366 бит.
Ислам нуры берлә күңелләремез нурлангач… – Болгар дәүләтендә ислам дине рәсми рәвештә 922 елда кабул ителә.
368 бит.
Сөям – үлчәү берәмлеге: кулның бармакларын җәйгәч, баш һәм урта бармак очлары аралыгы.
370 бит.
…рөкүгъка киткән кебек сәлам бирәләр… – намазда кулларны тезгә куеп иелеп торган шикелле иелеп сәлам бирәләр.
372 бит.
Чыгтай йорты (Чыгтай иле) – Урта Азиядә Сәмәрканд, Бохара, Хивә өлкәләре.
373 бит.
Сәхабәи кирам – хөрмәтле сәхабәләр (Мөхәммәд пәйгамбәрнең якыннары).
Бәркә хан (1209 тирәсе – 1266) – 1257–1266 елларда Алтын Урда ханы, Җучи хан улы, Батый ханның энесе. Ул идарә иткән чорда Алтын Урда халыкларын исламга кертү башлана. Бәркә хан заманында Алтын Урда, асылда, Монголия империясеннән бәйсез дәүләткә әверелә.
374 бит.
…Илгә каршы, ханга каршы бурычымыз – «ил каршында, хан каршында бурычлыбыз» мәгънәсендә.
376 бит.
Чирмешләр – марилар.
380 бит.
Фирдәүси – Әбүл Касыйм Хәсән бине Мөхәммәд Туси Фирдәүси (940–1020 яки 1030 еллар тирәсе), таҗик-фарсы шагыйре, атаклы «Шаһнамә» эпопеясы («Падишаһлар турындагы китап») авторы.
382 бит.
Хәситә – хатын-кызларның алтын-көмеш акчалар, ука һәм төрле кыйммәтле ташлар белән бизәлгән, күлмәк өстеннән күкрәккә киелеп куела торган бизәнү әйбере.
Камчат бүрек – түбәсенә хәтфә, кырыена кондыз тиресе тотылган, түбәсе тигез һәм түгәрәк хатын-кызлар бүреге.
Өрпәк – хатын-кызларның яулык өстеннән бөркәнә торган үзенә бертөрле шәле.
384 бит.
Нугай иле (Нугай Урдасы) – Алтын Урда таркалганнан соң, ХIV гасырның ахырында Идегәй Җаек (Җаикъ) һәм Эмба елгалары арасында ярым бәйсез олыс – Мангыт йорты төзи. ХV гасырның икенче яртысында ул «Нугай Урдасы» дип йөртелә башлый. ХVI гасырда Идел, Иртыш, Кама, Сырдәрья елгалары арасындагы мәйданны били. Үзәге – Сарайчык шәһәре. Шейх Мамай (1548–1549) һәм Йосыф (1549–1554) биләр заманында чит илләр белән мөнәсәбәтләр көчәя. Биләр, Әстерхан, Себер, Казан халыкларының эчке эшләренә дә катнашалар. Нугай гаскәрләре ярдәме белән Казан тәхетенә Мамук хан (1496), Сафа Гәрәй (1546) утыртыла. Ике ханлыкның идарәчеләре арасында никахлашулар ешая: Тимур би кызы Нурсолтан Казан ханы Ибраһимга кияүгә чыга, Мөхәммәд Әмин хан Муса би кызы Фатыймага өйләнә. Йосыф бинең кызы Сөембикә Казан ханы Җан Галигә, аннары Сафа Гәрәйгә кияүгә чыга. 1552 елда Казан ханлыгы руслар тарафыннан басып алынгач, Нугай Урдасы да таркала. Нугай Урдасында «Идегәй» эпосының башлангыч варианты туа.
386 бит.
Йосыф-Зөләйха – XII – XIII йөз болгар-татар шагыйре Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» китабы геройлары.
388 бит.
Сура – Пенза, Ульянов өлкәләре, Мордва, Чуваш, Мари Эл Республикалары, Новгород өлкәсе аша ага торган елга, Иделнең Ока елгасыннан кала икенче зур уң як кушылдыгы. Сура елгасы буенда Пенза, Алатырь шәһәрләре урнашкан.
Мукшы – мордва халкының ике этник төркеменең берсе.
389 бит.
Кәман – скрипканың бер төре.
390 бит.
«Әпипә», «Баламишкин» – татар халык җырлары һәм көйләре.
391 бит.
Әкәлә – имән чикләвеге.
397 бит.
Улыс – волость, административ-территориаль берәмлек.
399 бит.
Арлар – удмурдлар.
403 бит.
Даруга – административ-территориаль берәмлек. Казан ханлыгы Алат, Арча, Галич, Җүри (Җөри), Нугай даругаларына бүленгән.
404 бит.
Кыйлавыз – «мәгълүмат бирүче», «юл күрсәтүче» мәгънәсендә.
Җылулык – елга яки күлнең туңмый торган өлеше.
413 бит.
Бикәч морза – тарихи шәхес.
Без Димитрийны олуг кенәз итсәк… – сүз Дмитрий Донскойның оныгы, Юрий Дмитриевич улы Дмитрий Шемяка турында бара. Юрий белән аның туганнан туган энесе Василий II, Мәскәү тәхетенә дәгъва итеп, Сарайга Олуг Мөхәммәд янына баралар. 1432 елда хан Мәскәү олуг кенәзлегенә ярлыкны Василий II гә бирә. Василий әсирлеккә төшкәч, Олуг Мөхәммәд Мәскәү тәхетенә Юрий улы Дмитрий Шемяканы утыртырга карар кыла. Әмма Шемяка хан хәзрәтләре хозурына килеп җитә алмый.
Шемяка 1446 елда Василий II не сукырайта. «Тёмный» дигән кушамат шуннан килә.
423 бит.
…сәҗдәгә китәләр. – Җиргә йөзләре белән төшеп баш ияләр.