– Сизәсезме, сыбызгыга хәзер спрос күпме артачак! Без бу конъюнктурадан файдаланып калырга тиешбез. Менә, Ислам Сәләхович әйтмешли, мәченең койрыгына басарга, причём чабып барган вакытында басарга кирәк.
Тыңлап утыручылар тагын ни әйтергә дә белмәделәр. Мәсьәлә алар өчен әллә ничек шунда бик сәер дә һәм бик буталчык та иде. Ышаныр идең, ничектер болар берсе дә акылга сыймый; ышанмас идең, кеше «югарыдан» ишетеп кайтканын сөйләп утыра.
Шулай да Роман Илларионович күңелендәге шиген әйтми булдыра алмады:
– Франц Фәррәхович, ничек соң, бу эш безнең промсоветта согласовать ителгәнме? Алай-болай галошка утырып куймабызмы икән?
Бу сүзләр председательне кыздырып кына җибәрделәр.
– Бухгалтер башыгыз белән коммерциянең серләрен белмисез, – диде ул, үзенчә мәсхәрәле-әче итеп. – Согласовать, имеш! Баштан ук шаулап йөри башлагач, бүтәннәр сизеп ала бит аны, голова! Юк, сыбызгыны иң элек ясыйк әле, аннары инде хуҗаларның өстәлләренә илтеп салырбыз. Во, карагыз! Без моның белән берьюлы ике куян атып алачакбыз: бердән, политик ситуацияне дөрес аңлавыбызны күрсәтәчәкбез, икенчедән, инициативаны үз кулыбызга эләктерәчәкбез! Беләсезме, «Кызыл йомычка»ның даны кая китәчәк?
Тыңлап утыручылар бер-берсенә караштылар, җилкәләрен җыердылар, әмма начальникларына каршы сүз әйтә алмадылар. Аларны «политик ситуация» дигән хәтәр сүз аптырауга төшерде. Ничегрәк аңларга соң моны? Ә бу исә, Франц Фәррәхович исәбенчә, моннан соң безнең җәмгыять тәртип бозучылардан һәм шуларга каршы көрәшүчеләрдән генә торачак дигән сүз иде. Һәм менә шушы зур көрәшкә, югарыдан команда биргәнне көтмичә үк, җиң сызганып кереп китү Франц Фәррәховичның никадәр сизгер һәм өлгер җитәкче булуын күрсәтергә тиеш иде.
Ниһаять, ул, бәхәсне беткәнгә санап, үзенең артеле алдына сугышчан бурыч куйды: ел ахырына чаклы йөз мең данә кара сыбызгы эшләп чыгарырга!
Әйе, бер кабынса, дөрләп яна торган кеше иде Франц Фәррәхович!
Цех начальнигы Василий Ивановичның йокысы тәмам качты. Ул бу эшнең комнан аркан ишү шикелле мәгънәсез бер нәрсә булуын сизенеп, күпме генә аяк терәп маташмасын, председатель аның да җан җиреннән тотып ала белде. Ул аны политик сукырлыкта, партия чарасын өзәргә тырышуда гаепләде. Шуннан соң Василий Иванович кул селтәде: мәсьәлә болай куелгач, ул агач калдык-постыкларыннан сыбызгы түгел, газ трубалары ясарга да риза иде.
…Ә берничә көн узгач, Франц Фәррәховичка «Кызыл йомычка» артеленең яңа продукциясен күрсәтергә китерделәр. Председатель, ачык тәрәзә каршына басып, күкрәген киерә биреп, кара сыбызгыны кычкыртып җибәрде. Ай-һай яман да икән тавышы, каһәрнең! Әйтерсең Василий Иванович үзенең бөтен үт әчесен салып ясаган аны: чы-р-р… ыр-р-р! Шунда ук урамда халык җыелып өлгерде, һәм чаттан ашыгып килгән милиционер күренде. Тизрәк тәрәзәне яптылар, аннары Франц Фәррәхович, яңа производство җиңүе белән котлап, бүлмәдәгеләрнең кулларын кысып чыкты.
Без Франц Фәррәховичны, бер кабынса, дөрләп яна торган кеше дигән идек. Әмма бу юлы аның януы шундый көчле булды ки, күп тә үтмичә ул, ут шарына әйләнеп, «Кызыл йомычка» артеленең морҗасыннан билгесез тарафка бөтенләйгә очып китте. Аның каравы артель цехында ящик-ящик сыбызгылар өелеп калды. Кирәк булып чыкмады алар дружиннарга. Сыбызгы кычкыртып чабарлык эш юк, ә ара-тирә очраган хулиганнарны бер дә чыр-чу куптармыйча гына авызлыклый беләбез, дип әйтәләр икән.
Хәзер вакытлыча артель председателе булып Ислам Сәләхович калган, имеш. Бу инде, үзегез беләсез, сыбызгыны бер дә яратмый торган кеше. Әле менә Франц Фәррәховичның «мирасын» ничек тә кулдан озатыр өчен, ул, сыбызгыга тишекле көпшә куеп, борчагын алып, курай ясатмакчы була икән. Тәэминатчы шул, спросның хәзер нәрсәгә күбрәк буласын сизә, хәйләкәр төлке.
ГАДӘТ КОЛЫ
Бүрек урынына эшләпә кигәннән баш үзгәрәме? Юк, үзгәрми. Барыбер шул ук үткен күз-колаклары белән йомры баш булып кала ул. Баш югары, кул-аяк түбән; баш ни кушса, алар шуны эшләячәкләр.
«Терәк» колхозының күптәнге председателе Шәймәрдән агай, район органнары бетеп, алар урынына колхоз-совхоз идарәләре төзелүгә әнә шулайрак карады. Райүзәктәге ике катлы таш йортның ишек башына нинди генә исем язып куймасыннар, аның эчендә һаман «башлар» утырачак, ә ул, колхоз председателе, шул башларның боерыгы белән элеккечә тирләп-пешеп чабачак. Ул шуңа күнегеп беткән инде.
Тик бер генә нәрсә аның күңелен бераз борчып тора: яңа идарәгә яңа кешеләр килделәр, менә шуларны белеп бетергәне юк әле. Кемнәр алар, ниндирәк кешеләр? Характерлары, тотышлары дигәндәй, ничегрәк икән аларның?