Инде нишләргә?.. Иң элек ул өстәлдән шешәләрне эләктереп, тиз генә мич артына кертеп куйды. Секретарь исен дә сизәргә тиеш түгел. Югыйсә шунда ук әллә ни уйлап чыгарыр чалмасыз «хәзрәт»!.. Ә начальникка гына салып бирер өчен инде ничек тә башка хәйләсен табарга кирәк, менә бәла.
Ул арада кунаклар өйгә шаулашып килеп керделәр һәм, чишенеп, түргә уздылар. Шәймәрдән агай кунакларга ияреп кайткан малаен ишек төбендә туктатып, аның колагына нидер пышылдап кына әйтте. Малае башта кече якка кереп чыкты, аннары, чүмеч белән су күтәреп, чаршау корылган мич артына кереп китте. Үзара шаулап сөйләшкән кунаклар аның нишләп йөрүенә игътибар да итеп тормадылар. Ә бераздан Шәймәрдән агай кунакларын кул юарга чакырды. Иң элек ул, билгеле, начальникка дәште:
– Иптәш Батыршин, рәхим итеп, менә монда узыгыз!
Начальник мич артына узгач, Шәймәрдән агай, чаршаудан башын тыгып кына:
– Әнә сабын, менә сөлге, – диде һәм кулъюгыч өстендәге кечкенә шүрлектә торган кырлы стаканга ияге белән генә ымлап өстәде: – Тегесе җылы су, авыз чайкарга, рәхим итегез!
Начальник башта сабынлап кулын юды, аннары шүрлектәге кырлы стаканны алып, авызына китерде, шуннан соң елмаеп башын чайкады да күтәреп… эчеп тә җибәрде.
– Булды бу! – диде Шәймәрдән агай, эченнән генә бик кәефләнеп һәм, начальник, тамагын кыра-кыра, мич артыннан чыккач та, малаена кычкырды:
– Сәет, су өстә!
Башка кунакларны да ул үзе «кул юарга» чакырып, үзе мич артына кертә торды. Тик бер партком секретаре гына утырып калды. Ул, әдәп саклап һәм нидер сизенеп, дәшкәнне көтә иде шикелле, ләкин Шәймәрдән агай көлгән булып, ниһаять, аңа әйтеп куйды:
– Сезне борчымыйбыз инде, секретарьларның куллары, гадәттә, чиста була, рәхим итеп, әнә түрдән узыгыз!
Шул чакта моңарчы елмаеп утырган начальник үзенең көр тавышы белән салмак кына әйтеп салмасынмы:
– Син, Шәймәрдән абзый, безнең секретарьны нигә аерып калдырасың әле? Без бит анда кул гына юмадык, ә кырлы стаканнан авызны да «чайкадык»… Ярамый болай!
Шәймәрдән агай башта аңламаган булып торды, аннары бурлаттай кызарды, ә кунаклар шаркылдап көлешә башлагач, ничектер берьюлы шиңеп төште.
– Анысы аның, теге ни, болай гына, – дип мыгырданды ул, сүз таба алмыйча, – әлеге шул кабул итмәс дигәннән генә, әгәр ярый икән, пожалысты, жәл түгел.
– Ник ярамасын, ул да кеше ич! – диде начальник.
Шәймәрдән агай секретарьга кыюсыз гына күтәрелеп карады.
– Алайса, әйдәгез мич артына!
Секретарь кычкырып көлеп җибәрде:
– Ни өчен мич артына? Сезнең бүтән куркыр кешегез калмады бит инде.
– Соң, өстәлгә генә китериммени? – диде Шәймәрдән агай, баскан урынында таптанып.
– Үзең кара инде, син бит хуҗа кеше!
Шәймәрдән агай, оятыннан нишләргә белмичә, бераз җилкәсен кашып торды, аннары кинәт кенә: «Хатын, давай, казыңны чыгар!» – дип кычкырды да, барып, мич артыннан шешәләрен өстәлгә китереп куйды… Суйды бу начальник, кычкыртып суйды! Гомерендә әле аның мондый хурлыкка төшкәне юк иде.
Кунаклар, берни булмагандай кәефләнеп, ашадылар-эчтеләр, үзара күңелле генә сөйләшеп, көлешеп утырдылар. Бигрәк тә начальникның теле ачылды. Ул «Терәк» колхозын бераз мактады да, бераз гына яманлады да, ә Шәймәрдән агайга төбәп: «Көтәбез әле без аңардан, көтәбез. Теләсә, хикмәтләр уйлап чыгара белә икән ул!» – дип төрттереп тә куйгалады.
Шәймәрдән агай боларны әллә ишетте, әллә юк, тик шунда эченнән генә: «Сакаллы дурак, сакаллы дурак, сиңа шул кирәк!» – дип, үзен сүгеп утыра бирде.
ӘЗЕР ХИКӘЯ
Бервакытны мин «Чулпан» колхозы председателе Сәхәби иптәштән сорадым:
– Әйтегез әле, колхозны аяктан егар өчен, председатель нишләргә тиеш?
– Күп йокларга, – диде Сәхәби иптәш ике генә сүз белән.
Шуннан соң мин сорауны киресенчә китереп куйдым:
– Ә аякка бастырыр өчен?
Әлбәттә, ул «аз йокларга» дип әйтмәде, озак кына дәшми торды, борын очын кашып алды, аннары яшерен, авыр гына сулап куйды да болай диде:
– Монысы инде, туган, бер председательдән генә тормый. Монда эт эткә, эт койрыкка бәйләнеп беткән. Кемдер синең койрыгыңнан тота, син кемнеңдер койрыгыннан тотасың – шулай тотышып бер түгәрәк тирәсендә әйләнәсең дә әйләнәсең… Ә шулай да председатель – «төп фигура». Әгәр фигураның башы үгезнекедәй нык, үзе хәйләкәр, чегәндәй тынгысыз булса, ул күп нәрсә эшли ала. Мактанудан түгел, ә мисал итеп кенә мин сезгә бер кызыклы вакыйга сөйлим әле… Түлке, зинһар, блокнотыгызны чыгармагыз, бу ике арада гына калырга тиеш.
Сәхәби иптәш, гадәтенчә күзләрен хәйләкәр генә кыса төшеп, «килештекме» дигәндәй, миңа беравык карап торды. Мин, билгеле инде, аны тынычландырырга ашыктым. Шуннан соң ул сөйләп китте: