Выбрать главу

«Мулла бабай» романы язучының «Тормышмы бу?» повестеның киңәйтелгән варианты итеп эшләнгән кебек, ләкин әсәр тәмамланмаган, аның герое егерме биш яшьлек Хәлим, муллалык юлын башлап кына җибәреп, мулла бабай булырга шактый ерак бер баскычта тукталып калган. «Мулла бабай» романы – ХIХ йөз ахыры – ХХ йөз башы мәдрәсәләр, голямалар тормышын яктырту буенча энциклопедик әсәр.

Г. Исхакыйның повесть һәм хикәяләрендә тормышның төрле яклары, төрле проблемалары чагылдырыла бара. Аның, мәсәлән, «Солдат», «Очрашу, яки Гөлгыйзар», «Кияү», «Шәкерт абый», «Сөннәтче бабай», «Татар гакылы», «Мәдрәсә йимеше», «Башкорт бәхете», «Көтелгән бикәч» кебек әсәрләрендә әллә нинди эре шәхесләр, зур язмышлар юк. Әмма боларда да тормышны эченә кереп, бөтен ваклыклары, көн саен туып торган мәшәкатьләре, шатлык һәм кайгы-хәсрәтләре белән тәфсилләп сурәтләү бар.

Г. Исхакый, беренче карашка бик үк зур тоелмаган бер фактны алып, шуның ярдәмендә яшәешнең иң характерлы якларын күрсәтә ала. Мәсәлән, ул «Сөннәтче бабай» повестен сөннәткә утырту кебек бер йола аша авылның, халыкның бөтен бер тарихын, яшәү рәвешен, традицияләрен тасвирлый. Татар тормышына хас булган чисталык, пөхтәлек, тәртип ярату, кунакчыллык кебек сыйфатлар Сөннәтче бабай һәм аның характерына җайлашкан карчыгы образлары аша күрсәтелә. Сөннәтче бабайны сөннәтче иткән, пәйгамбәрләр заманыннан мирас буенча килә дип ышанып, кадерләп тотылган, изге эшләргә рухландырган сөннәт пәкесе – образны ачуда хәлиткеч бер деталь. Сөннәтче бабай сөннәт пәкесенең изге булуына илаһи дәрәҗәгә җиткереп ышана, шуңа күрә пәкене пычрату аңа йөрәк күтәрә алмаслык фаҗига булып тоела, һәм ул Сөннәтче бабайны үлемгә китерә. Сөннәтче бабайны язучы сөеп-яратып, аңа теләктәшлек күрсәтеп сурәтли. Шул ук вакытта әсәрнең буеннан-буена авторның нечкә генә, нәзакәтле генә юморы да сизелеп тора. Г. Исхакыйның бу повесте – кеше психологиясен, тормышын сурәтләү ягыннан үрнәк булырлык әсәр.

Сөрген чорында әдип бер-бер арты «Мөгаллим» (1908), «Кыямәт» 1910), «Җәмгыять» (1911), «Зөләйха» (1912) пьесаларын язып төгәлли.

«Мөгаллим» драмасында төп герой Салихның авылга китеп халыкны агарту, яңа тормыш кору турындагы хыяллары чынбарлык белән бәрелештә җимерелүе тасвирлана. Г. Камал драманы «гүзәл әсәр» дип бәяли (Яңа китаплар // Йолдыз. –1909. – 2 июнь). «Бу китапны укыган вакытта адәм үзен бер дә язудан укыган кебек күрми: чын мәгыйшәт уртасында торган кебек хис итә». Бусы – Кәбир Бәкер сүзләре (К. Б. Мөгаллим // Йолдыз. – 1909. – 13 октябрь).

«Кыямәт» һәм «Җәмгыять» комедияләрендә Г. Исхакыйның сатирик талантын күрәбез. Һәр икесендә саранлык, комсызлык, наданлыктан көленә, укымышлы кешеләрнең өстенлеге раслана. Цензура ике комедияне дә «сәхнәдә куярга уңайсыз» дип тапса да, «Сәйяр» труппасы аларны барыбер сәхнәдә куйган. Сәхнәдә уйнарга цензураның рөхсәте булмау, голяманың шаулавы тәэсир итми калмый, комедияләрнең икесе дә тамашачыга аз күрсәтелә.

«Зөләйха» (1918) – татар әдәбияты тарихында татарларны көчләп чукындыру турында язылган бердәнбер драма. Әдип бу әсәрен үзе туып үскән төбәктәге вакыйгаларга нигезләнеп язган. Әмма ул бөтен Рәсәйдә, аеруча ХVIII–ХIХ йөзләрдә көчәеп киткән көчләп чукындырулар фаҗигасен чагылдыра. Зөләйха образы аша милләтнең фаҗигасе бирелә. Чукындырылганнан соң, кире мөселманлыкка кайтуларны җинаять дип санап, ул мәкруһларга көн күрсәтмәү, җәзалау, гаиләләрен, тормышларын җимерүгә дучар ителгәннәрнең, милли йөзен саклап кала алган татар халкының аяныч хәле, бер үк вакытта рухи батырлыгы күрсәтелә. «Зөлайха»ның ничек язылып бетүе, Петербургта яшьләр җыелган җирдә аны ничек укып чыгуы, тыңлаучыларда ул нинди тәэсир калдыруы турында Г. Исхакый «Бер тоткарның саташуы» (1913) дигән повестенда бик җентекләп сөйли. Бер урында: «Минем күңелем төшми: дәртем кайтмый, ышанычым бетми, мин язам да язам. Татар тормышы өстендә аллы-кызыллы кояш уйнаганчыга кадәр, татарның тупас, дорфа тормышы гөлле чәчәкләр, бизәкләр берлән бизәлгәнгә кадәр, татар тормышы эчендә кайный торган әчетке кабарып китеп, татар тормышы савытының бөтен тирәсеннән ташып чыгып, Идел буйлап агып киткәнче, Урал тауларын үтеп китеп, Кашгар чикләренә барып җиткәнчегә кадәр язам», – ди ул.

Г. Исхакый 1913 елның 4 апрелендә сөргеннән азат ителеп, Казанга килеп, Яуширмәдә туганнарын күреп, Петербургка барып урнаша. Бу этапта ул төп игътибарын публицистикага юнәлдерә. Фуад Туктар, Шакир Мөхәммәдьяров, Хөсәен Әбүзәрев, Нәҗип Гасрый кебек каләм ияләре катнашлыгында, үз мөхәррирлегендә «Ил» гәзитәсен чыгара башлый. Гәзитәнең беренче саны 1913 елның 22 октябрендә әдипнең баш мәкаләсе белән чыга. Бераздан гәзитә Мәскәүгә күчә. Ул ябылгач, Г. Исхакый мөхәррирлегендә үк «Сүз» гәзитәсе чыга башлый, ул да ябылып, «Безнең ил» гәзитәсенең берничә саны чыгып кала. Соңыннан гәзитә тагын «Ил» исемендә басылуын дәвам итә. Бу гәзитәләр революцион-демократик рухта булалар, патша самодержавиесенә каршы көрәш, милли-азатлык идеяләрен пропагандалау белән шөгыльләнәләр.