Выбрать главу

Уф-ф, кайда, синең башлап куйганың була торган иде, сырлы стаканыңны тутырып бир әле, киптем!»

…Карт белеп сорый, минем шкафтан бер дә өзелми ул, тиз генә салып бирдем моңа. Залпым эчте бу, ә мин аңа елышып, ипләп кенә сорыйм: «Фәхри абзый, әйтче, бәгърем, нишләттең син аны, кая куйдың?» – «Ә-ә, беләсең киләмени, мөртәт? – ди карт, бармак янап. – Юк инде, белми генә тор әле, яме! Зерәгә нәфесеңне сузма! Бик ерак җыйдым мин аны, ай-һай ерак, иблис үзе дә таба алмас!.. Иллә мәгәр шулай да мин менә сиңа килдем әле. Син кирәксең миңа… Сандык турында берәү дә белми, хәтта малай белән киленгә дә әйтмәдем. Белмәссең бу заман яшьләрен, тотарлар да җәвит итәрләр… Менә беренче башлап әйтүем сиңа гына, аңлыйсыңмы шуны, сиңа гына! Дөньяда бүтән берәү дә белергә тиеш түгел, ишетсен колагың! Ләхет бул, ярыймы? Ә сиңа әйтүем менә ни өчен: тәңкәләрне акрынлап тәгәрәтергә кирәк. Аңлыйсыңмы?.. Вәт, син миңа шул эштә булыш. Мин сине буш итмәм, өлеш чыгарырмын… Күпме, имеш? Мондый эштә күпме дип сорап тормыйлар, дүрәк! Баш өсте, Фәхретдин абзыкаем, дип урталай бөгеләләр. Аңладыңмы?» – «Аңладым, Фәхри абзыкаем!» – «Аңласаң, менә шул! Давай, Аллага тапшырып кыймылдый башла. Синең монда, чүп-чар оясында, нишләп ятканыңны күрүче булмас, шәт! Әмма шулай да сак бул! Белер-белмәс кешегә ычкындырсаң, бугазыңнан алырмын… Йә, ярар. Мин киттем. Безнең монда сөйләшкәнне ай күрде, кояш алды, яме!.. Аллага тапшырдык! Бер дүрт-биш көннән тагын әйләнермен…» – Шулай диде дә Фәхри абзыкаем, танавын-битен пинжәк чабуы белән сөрткәләп, ава-түнә ларёктан чыгып та китте. Ә мин… мин, ни, баскан җиремдә авызымны ачып, багана шикелле каттым да калдым.

– Хуш-ш! – дип сузды тыңлап утыручыларның берсе. – Ә әҗәл кайда, әҗәл юк бит әле монда…

– Тукта, сабыр ит, Сөнгать абый, хәзер әҗәле дә булыр, – диде Коддус, сәер генә аркасын уйнаткалап. – Иң элек шуны әйтим әле: карт чыгып киткәч тә, мин ни сәбәптәндер кашына башладым. Бөтен җирем кычытып кына кычыта бит, түзәрлек кенә дә түгел, ике кулым алмаш-тилмәш йөреп кенә тора. Ә үзем һаман уйланам: нәрсә сөйләп китте соң әле бу карт, сандык, диде, алтын, диде, саташып кына йөрмиме икән, хыялга сабышып? Әгәр дә мәгәр чын була калса, нишләтергә соң аның ул сандыгын, барып җәвит итәргәме әллә үзен?.. Ике көн баш ваттым, ике көн корчаңгы тайдай кашындым… Ә өченче көннең иртәсендә картның малае Сәхәп шофёр минем алачыкка йөгереп килде. Төсе-бите качкан малайның… «Коддус абый, – диде бу, – әти үлеп китте бит әле, нишлибез?..» Мин, балык шикелле, авызымны ачтым да калдым. Телем аңкавыма ябышты… «Ничек ул алай», – дип кенә пышылдый алдым. «Шулай инде, – ди Сәхәп, җилкәсен җыерып, – кичтән күкрәген уып, ыңгырашып ятты-ятты да таң алдыннан ияк тә какты, – ди, – врач та чакыртырга өлгермәдек», – ди… Шуннан кинәт кычкырып җибәрүемне үзем дә сизми калдым: «Ә сандык, – мин әйтәм, – ә хәзинә?!» Сәхәп, күзләрен чикләвектәй түгәрәкләндереп, миңа карап тора: «Нинди сандык, нинди хәзинә ул, без бернәрсә дә белмибез», – ди. «Соң, – мин әйтәм, – әтиең карт үләр алдыннан саташып кына булса да әйтеп ташламадымыни?..» – «Юк-юк, әйтмәде, – ди Сәхәп, башын селкеп, – тик үләр алдыннан әти ни өчендер сезне генә телгә алды», – ди. «Йә, йә, нәрсә дип?» – «Нәрсә дипме?.. Шулай төнлә белән бу, мәрхүм, бер-ике тапкыр кинәт урыныннан йолкынып: «Коддус, матри! Коддус, атаңа нәләт, авызыңнан ычкындырасы булма!» – дип кычкырды да, хәлсезләнеп, кире түшәгенә ауды. Без, ни, берни дә аңламадык, саташа бу дип кенә уйладык. Шуннан соң инде озак та тормады…» Мин, тез буыннарым йомшарып, бусагага утырдым. И-их, Фәхри абзыкаем, Фәхри абзыкаем, дим, күкрәгемне тырнап, хәзинә түгел, үз башыңа әҗәл генә тапкансың икән син, әҗәл генә!.. Тик менә кайда гына яшереп калдырдың икән син ул тимер сандыкны, чукынган карт?

Коддус кисәк кенә сөйләвеннән туктады да, ашыгып, ике ботын ышкырга тотынды. Кемдер шунда аңардан сорап куйды: