Бу яктан эшләр шулай барса да, әдәбият аз гына булса да тәрәкъкый итә башлады. Болгарлар арасында «мөхәррир» исемен күтәрерлек кешеләр күренә башлады. Бик оста язылган бик матур гына гыйбрәтле хикәяләр яисә, бик оста язылмаса да, бик яхшы нечкә күңелләрдән чыккан романнар күренә башлады. Китап нәшер кылу, китап берлә сату итү – милләт өчен, бөтен кешелек җәмгыяте өчен бик файдалы эш икәнлеге сизелә башлады. Әүвәлдә ит сатып, бервакытны ит кибетен китап кибетенә алыштырган кешеләргә башка, китапчылар мәйданга атылды. «Фәзаилешшөһүр», каранчә бөтие, кысыргак догасы, фалнамә, татлы тамыр, гатырша мае, дарчин каерысы, тәсбих, шомырт оны, күкерт вә шуның шикеллеләр берлән сату итү китап сәүдәсе түгеллеге беленде. Халык арасында, аз булса да, яңа әдәбият мәйдан ала башлады. Ләкин мулла тасвир кылынган хикәя булса – муллалар, байлар тасвир кылынган хикәя булса – байлар арасында: яздырмаска кирәк, шуларны бетерергә кирәк, городски галавага әйтик! (Безнең халыкта иң зур мәхкәмә – городская дума, иң зур хаким – шәһәр башлыгыдыр. Хәтта Кытай берлән Япония сугышы вакытында Думаның бу сугышны туктатмавы халыкка бик гаҗәп тоелды.) Шулай итик, болай итик кебек сүзләр шапыралар-шапыралар иде дә икенче яңа китап чыкканчы туктыйлар иде. Һәр нә исә, язучылар һаман язалар иде, китаплар чыга иде, безнең абзыйлар шулай галаваны күрә алмаенча торалар иде.
Әхлак җәһәтеннән Казан халкы тагы артка калдылар. Бик күп кешеләр, әхлак төзәтү өчен дип, төрле дини юлларга керсәләр дә, әхлак көннән-көн бетүдә иде. Моның да сәбәбе «һәр начарлык намаз укыгач бетә, ишаннар – оҗмах юлын күрсәтүчеләр» мәсьәләләренә бик каты ышанып, ишанга кергән кеше никадәр начарлыклар кылсалар да, кыямәт көнендә котыладыр ышануы урынлаштыгыннан, һәр кеше оҗмах юлын үзем беләм дигән кебек, теләсә ни кылуыннан иде. Һәм дә халыкта һөнәр булмаганга, байлар эшсезлектән начарлыкка салышалар иде. Фәкыйрьләре, шундый кеше арасына төшеп, үзләрен үзләре белмәенчә, начарлыкта изеләләр иде. Печән базары хатын-кыздан вак-төяк нәрсә эшләтеп кәсеп иткәнгә, кәләпүш, калфак алганга, шул кәсепкә төшкән бер хатынны ирекле-ирексез фахеш юлына тарталар иде. Болар шәһәр хатыннарының йөз дә егерме бишенче бүлеге булганга, шәһәр халкы арасында фахеш, ниһаять, дәрәҗәгә йиткән иде. Моннан йөз ел элек ирләре эчмәгән бер милләтнең хатыннары да эчә башлаган иде. Сыра заводлары, гостиницаларның күбесе Казан мөселманнарының акчасы берлән байыйлар иде.
Шул елларда сала халкы арасында артык яңа бер эш булмаса да, аларда да инкыйраз галәмәтләре көннән-көн күбәя иде. Йирләре кысылганнан һәм дә авыл хуҗалыгы гыйлемен белмәүдән, тамакларын туйдырыр өчен, ирләре шәһәрләргә төрлесе төрле кара кәсепкә тарала башлаганнар иде. Хатын-кызлары, Казанга вә башка шәһәргә китеп, асрау булып тора башласалар да, бара-тора аларның да күбесе фахеш юлына китәләр иде.
Оренбург, Троиски, Орски, Ханкирмән (Әстерхан) мөселманнарының хәлләре бу гасырда күп алда иде. Оренбург, Троиски, Орскилар казакъ берлән эш иткәнгә, алар берлән эш итүгә артык белү кирәк булмаганга, ханкирмәннәр искедән руслар берлән сәүдә итеп, сәүдә хакында яхшы гына мәгълүматлары булганга, биренмәенчәрәк баралар иде. Ләкин алай булса да Оренбург, Троиски, Орски халыклары арасында ялкаулык, эшләмәенчә тамак туйдыру уе бик тәрәкъкый иткән иде. Бу шәһәр халыклары беркатлырак булсалар да, боларда да Казан бүләге – фахеш бик тәрәкъкый итүдә иде. Сәүдә җәһәте тагы артка калды. Чөнки сатуларымызның күбесе үз арамызда үтә торган әйберләр берлән генә булганга, үземез Аурупа модаларына ияргәнгә, фәкыйрьләремез руслардан калган талчук киемнәре кия башлаганга, эшләгән эшләремез бик аз үтә башлады. Файдамыз никадәр кимесә, расхутымыз шулкадәр артканга, көннән-көн фәкыйрьләнә бара идек. Егерменче гасырның урталарында ирекле-ирексез банкротлык күбәйгәнгә, мөселман урамнарында мөселман йортлары сатылып бетмәсә дә, һәммәсенең дә өстенә хатыннары исеме язылган иде. Бер йортта – Әхмәтҗанова, икенче йортта – Мөхәммәтҗанова, өченчесендә Абдуллина фамилияләре ялтырап яталар иде. Хәтта шул турыда Аурупадан килгән Көнчыгышны өйрәнүче галим үзенең Казан мөселманнары хакында язган сәяхәтнамәсендә: «Мондагы мөселманнар хатыннарга башка Шәрекъ халыклары кебек карамыйлар. Һәммә эшләрендә – хатыннар, кәсепләрендә – хатыннардыр. Һәм дә Казанда, мөселман ягы дигән бер йирдә ничә мәхәлләдә һәммә йорт мөселман хатыннарыныңдыр. Болар ирләреннән бәйсез рәвештә йортлар салдырып, сатулар иттереп торалар» сүзләре язылган иде. Ләкин бичара галим сәяхәтнамәсенең һичбер йирендә «Бу мөселманнарның ирләренең эшләре кая, йортлары кая, кәсепләре кая?» мәсьәләләрен карамаган да, уйламаган да иде.