Шулай итеп, Әхмәдиев белән дә кулны кулга сугып, эшне өзеп, килешеп чыктым. Күрәсез, бөтенесе дә майлагандай шоп-шома барды. Инде хәзер эш пүчтәктә генә калды: борчак табарга кирәк… Хуш!.. Нигә көләсез? Юк, сез көләргә ашыкмагыз әле, тыңлап бетерегез… Дөресен генә әйткәндә, мин ул борчакны бер элеватордан тапкан идем инде, тоннасы алтмыш сумнан гына, ләкин минем түләп алырга сукыр бер тиен дә акчам юк иде. Ә хәзер акча булачак. Моның өчен нишләргә кирәк иде?.. Әхмәдиевтән чыккач та, мин шул элеваторга чаптым. Барып, сразы ун тоннага счёт яздырып алдым, акчасы берсекөннән калмас, керер, дидем, ләкин борчакны иртәгәдән үк җибәрә башлагыз, юл өзелергә тора, положение критически, дидем. Күнделәр, яртысын бирә торырга булдылар. Ә миңа шул гына кирәк тә иде… Озын сүзнең кыскасы, дускай, минем бу планым борып җибәргән кебек эшли дә башлады. Икенче көнне иртән иртүк борчак элеватордан Заготскотка китте, Заготскотның карабодае тегермәнгә китеп барды, аннан чыгып, коопторгка барып керде. Ә бер атнадан колхоз счётында утыз биш мең сум акча ята иде инде. Берьюлы иркен сулыш алдык. Акча булгач, азрак печәнен дә таптык, концентратын да, борчаклы да булдык. Малларның күзләре ачыла төште, дуңгызлар да чабудан тешләп тартмый башладылар.
Сәхәби иптәш сөйләвеннән туктады да, миңа туры гына карап: «Менә шулай ул!» – дип әйтергә теләгәндәй, башын кагып куйды. Мин исә эчемнән генә: «Шайтан алгыры, әзер хикәя бит бу», – дип уйлап утыра идем. Ул, шуны сизгәндәй, тагын ашыгып:
– Сез, зинһар, бу турыда яза күрмәгез, – диде. – Йә мактана дип әйтерләр… Соравыгызга мисал итеп кенә сөйләдем мин моны… Авыр хәлдән чыгар өчен колхоз председателе, бичара, кайчак ниләр генә эшләп ташламый, аларны яза китсәң, һи-и! – Сәхәби иптәш сулагай кулын гына селтәде.
Ә минем күңелемдә һаман бер генә кайгы: юк, түзеп булмас моны язмыйча. Күрәсез, түзмәдем. Сәхәби иптәш гафу итсен, үзе гаепле. Язучыга ышанырга ярыймы соң! Ул да бит, җае чыкса, эләктереп алырга гына тора.
ӘҖӘЛ ДИГӘНЕҢ
Әйе, каян килә бу әҗәл дигәнең? Кеше аны үзе чакырып китерәме, әллә чакырмасаң да килеп җитәме ул? Котылып булмый аңардан, әллә бер эләктереп алса ычкынып булмыймы? Юк, чынлап та нәрсә ул серле-хәтәр сүз – әҗәл дигәнең?
Пләтән башындагы «Вторсырьё» алачыгы янына күрше-тирәдән чыгып утырган бер ише агай-эне арасында бүген сүз нәкъ шул турыда бара. Сүзне кем нәрсәдән башлап җибәргәндер – анысы нәмәгълүм, ә хәзер исә алачык күләгәсенә чүгәләшкән агайларга «Вторсырьё» приёмщигы Коддус әҗәл мәсьәләсендә бик гыйбрәтле бер кыйсса сөйләп утыра:
– Сез, агай-эне, теге Фәхри картны беләсездер инде… Кайсы Фәхри, имеш, тагын… Әлеге миңа үтил җыеп китерүче озын, шадра картны әйтәм ләса. Соң!.. Акком астында, Чүкет Ибрайлар белән бер ишегалдында тора. Малае да бар, Сәхәп, шофёр. Соң!..
– Ә, әйе, белдек, хуш, сөйлә! – диештеләр агайлар.
Бусагада утырган Коддус, башта ике аягы арасына төкереп, папиросын сүндерде, җилле генә чиртеп җибәрде, шуннан соң ашыкмыйча, тәмләп кенә, төп вакыйганың үзен сөйләргә кереште:
– Былтыр булды бу хәл… Шулай, көннәрдән бер көнне минем янга Фәхри карт килеп чыкты. Мин тышта ларёк тирәсен себереп йөри идем… Килде бу, сәлам-фәлән юк, таягын җиргә терәп, миңа тик карап тора бу. Нихәл, Фәхри абзый, мин әйтәм, бу арада күренмисең, «товар» да китергәнең юк, нишләп кенә йөрисең, мин әйтәм. Дәшми карт, сөзәргә җыенган үгез төсле башын иебрәк басып тора да тора… Карыйм мин моңа, әллә ничек кенә шунда, йөзе дә агарынган, күзләре дә акайган, мыегы да сәлперәеп төшкән моның… «Ни булды, Фәхри абзый, әллә авырыйсыңмы?» – мин әйтәм. Шуннан бу тирә-ягына каранып алды да әкрен генә әйтеп куйды: «Әйдә, эчкә керик әле, шунда мин сиңа әйтермен ни булганын!..» Кердек. Чүпрәкләр тутырып куйган бер капчык өстенә утырды бу, миңа да якынрак утырырга кушты. Шуннан соң таягын бераз ышкып торды да кинәт кенә миңа таба иелде бу: «Иң әүвәлтен, Коддус энем, ант ит!» – ди. Мин аптырап киттем: «Нинди ант ул, нәрсә өчен?» – мин әйтәм… «Хәзер мин сөйләгәннәрне берәүгә дә әйтмәм дип ант ит! Йә, йә, Алла исеме белән ант ит! Мин сиңа бик зур серемне ачам хәзер», – ди. «Куй әле, Фәхри абзый, мин ант итә белмим, сөйләсәң болай гына сөйлә, сөйләмәсәң как хош!» – мин әйтәм. «Юк, сөйлим, – ди, – сөйләмичә кала алмыйм, – ди, – тик син хайван булма, кеше бул, – ди, – давай ант ит!» Менәтерә генәсе, өзми дә куймый бит бу үзенең антын. Чүт талашып китмәдек. Ахырда, әйдә, картның күңеле булсын дип, мин: «Валлаһи-билләһи, торган урынымда яшен суксын, җир йотсын…» – дип тезеп киткән булдым.