Менә тагы бер бәхетсезлек. Казанда бер мөселман хәрчәүнәсеннән бер авыру чыкты. Бу, шундагы бер шәкерт берлән ияреп, мәдрәсәгә күчте һәм дә нумирдагы кешеләр аркылы авылларга һәм шунда заводларда эшли торган кешеләр артыннан завод-фабрика мөселманнарына таралды.
Бу әллә нинди бер чир иде. Йогышлы иде, бик тиз үтерә иде. Тагы гаҗәп шулсы, бу мөселманнар арасыннан чыккан иде һәм шулар арасында гына падишаһлык сөрә иде. Бер Казанда гына һәр көнне йөзәр мөселман үлә иде. Болай гына калмады, Оренбург, Әстерхан, Уфа мөселманнары арасына да күчте. Һәммә йирдә дә шул булды, һәммә йирдән хәбәр, төрле-төрле куркынычлы сүзләр китерделәр.
Хөкүмәт буны бетерергә бик тырыша башлады. Әллә никадәр докторлар чыгарылды. Больницалар ачылды. Ләкин авыруга һаман чара юк иде. Чөнки авыруның ни икәнлеге һаман ачыкланмаган иде. Аңарга каршы чарасы да табылганы юк иде. Әллә никадәр йирдә, әллә никадәр медицина җәмгыятьләре булсалар да, әллә никадәр профессорлар шул мәсьәлә берлән мәшгуль булсалар да, һич файда чыкканы юк иде. Мөселманнарның үлүе һаман кимеми иде.
Ниһаять, бер болгар докторы бу көнгәчә медицинада мәгълүм булмаган бер йогышлы авыру икәнлеген исбат кылды. Һәм дә безнең мәгыйшәтемез аның микробларына бик файдалы булганга, мөселманнар арасында гына шулкадәр таралуын белдерде. Һәм озак үтмәде, әллә нинди иске восточный дарулар кебек бер дару табылды, авыруны азайта башлады. Һәммә йирдә моның дәвасы кулланыла башлады. Ләкин бу бик озак үткәч булганга, болгарлардагы үлемнең исәбе-хисабы юк иде. Авыру яз көне башланып, җәй буе падишаһлык сөргәнгә, болгар халкының яртысын үтереп бетергән иде. Моның калган яртысының утыз проценты, атасыз-анасыз, карендәшләр-кабиләсез калган ятим балалар, яртысы эшкә ярамый торган карт-коры иде. Болгар халкы шулкадәр беткән иде – һич әйтеп бетерерлек түгел иде. Моннан өч ай элек гөрләп торган авыллар, заводларның баракларын тутырган болгарлар, шәһәрләрнең дворник, извозчик, швейцар вазыйфаларыны башкарган мөселманнар беткән иде. Базарлар, ярминкәләрдә вак-төяк, саяк-сандырак, иске-москы берлән сату иткән халыклар берлән җир упкан кебек булганнар да беткәннәр иде. Авылларда ябылган өйләр, атасыз-анасыз калган балалар, угылсыз гарип карчыклар, ирсез калган хатыннар, хатынсыз калган ирләрнең исәбе-хисабы юк иде. Болгар халкы арасында һичбер авыру кермәгән йорт юк иде. Һичбер кайгы кермәгән өй дә юк иде.
Казанда, Оренбургта, Уфада, Әстерханда, Семипулатта, Орски, Троискиларда һәм башка болгар булган шәһәрләрдә, авылда урамнар буш калган. Мәсҗедләр мәхәлләсез калганнар, мәдрәсәләр мөдәрриссез, шәкертсез калган иде. Казан, Оренбург вә башка бәгъзе шәһәрләрдә, халкы булмаганга, бәгъзе мәсҗедләрдә намазлар укылмый башлаган иде.
Шуның өчен ул мәсҗедләрнең бара-тора бер харап булуында һич шөбһә юк иде. Бу авыру, бу бәла халыкның котын алганга, бик күбесенең тормыштан бөтенләй гайрәтен кайтарган иде. Бик күбесенең иң якын кешеләрен – хатыннарын, ирләрен, балаларын, ата-аналарын, дустларын алып киткәнгә, алар берлән бергә гаилә бәхете, тормыш кызыклары да беткән дә киткән иде.
Шуның өчен һәрбер болгар авыр табигатьле, һәрнәрсәгә өметсез карый торган, дөньядан бөтенләй өмет өзгән иде. Һәрберсе «үлмәгәнгә торамыз инде» дигән кебек кенә яши башлаганнар иде. Шуның өстенә һәммә йирдә купкан мирас мәсьәләсе калган бер уч болгар халкын да кырыкка ярып бетергән иде. Туганнар – туганнары берлән, аталар – балалары берлән, хатыннар ирләре берлән мирас өчен тартышалар иде.
Боларның мираслары да никадәр кечкенә булса, низагсы шулкадәр зур иде. Бер самавыр мәсьәләсенең тавышы күккә чыга, бер тун тавышы да судтан судка күчеп, әллә никадәр халыкның башын әйләндерә иде. Бер кәҗә дәгъвасы да никадәр кешеләрнең авызларын-борыннарын кан ясый иде. Тавышның-кычкырышның исәбе-хисабы юк иде. Судларга бирелгән гаризаларның, хөкемнәрнең иге-чиге юк иде. Һәр кешенең судта эше бар иде. Һәр кешенең берсендә аласы бар иде, һәр кешенең икенчесенә бирәсе бар иде. Хөкүмәт бу эшләрне карарга махсус хаким, махсус судлар ачса да, эшнең чамасы да юк иде, рәте дә юк иде. Әхлак бозылганга, ялган шаһитның исәбе-хисабы юк иде. Ике як та дәгъваларын ялган шаһитлар берлән, антлар берлән исбат кылалар иде. Һәр кеше үзенең каршы якның шаһитларының ялган шаһитлыкларын икенче шаһитлык берлән исбат кыла иде. Тегесе бу шаһитларның акчага сатылуларын акча алган вакытта булган кешеләр берлән бәян кылалар иде. Һич очына чыгу мөмкин түгел иде. Хөкүмәт чиновниклары, хакимнәр никадәр рәтләргә теләсәләр дә, һич файда итә алмаганнар иде. Өч елдан соң да шул мирас низаглары дәгъва көенчә калган иде. Ахырдан хөкүмәт Духовное собраниегә бу эшләрне карарга кушты. Ул, бер дә вакыт үткәрмәенчә бер циркуляр таратып, Духовное собраниенең мирас низагларын карарга хокуклы икәнлеген белгертте. Һәм бик тиз эшләрне карарга башлап, мирас дәгъвачыларның кайсысына бер атна, бәгъзесенә ике-өч атна, алты атнага кадәр өстәмә ураза берлән җәза бирде. Үлемнән калган муллаларга, ахуннарга собраниенең әмерен тотарга бик каты боерды.