Без инде хәйран булып, гаҗәпләнеп калуыбызны Бәдретдиннең үзенә ничек тә сиздермәскә тырыштык. Арба эзе төшмәгән ачык ишегалдына узып, түбәсе чыбык-чабыклар белән ябылган иске генә бер читән абзар алдында атыбызны туктаттык. Өйдән кечерәк буйлы, ак чырайлы, җирән сакаллы, арык-өшән генә бер абзый чыкты. Аның өстендә киндер күлмәк, тез башларына зур ямаулар салынган киҗеле ыштан, башында мескен бүрек, аякларында тула оек белән тузган чабаталар иде. Ул, тарантас янына килеп, бары: «Улым!» – дип кенә Бәдретдин белән күреште, аннары безгә дә шулай сүзсез генә ике кулын сузды һәм шунда ук ат башына барып, аны тугара да башлады…
Бәдретдин, сандыгын күтәреп, өйгә ашыкты. Өй ишегендә бер хатын күренде, ләкин ул ни өчендер тиз генә кире борылды. Бу Бәдретдиннең әнисе булгандыр инде, тик менә аның ишектән чыгар-чыкмас кире чигенүе безне бераз гаҗәпләндерде.
Атны тугарып бетүгә, Бәдретдин өйдән чиләк белән су, чүмеч һәм тастымал күтәреп чыкты. Чирәм өстендә генә чиләктән бер- беребезгә су коеп юынып алдык. Күңелгә комганнары да юк, күрәсең дигән уй килде. Һәм без бернәрсә күрмәгән, белмәгән булып кыланырга яки ваемсыз гына сөйләнергә ничектер сүз дә, сәләт тә таба алмый идек. Ләкин Бәдретдин үзе тыныч иде, һәрхәлдә, оялу-уңайсызлану кебек бернәрсә дә сиздерми иде.
Юынып беткәч, сәлам биреп, өйгә кердек. Бәдретдиннең әтисе бер читтәрәк торган килеш безне бик гади генә: «Әйдәгез, шәкертләр!» – дип каршы алды.
Караңгырак кына өй эче дә тышкы ягы кебек үк искереп, тузып беткән икән инде. Ләкин күпме генә искереп-тузып бетмәсен, аның бүрәнәләре тома балавыздай сары-көрән иде әле, тапталып, кырылып ашалган идәне дә чип-чиста иде… Өйнең бөтен түрен иңләп, өстенә киез җәелгән зур сәке тора, ике урындык, бер эскәмия, мич буенда тагын бер бүкән тора – менә җиһаз дигәне бары шул гына. Мич алды иске генә чүпрәк чаршау белән бүленгән, анда кемнеңдер озын гына итеп чыра телүе ишетелә.
Өйгә кергәч тә, безнең иң элек күргән кешебез сәке түрендә, стенага терәлеп, текә генә утырган бер бабай булды. Бабай Хозыр-Ильяс төсле ап-ак сакаллы, ап-ак күлмәк-ыштаннан иде. Бары тик башындагы беленгә әйләнгән түбәтәе генә аның күксел-кара иде.
Без бабайга күрешер өчен кулларыбызны суздык. Бабай селкенмәде. Бәдретдин ашыгып әйтеп куйды:
– Бабакай, шәкертләр синең белән күрешергә телиләр.
– Ә, шулаймыни, бәрәкалла! – диде бабай, аз гына җанланып, һәм безгә кипкән, зур каты кулларын сузды. Күзләре ачык булса да, ул дөм сукыр иде.
Без утырышып дога кылдык һәм, шәкертләрчә кулларыбызны тез өстенә куеп, бер мәлгә тынып калдык. Безнең үзебезгә сүз башлавы, билгеле, кыенрак иде, аннары нидер менә телебезне һаман бәйләп тора иде. Ләкин, гаҗәп хәл, хуҗалар үзләре дә сүзсезләр иде. Гомумән, бу өйдә сүз бик аз сөйләнә булса кирәк – ничектер бик тиз без шуны сизгәндәй булдык. Бабай, үзенең эчке дөньясына киткәндәй, текә каткан килеш тып-тын утыра. Бәдретдин әрле-бирле йөренә, нидер әйтмәкче дә шикелле, ләкин сүз таба алмый кебек… Әтисе башта мич буендагы бүкәндә безгә бераз шаккатып утырды да аннары, торып, сәке кырыена чәй урыны әзерли башлады. Иске генә киҗеле ашъяулык китереп җәйде, мич кашагасыннан кайсы замазка белән ябыштырылган, кайсының сабы кителеп төшкән өч кенә чынаяк алып куйды, кыска гына чалгы пычагы, чүпрәккә төргән ярты ипи, тустаган белән сөт китереп куйды. Шуннан соң тагын бүкәненә барып утырды. Бәдретдин үзенең сандыгыннан бер-ике уч шикәр алып, шуны ашъяулык уртасына салды.
Бераздан чаршау эченнән әкрен генә: «Булды, улым!» – дигән сүз ишетелде. Бәдретдин, кереп, самавырны алып чыкты. Бу самавырның да борын һәм колак төпләре кургашын белән ямалып беткән иде.
Бәдретдин безгә сәкегә менеп утырырга кушты. Без, менеп, аякларны бөкләп утырдык. Шуннан соң алдыбызга өчаяк белән йомырка тәбәсе килде. Без әле ашка сузылмыйча хуҗаларның утырганын көтә идек. Ләкин бабай да урыныннан кузгалмады, абзый кеше дә бүкәненнән тормады. Шул чагында Бәдретдин йомшак кына чаршау эченә дәште:
– Әнкәй, чәй ясарга үзең чык инде.
– Әткәң соң? – диде чаршау эченнән әнисе акрын гына.
– Әткәйме?.. Юк, син үзең яса инде безгә, – диде Бәдретдин, ничектер бик ихластан үтенгәндәй итеп.