Ә Шәймәрдән агай өчен алар турында алданрак хәбәрдар булып тору бик әһәмиятле, чөнки шуннан чыгып ул киләчәктә алар җаена ничектер көйләнә белергә тиеш. Кемнең чанасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың!
Кыш уртасында яңа җитәкчеләр зонадагы колхоз председательләрен, совхоз директорларын, партоешма секретарьларын, танышып сөйләшер өчен, райүзәкнең клубына җыйдылар. Бу беренче очрашуда Шәймәрдән агай җитәкчеләрнең күзенә бик кермәскә, аларны читтән генә күзәтергә булды. Шуңа күрә ул президиум өстәле тирәсендә чуалмады, залның да арттагырак рәтенә кереп утырды, тәнәфес вакытында да, кулларын артка куеп, кешеләрнең ни сөйләнүләренә колак салып кына йөрде.
Шулай да аңа җитәкчеләр күзеннән бөтенләй үк котылып калырга туры килмәде. Бер тәнәфес вакытында идарә начальнигы үзе аны сәхнә янына чакыртып алды.
– Шәймәрдән абзый, – диде яңа начальник, колхоз председателен култыклап һәм халыктан читкәрәк алып китеп, – без бүген барыгызны да тыңлап өлгермәбез инде. Бер ике-өч көннән мин үзем сезгә барып чыгармын… Йә, хәл-әхвәлләр ничегрәк соң?
– Ярый әле, ярый, – диде Шәймәрдән агай, сакалсыз ияген сыйпап.
– Исәпләр-уйлар, киләчәккә планнар дигәндәй?..
– Отчётларны биреп бетердек. Язга әкренләп әзерләнәбез… Тагын менә сез ни кушарсыз.
Начальник аңа сынап кына бер карап алды.
– М-да!.. Кушмыйча гына булмыймыни, Шәймәрдән абзый?
– Булмас шул, иптәш Батыршин! Үзегез беләсез, арбаның алгы тәгәрмәче кайдан тәгәрәсә, арттагылары да шуннан тәгәри бит аның! – диде Шәймәрдән агай, көлгән булып. – Так што…
Ләкин шул арада звонок яңгырады, тәнәфес бетте, аларның сүзләре бүленде, Шәймәрдән агай үз урынына барып утырды… Кыска гына бу сөйләшү аңа әйбәт кенә тәэсир иткән кебек булды. Абзаңны култыгыннан да алды, тазалыгын да сорарга онытмады, тик менә «Сез ни кушарсыз» дигән сүзгә генә ни өчендер гаҗәпләнгәндәй булды. Хәер, Шәймәрдән агай үзе дә аптырап калмады, шәп җавап тапты: «Так што, эш бездән түгел, күбрәк сездән тора, иптәш Батыршин!»
Ә яңа начальник вәгъдәле кеше икән, бер-ике көннән соң ул «Терәк» колхозына килеп тә чыкты. Шәймәрдән агайны ияртеп, аның барлык хуҗалыгын карап йөрде, бик күп сорашты, төпченде, әмма, гаҗәп хәл, ник тегене эшләмисең дә, ник моны эшләмисең дип җанына тимәде. Алай гына да түгел, китәр алдыннан ул, председательне каршысына бастырып, боерыклар бирәсе урында, «үзегез уйлап карагыз, үзегез хәл итәргә тырышыгыз» дигән шикелле, бернигә дә мәҗбүр итми торган киңәшләр бирү белән генә чикләнде.
Чынлап та әллә нәрсә бу! Үзенчә Шәймәрдән агайны сынап каравымыдыр инде! Янәсе, председатель үз белдеге белән берәр нәрсә эшләп ташламасмы? Аннары чакырып алып, суганлап-борычлап, кара тиргә батырганчы өшкерер иде бугай… Беләбез без аларны! Шәймәрдән абзыйның үз белдеге белән эшләгән өчен авызы пешкән чаклары, Аллага шөкер, аз булмады. Бер елны, шулай таптау җиргә кукуруз чәчмичә тары чәчкән өчен, аңа «строгач»ны чак кына чәпәмичә калдылар. Җитеп торыр, бигайбә, язганнан узмаска өйрәндек инде без, энем!
Шулай дисә дә, Шәймәрдән агай тынычлана алмады. Мөнәсәбәтләр ачык түгел. Ә ачыкларга кирәк, һәрхәлдә, яңа начальник аның өчен көн кебек ачык булырга тиеш. Ләкин моның өчен нишләргә?
Ахырда җае табылды шикелле. Март башларында «Терәк» колхозының клубында кустовой киңәшмә үткәрергә булдылар. Бу киңәшмәдә язгы чәчүгә әзерлек эшләре каралырга тиеш иде.
Шәймәрдән агай төп хуҗа сыйфатында идарә начальнигын һәм тагын үзенә якын берничә кешене киңәшмәдән соң өенә, ашка алып кайтырга булды.
Тик менә начальникны партком секретареннан ничек тә аерырга кирәк. Теге, кем, керәшен карты әйтмешли, берьюлы ике почмакка чукынып булмас. Аны инде икенче бервакытта коймаклы чәйгә алып керергә туры килер. Әйе, шулай, җитәкчеләрне аерым-аерым сыйлау яхшырак. Шуңа күрә Шәймәрдән агай колхозның партоешма секретарена: «Безгә кунакларны бүлешмичә булмас, миңа гына сыеп бетмәбез, адашыңны үзеңә алып кайтырсың», – диде. Тегесе моңа берсүзсез риза булды.
Киңәшмә бетәр-бетмәс, Шәймәрдән агай чакырасы кунакларының колагына әйтеп, үзе тизрәк өенә ашыкты.
Өй эче майдай җылы, тәмле аш исе чыккан, түрдә матур итеп өстәл әзерләнгән иде. «Смирно» баскандай, шешәләр дә зәһәр генә тезелешеп торалар. Шәймәрдән агай хәтта кулларын угалап куйды. Әйбәт кенә салып, каздан капкалый башлагач, монда начальник түгел, министрың да эреп китәр!
Шулай кәефләнеп, ул ян тәрәзәдән урамга карагач, авызын ачып, аптырап та калды. Урам уртасыннан ашыкмыйча гына килүче кунаклар арасында озын буйлы, күзлекле партком секретаре да бар иде. Бу ни хикмәт? Җитмәсә, колхоз секретаре үзе дә ияргән. «Эх, нәләт орган нәрсә! – диде Шәймәрдән агай, ботын чабып. – Изде бит эшне… Вәт син, ә!..»