Башларын чыгарып… – «баш киемен салып» мәгънәсендә.
Галибирде – тарихи шәхес.
Василий – (Васильевич Тёмный II) (1415–1462) – 1425 елдан Мәскәү олуг кенәзе. Василий Дмитриевич улы, Дмитрий Донскойның оныгы.
Димитрий Шемяка – (Дмитрий Юрьевич) Дмитрий Донскойның икенче улы Юрийдан туган. Белёв сугышында бөек кенәз Василий II нең гаскәр башы.
Мәхмүд (? – 1462) – Олуг Мөхәммәднең олы улы, Казан ханы (1445– 1462). Әтисе исән вакытта атаклы гаскәр башлыгы булып таныла. Әтисе белән бергә Рус дәүләтенә каршы походларда катнаша. Суздаль сугышында (1445) яу башы вазифасын үти. Кайбер язмаларда Белёв сугышында (1437) җиңүне дә Олуг Мөхәммәдкә түгел, аның улы Мәхмүдкә нисбәт итәләр. Мәхмүд ханлык иткән чорда Мәскәү белән Казан арасында дистә еллар тынычлык хөкем сөрә. Бу – Казанда сәүдә эшләрен җиңеләйтүдә зур роль уйный. Казан шәһәре бөтен Көнчыгыш Европаның товар алмашу үзәгенә әверелү эзенә төшә башлый (Идел уртасындагы утрауда – ярминкә). Мәхмүд хан заманында Казан ханлыгында Олуг Мөхәммәд мәйданга китергән зур хәрби көч яңа ханлыкны аякка бастыруда, ныгытуда күренекле роль уйный. Бу үз чиратында тыныч тормыш һәм сәүдәне гарантияләгән.
349 бит.
Василийга Мәскәү кенәзлеге ярлыгын мин бирдем. – Мәскәү кенәзе Василий Беренче Дмитриевич үлгәннән соң, аның улы Василий Васильевич белән әтисенең энесе Юрий Дмитриевич арасында кайсысының Мәскәүгә олуг кенәз булу тиешлеге хакында низаг чыга. Ниһаять, Сарайдагы хан хәзрәтләре кемгә ярлык бирсә, шул олуг кенәз булыр дип килешү төзеп, бу ике дәгъвачы 1431 елда Сарай шәһәренә Олуг Мөхәммәд хан хозурына киләләр. 1432 елда Мәскәү олуг кенәзлеге өчен Василий II гә Олуг Мөхәммәд тарафыннан ярлык бирелә. Ханның вәкиле, Мәскәүгә килеп, Успения соборында ярлыкны укып, Василий II не тәхеткә күтәрә.
350 бит.
Чыңгыз хан (Темуҗин (1155 тирәсе –1227) – Бөек Монгол империясенә нигез салучы олуг хан. 1206 елда «Корылтай» аны бөек хан итеп раслый. Корылтайда «Яса» дигән мәшһүр законнар җыелмасы кабул ителгән. Яса буенча, һәрбер дин һәм һәрбер дини мәзһәб тигез хөрмәт ителә, боларга ризасызлык белдерергә халыкның да, хөкүмәтнең дә хакы булмаган. Яса ХIV–ХV гасырларга кадәр чыңгызыйлар дәүләтләрендә төп конституция булып хезмәт итә, соңыннан аны мөселман кагыйдәләре – шәригать алмаштыра.
353 бит.
Кечек Мөхәммәд (1395, кайбер чыганакларда 1410 еллар тирәсе – 1450 еллар) – Алтын Урда ханы Тимер угылы. 1437 елда Җаикътан килеп, Сарайны алып, Олуг Мөхәммәд белән сугышып, аны Рус дәүләте чигендәге Белёв шәһәренә китәргә мәҗбүр итә.
355 бит.
Йосыф – Олуг Мөхәммәднең дүртенче улы Йосыфның язмышы турында тарих китапларында «үлгән яисә үтерелгән» дигән сүзләрдән башка хәбәр күренми.
Касыйм (? – 1469 еллар тирәсе) – Касыйм ханлыгының беренче ханы (1456 – 1469), Олуг Мөхәммәд улы, Казан ханы Мәхмүднең энесе. Тарихи чыганакларга караганда, Мәскәү Олуг кенәзе Василий II әсирлеккә төшеп, Олуг Мөхәммәд хан аны яңадан тәхеткә кайтару вакытында (1445 елда) килешенгән контрибуция салымын түләтеп тору өчен ханның уллары Касыйм белән Ягъкуб вәкил булып рус иленә китеп яши башлыйлар. 1450– 1456 елдан Касыйм Ока елгасы буендагы Городец Мещерский шәһәре һәм аның тирә-юнендәге җирләрдә (хәзерге Рязань өлкәсенең көнчыгыш өлеше) – удел кенәзе. Бу шәһәр Касыйм шәһәре дип, биләмәләре белән бергә Касыйм ханлыгы дип атала башлый.
Тарих китапларында Касыймның абыйсы Мәхмүд хан улы Ибраһим ханлык сөргән чорда, Иван III ярдәме белән Казан тәхетенә дәгъва итеп, Казанга каршы көрәш алып баруы турында әйтелә. Шул рәвешчә, Мәскәү дәүләте Казан ханлыгының эчке эшләренә тыкшыну сәясәтен алга сөрә.
«Аятелкөрси» – Коръәндәге «Бәкара» («Сыер») сүрәсенең 255 нче аяте. Анда, нигездә, Алланың сыйфатлары санала: тере, һәрвакыт уяу, бар нәрсәне дә белә, аның тәхете җирләрне дә, күкләрне дә иңли.
357 бит.
Күрәндә – камыштан ясалган каты җәймә.
Кәнди – кечкенә аш савыты.
361 бит.
Батый хан (1207 тирәсе – 1256) – полководец, Җучи хан улы, Чыңгыз хан оныгы. Алтын Урда дәүләтенә нигез салган. 1236 елда Болгар илен яулап ала һәм ислам динендәге энесе Тукай Тимер идарәсенә бирә.
365 бит.
Каракорым – ХVIII гасырда Монголия башкаласы.
Галим бәк – Риза Фәхретдин Сарайдан Олуг Мөхәммәд килгәнгә кадәр Болгар дәүләтендә идарә иткән әмирләр арасында Габдулла исемен дә атый. Русларның чираттагы һөҗүмнәре вакытында Габдулла әмир шәһид китә. Әмирнең якыннары аның улларын – тугыз яшьлек Алтын бәк белән җиде яшьлек Галим бәкне Казанга алып киләләр. Башта Алтын бәк, соңыннан Галим бәк Казанда әмирлек итә. 1431 елларда руслар Болгар дәүләтен тәмам туздыралар. Олуг Мөхәммәд тәхеткә утыргач, әмир Галим бәк Казанда югары дәрәҗәле дәүләт әһелләре – бәкләр сыйныфыннан вәкил булып кала (Фәхретдин Р. Болгар һәм Казан төрекләре. – Казан. – 1993. – 98 б.).