Сөннәтче бабай, сул яки уң кулының терсәкене бөкли торган йиреннән кара тамырыны табып, тагы: «Бисмилла!» – дип, салават әйтеп, балтасы берлән чаба, кан чәчрәп чыгып, фонтан булып түшәмгә таба ата башлагач та, җиз таска хәзрәтнең кулыны бора, үзе тагы, чыккан бер канның суынып-каралып катканыны күргән саен: «Машалла, машалла, хәзрәт, каның бик бозылган икән, кап-кара!» – дип, хәзрәткә сөйли. Хәзрәт, шул бозылган каннан котылыр өчен, һаман агыздырганнан-агыздыра бара иде. Гадәттә, ике-өч чүмеч кадәр агызсалар да, кайсы елларны хәзрәтнең каны бик бозылып киткәнгә, күбрәк тә агызалар, агарга куйган җиз тас тулгач кына тамырны ныклап бәйләп туктаталар иде. Шуннан соң хәзрәт юынырга тотына, Сөннәтче бабай каннарны күтәреп чыгып, мәхшәр көнне азып-тузып, ияләрене эзләп йөрмәсеннәр өчен, һәр елны күмелә торган, бала-чага маташмый торган почмакка чокыр казый иде дә салават әйтеп күмә иде. Шуннан соң абыстай хәзерләгән самавыр янында чәй эчәләр иде. Сөннәтче бабай хәзрәткә канны йомшартыр өчен пешкән каймак ашарга, канны сыеклатыр өчен лимон берлән чәй эчәргә мәслихәт итә иде.
Замана башка булганга, халык ул вакыт таза булганга, хәзрәткә шул кан алдыру начар тәэсир итми иде. Ләкин күп вакытта шул кан алу аңар әллә нинди файдалы булып, йиңеләйтеп тә йибәрми иде. Әүвәл көннәрне бераз башы әйләнеп йөрсә дә, ул бик тиз элгәреге хәленә керә, аз гына да куәте кимегәнене сизми иде. Кан алганнан соң һушы китеп егылулар-фәләннәр хәзрәт берлән һич булмый иде. Чәйдән соң Сөннәтче бабай, дога кылып торып, чәйгә рәхмәт укый, хәзрәт тә, мәшәкатьләнүенә рәхмәт укып, Сөннәтче бабайга берәр бүләк бирә иде. Сөннәтче бабайның мәшәкатьләнүе «бә ризаи Аллаһе Тәгалә» булган кеби, хәзрәтнең дә бирүе «бә ризаи Аллаһе Тәгалә» иде. Бу бирүләр, алулар, хәзерге, безнең замандагы кеби, дуктырга яисә акушеркага бирү кеби эш хакы түләү түгел, бүләк бирү иде. Шуның өчен күп вакыт хәзрәт Сөннәтче бабайга акча бирмәенчә, йә бер-ике генә юган күлмәк бирә, яисә буннан дүрт кенә ел элек алынган читегене тоттыра, яисә Әхмәди хаҗи бүләк иттереп хаҗ мөбарәктән алып кайткан мисвәк шәрифне бирә иде. Сөннәтче бабай бунларның һәммәсене дә бик зур разыйлык берлән алса да, мисвәк шәрифкә аның кәефе тагы күбрәк килә иде. Ул аны Гөлйөзем әбигә кайтып мактаткан кеби, бик саклап кына тота, аны мич янындагы иң кадерле йиргә куя иде.
Сөннәтче бабайның бу бәйрәме дә үтеп китә, ул тагы иске киемнәрне киеп, иске тормыш берлән яши башлый иде. Ул вакытта җәдиде-кадиме, гәзите-мәзите, думасы-бумасы юк; ул вакытта мәктәп, мәдрәсә мәсьәләсе, тел мәсьәләсе, муллалар, яшьләр мәсьәләсе юк иде. Һәр мәсьәлә хәл кылынган, һәр агымга юл билгеләнгән иде. Һәр кешенең вазыйфасы бер-берсеннән аерылган иде. Яңа эш, яңа хәбәр юк иде. Аның юклыгы да хис ителми, аның кирәклеге дә сизелми иде. Тормыш һәммә йирдә бер форма алган, шул формасыннан бара, шул алган китешендә, җәйге йилсез көнне ашъяулык кеби тип-тигез ага торган Идел кеби ага иде. Аңар каршы торган буа юк, аның агымыны тирескә сөрергә теләгән һавалы йил дә юк иде. Тын иде, тыныч иде; тынычлыкның очы юк иде.
Шул тынлыкта гомер үтеп килгәндә, шул тынлыкның очы, төбе күрелмәгәндә, беркөнне иртә берлән хәзрәт йоклап ятканда, Сөннәтче бабай, ишекне кагып, хәзрәтне уятты. Калтыраган, каушаган тавыш берлән, бабай:
– Хәзрәт, хәзрәт, карчык авырып китте. «Ясин» укырга рәхим итмәссеңме? – диде.
Хәзрәт, Сөннәтче бабайны юатып: «Иншалла, кичәр, суык тигәндер», – дисә дә, күңеленнән, чыннан да, куркып китте. Тиз генә тәһарәтләнеп, бабай берлән китте. Гөлйөзем әбине яктан-якка бәрелә-сугыла торган, «Алла, Алла!» дип ыңгыраша торган рәвештә тапты, бик ихлас берлән «Ясин»ны укыды; бик озын иттереп дога кылды. Сөннәтче бабайны тагы юатып, чыгып китте.
Кайтып йитү берлән, самавыр берлән көтеп тора торган остазбикәгә хәлне сөйләгәч, ул да курыкты. Ул, чәене эчәр-эчмәс, хаҗ шәрифтән килгән, балалар авызландырырга тотыла торган хөрмәне алып, кечкенә генә савытка пешкән каймак салып, хәл белергә китте. Күрше Гадилә әби берлән бергә самавыр куеп, мәтрүшкә дә эчертте. Салават шәриф укып, хөрмәдән дә авыз иттерде. Үзе дә дога кылып өшкереп, Гөлйөзем әбине рәтләп яткырды. Өйлә тәһарәте берлән хәзрәт тәрилкәгә зәгъферан берлән аяте шифа да язып йибәрде. Күрше хатыннары берлән абыстай, Гөлйөзем әбине тәһарәтләндереп, аны да эчерде.