый алган юнәлештә генә, аерым шәхесләрне ачыклау рәвешендә генә кагылып үтелде.
344 бит.
Олуг Мөхәммәд (1405 тирәсе – 1445) – Алтын Урда ханы (1419–1437), Казан ханлыгына нигез салучы (1438–1445). Олуг Мөхәммәдне М. Худяков болай характерлый: атаклы шәхес; Сарайда патшалык сөрүе сокланырлык; ул идарә иткән чорда Алтын Урданың рус кенәзлекләре өстеннән хакимлеге какшамас нык булган. Шулай ук ул Казан ханлыгын идарә иткәндә дә куәтле дәүләт төзи; илнең тынычлыгын тәэмин итәрлек гайрәтле хәрби көч туплый алган. Тирән акылы, куәтле энергиясе, алга карап эш итә белү сәләте, хәрби таланты ярдәмендә ул дәүләтне шундый биеклеккә күтәргән ки, Россия Казан ханлыгы белән Сарай ханлыгына буйсынганга караганда да ныграк исәпләшергә мәҗбүр булган (Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. – Казань, 1990. – С. 30–31).
Белёв – Ока елгасы буенда Тула шәһәренә якын җирдә урнашкан шәһәр.
347 бит.
Василий Сабакин, Андрей Галитаев – тарихи шәхесләр.