Выбрать главу

– Моннан берничә ел элек, иске акча заманында булды бу эш. Минем дә каладан яңа килеп, колхозның чиләнеп беткән төеннәрен тырнак белән генә түгел, теш белән дә чишә алмыйча азапланып йөргән чагым… Яз керде, малларга курмы юк, сатып алырга акча да юк, суярга яки сатарга бернинди права да юк. Әмма үтерергә ярый, моңа права бар, тик актларың гына форма буенча төзелгән булсын. Ләкин күрәләтә торып җан иясен ачтан үтертәсе килми бит, парин! Нишләргә?.. Уйлыйм, барган җирдән урам уртасында туктап та уйлыйм, ашарга кайткач, кашыкны авызга китереп җиткерә алмыйча да уйланып калам. Баш кына чыдасын!

Шуннан, көннәрдән бер көнне газикка утырдым да Өчиледәге Заготскотка киттем. Директоры Шәмсетдинов – таныш кеше. Аның дуңгызлар фермасы бар. Туктале, мин әйтәм, барып карыйм әле, кәпәчләренә нәрсә ашаталар, нәрсә эчертәләр икән, дим. Болай ни дә булса өмет итеп баруым түгел инде, тәк, аптыраган үрдәк хәленә төшкәнгә күрә генә, ул заманда бит минем ише каңгырап йөрүче председательләр күп иде.

…Машина белән туп-туры фермасына барып туктадым, киң ишектән абзарына атлап кердем. Араннарда дуңгызлар, алларында ялгашлар, нидер кетер-кетер ашыйлар бу ак керфекле чибәрләр. Иелебрәк карасам – карабодай!.. Тәк, тәк! Ләкин ни өчен карабодай?.. Байлыктанмы бу, хәерчелектәнме?.. Хикмәт шунда: яз көне дуңгызларга карабодайның үзен түгел, саламын да ашатырга ярамый – ак тиреләре кояштан пешә башлый. Шундый авыру бар… Туктале, мин әйтәм, бу рационның серен белим әле. Киттем Шәмсетдиновның үзенә. Кердем, күрештем.

«Ни хәлләр?» – мин әйтәм. «Ничава», – ди бу, ләкин чырае караңгы малайның. «Барамы?» – «Бара», – дигән була. «Әле, – мин әйтәм, – дуңгызларыгызны карап чыктым. Карабодайда гына тотасыз икән үзләрен». – «Нишлисең, – ди Шәмсетдинов, җилкәсен җыерып, – бүтән азык булмагач». «Әһә, – дим эчемнән генә, – бу бичараның да көймәсе комга терәлгән икән!» Шунда ук башыма бик шәп бер уй килде. «Карале, Шәмсетдинов, – мин әйтәм, – карабодай ашатып дуңгызларыңны син авыруга саптырасың бит, беләсеңме шуны?» – «Беләм», – ди бу теш арасыннан гына. Үзенә бераз карап тордым да дусларча хәленә кергән булып әйттем моңа: «Вәт нәрсә, агай-эне, миннән бер яхшылык булсын, дуңгызларыңа мин бик әйбәт азык табып бирәм». – «Нәрсә ул?» – «Борчак. Ярылган, эше беткән борчак… Кәпәчләр аның өчен үләләр дә китәләр». – «Китче, – ди Шәмсетдинов, берьюлы яктырып. – Кайдан табып бирәсең?» – «Үземдә бар». – «Шулаймыни?.. Күпмедән?» – «Юк, мин сатып бирмим. Карабодаеңа алышабыз». «Алышабыз» дигәч, киреләнә башламасын дип куркыбрак торган идем дә, юк, киреләнмәде тагын, ничектер ансат кына риза булды бу… «Түлке, – мин әйтәм, тагы да батыраебрак, – синең карабодаеңны суыртасы бар, шуңа күрә ун процент өстәп бирәсең». – «Йә, йә, син бөгештермә инде, агай-эне! – ди Шәмсетдинов. – Нинди процент ул тагын, башма-баш!» – «Юк, булмый, – мин әйтәм, – миңа кибәге кирәкми, кибәге өчен өстисең…» Ахрысы, карабодайдан бик туйган бу, бераз кашынса да озак тартышып тормады. Шулай итеп, килештек моның белән: минем биш тонна борчакка биш ярым тонна карабодай бирергә булды. Тик миннән эшне тизрәк әйләндерүемне сорап калды.

Шәмсетдиновтан чыккач та, мин шофёр Галәвигә туп-туры шәһәргә, мельтрестка чаптырырга куштым. Юлда барышлый минем башта бик шәп коммерческий план туып өлгергән иде инде. Кырык минуттан без тегермән капкасы төбенә килеп тә туктадык. Моның да директоры Иван Савелич Салганик – күз күргән кеше. Кабинетына барып кердем. Дусларча ике кулым сузып: «Наше – вам! – дигән булып күрештем үзе белән, аннары, эшемнең бик тыгыз булуын юри сиздерергә теләп, туп-туры әйттем үзенә: – Иван Савелич, друг, бер изгелек эшләле минем колхозга… Алты тонна карабодаем бар, шуны, пожалысты, тиз генә суыртып бир әле». – «Нәрсә, ут каптымы әллә?» – ди бу сабыр гына. «Капты, яна, бөтен нәрсә эри-ага, юллар да өзелергә тора… Син, Савелич, положениегә кер инде». Ашыкмый, каһәр! Ныграк ян әле дигәндәй, мыекларын сыпыргалап тик утыра. Күземне алмыйча көтәм… Ахырда бу мөгрәнеп кенә әйтеп куя: «Ярый, китерерсең булмаса».

Иван Савелич каршында артык биеп тормадым инде, тизрәк машинага йөгердем. «Хәзер, Галәви, җанкисәгем, коопторгка элдертик!»

Коопторг директоры Әхмәдиев исә үзебезнең күптәнге малай. Минем белән бер вакытта колхозга китәргә тиеш иде, ләкин этләшә торгач, ничектер шушы коопторгында утырып калды. Очрашкан чакларда бу миңа, колониягә эләккән кешегә карагандай, бераз кызганып та, куркып та карый торган иде. Тик бер дә урынында тотып булмый үзен. Әмма изге юлга чыкканмын икән, парин! Аны да кабинетында туры китердем. Эре генә барып кердем, күрештем, киерелә биреп каршысына утырдым. Ашыкмыйча гына, анысын-монысын сорашам, күпме утырсам да бу чыдаячак… Инде кузгалам дигәндә, гүя болай гына әйтеп куйдым: «Да, оныта язганмын, сиңа, дус кеше, карабодай кирәкмиме?» – «Карабодай?» – «Әйе, карабодай. Үзебездән бераз артып калганы бар иде, килешсәк, могу сатарга». Әхмәдиевнең күзләре, караңгыда утырган мәченеке төсле, шунда ук яшькелтләнеп кабынып китте: «Күпме соң ул синдә?» – «Бер биш тонна чыгарырмын… Суыртылган, эше беткән, энҗе бөртегедәй менә. Жәл дә инде, ну…» – «Ә күпмедән бирмәкче буласың?» – «Килосы җиде сумнан». – «Ай-һай, чамасыз каерасың», – ди бу, көлгән булып. «Бер дә чамасыз түгел. Базарга чыгарсам, мин аны, беләсеңме, күпмедән сатам?» – «Базар! Базар белән куркытма әле син!» – «Куркытмыйм, ләкин минем өчен кем алса да барыбер. Тик әле үз кеше, әйдә, миннән бер файда күрсен дип, иң элек сиңа әйтергә булдым. Җаеңа карыйсың. Хуш!» – «Тукта, тукта, – ди Әхмәдиев, минем җилкәмнән басып. – Ашыкма!.. Йә, алты сумнан килештекме?» – «Булмый». – «Ә ничек була соң?» – «Мин әйткәнчә, җиде сумнан». Әхмәдиев миңа озак кына карап торды да кулын селтәде. «Эт каешы икәнсең, ярар, син дигәнчә булсын! Кайчан китерәсең?» – «Берсекөнгә хәбәр итәрмен… Түлке синнән шул: карабодайны китерү белән, акчасын минем счётка күчерәсең. Вәгъдәме?» – «Булды – вәгъдә!»