Выбрать главу

Шуннан соң бу миңа, тагы да иелә төшеп, пышылдап кына әйтте: «Мин хәзинә таптым!» – «Хәзинә?» – «Әйе, хәзинә!» – «Нинди хәзинә?» – «Нинди хәзинә икәнен хәзер белерсең», – ди бу, ә үзе агарынган күзләре белән, ашарга җыенгандай, миңа тик карап тора. Түзмәдем, сөйләсәң тизрәк сөйлә, мин әйтәм, ничу, мин әйтәм, монда кешенең нервысы белән уйнарга!.. Шуннан Фәхри абзый торып, ишектән башын тыгып, урамга бер карап алды да, яңадан кап өстенә утырып, пышылдап кына сөйли башлады. Сөйләгәндә үзе һаман минем якамнан борып тота, прәме менә буа язды…

«Тыңла син, әйбәтләп ике колагың белән дә тыңла! Яме!.. Шулай атнакич иртәнге чәйдән соң капчыгымны култык астына кыстырдым да Бакалтай ягына чыгып киттем. Ул тирәләрдә ниләр бар икән дип, бер йөреп кайтасым килде. Үзең беләсең, Коддус, шәһәр эчендә хәзер чүпрәк тә, сөяк тә алай бик аунап ятмый – малай-салай җыеп бетерә. Әмма ләкин шәһәр чүбен Бакалтайга да күптән чыгармыйлар икән – бардым, йөрдем, берни тапмыйча кире борылдым… Бер сай чокыр буйлап кайтып киләм. Эссе, бөркү, тузан… Ни тарган сиңа, карт дүрәккә, мондый көнне эт шикелле телеңне сәлендереп йөрергә дип, үземне эчемнән бертуктамый сүгәм. Менә бит ул адәм баласының сукырлыгы! Ходай Тәгалә үзе мине Бакалтай тарафларына юнәлдергән, ә мин… Туктале, Коддус, авызыңны ермале син!.. Әүвәле тыңла син, тыңла, Алланың дәргаһыннан сөрелгән бәндә!.. Зиһенемне чуалтасың… Ни әйтмәкче идем әле?.. Әйе, менә шул, бара торгач, карт кешене беләсең, кысталдым да чокырга төштем. Җиңелгә генә… Инде шуннан, аяклардагы тузан үләндә бераз ышкылсын әле дип, чокыр төбеннән киттем… Егерме-утыз адым да китмәгәнмендер, хикмәти Хода, таягым бер каты әйбергә төртелде. Туктап, юри генә шакып караган булдым – таш түгел, тимер бу… Шуннан, нәрсә икән соң бу дип, таягым белән читләрен тырнаштыра башладым. Ул да булмады, бер тимер тартмамы, сандыкмы кебек нәстәнең почмагы күренде. Тукта, мин әйтәм, хикмәтле әйбергә охшый бит бу, әйбәтләбрәк карыйм әле, мин әйтәм. Бисмилла әйтеп тезләндем дә таягымның очы белән моны, як-ягыннан әйләндереп, казырга тотындым. Зур нәрсә түгел икән, азрак казыгач та тоткалы бер башы килеп тә чыкты… Моны күргәч, йөрәгем дөп-дөп тибә, кулым калтырый башлады. Йа Алла, йа Мәүла, мин әйтәм, ярдәмеңнән ташлама, куәт кенә бирә күр!.. Тыңлыйсыңмы син, Коддус? Тыңла, туган, тыңла!.. Казый торгач, моның астына да җиттем, икенче башын да туфрактан арчыдым… Киерелеп бер тын алдым… Шуннан соң әгузе бисмилла әйтеп, тоткасыннан тартып чыгардым мин моны… Әһә, үләт кыргыры нәрсә! Күптән ятасың, ахры, бөтенләй тутыгып беткәнсең икән!.. Нәрсә, дисеңме? Бәй, әйтмәдеммени әле? Тимер сандык инде, җаным-бәгърем, тимер сандык!.. Күтәреп карыйм, шактый авыр үзе, Ходай орган нәрсә! Бикле, алай-болай гына ачарлык түгел. Чокыр төбендә әллә нишләтеп булмый, тиз генә капчыкны сүттем дә салдым мин моны капчык эченә… Инде кая илтергә? Уйланып тордым да өйгә алып кайтырга булдым… Аулак урамнардан мыштым гына тирләп-пешеп кайтып җиттем. Ярый әле, малай белән килен эштәләр, өйдә берәү дә юк, Алланың рәхмәте белән, барысы да җай килеп кенә тора. Утынлыктан балта алып кердем дә, эчтән бикләнеп, идәнгә тезләнеп, сандыкны ачарга булдым. Башта иске ачкычлар белән мәтәштереп карадым – булмый, биге тутыгып беткән… Аннары балтага тотындым… Коддус, тыңла син, атаңа нәләт!.. Сандыкны әйләндергән-тулгандырган саен, эчендә нәрсәдер шалтыр да шолтыр йөри. Бар, мин әйтәм, монда хикмәтләр, бар! Азапланып, кара тиргә батып, эт булып беттем. Ахырда, каергалый-суккалый торгач, ачылып китте бу иблис тартмасы!.. Йа Алла, йа Мәүлә, йа Кадир!.. Күреп, шаклар гына каттым да калдым: сандык эче тулы алтын тәңкә!.. Син беләсеңме, Коддус, алтынның нәрсә икәнен? Төшеңә кергәне бармы? Син – йолкыш, үтил чүбе, хәерче тәресе!.. Тәүбә, тәүбә!.. Ачуланма, туган, иблис телемне бутый!.. Менә шул: туп-тулы алтын тәңкә! Уч төбе хәтлеләре дә бар, бармак битедәй кечкенәләре дә бар… Төрлесеннән… Кайсында Әби патша сурәте, кайсында Питр сурәте. Әләксәндернеке дә, үзебезнең дурак Николайныкы да, әлхасыйль, бөтен патша җәнапларының сурәтләре бар… Тәңкәләрне бер уч тутырып алдым да түзмәдем, җылап та, көлеп тә җибәрдем. Утильщик Фәхри кулында хәзинә! Хәзинәкәй! Хәзинәбану, сылуым иркәм! Хи-хи-хи! Тукта, нәрсә син миңа күзләреңне акайттың?.. Матри!.. Ату мин…