Выбрать главу

Аның өстенә иелеп, кече улы Гомәр елмаеп карап тора иде. Мәрьям абыстайның күзләрендә бер секундка саташулы курку кабынган кебек булды. Гомәр, һаман елмайган килеш, тыныч кына:

– Әни, курыкма, бу мин, – диде.

Мәрьям абыстай, терсәкләренә таянып, урыныннан күтәрелергә тырышты. Аның иреннәре кызу-кызу кыймылдый башлады: әллә ул шатлык авазы белән кычкырырга тели иде, әллә, кызу гына пышылдап, берәр дога укымакчы иде. Тик ул чак ишетелерлек хәлсез тавыш белән бары:

– Улым, йа Алла, Гомәрем, синме бу?! – дип кенә әйтә алды.

Гомәр, әнисенең ике кулыннан йомшак кына алып, аны урыныннан торгызды:

– Мин инде, әни, мин. Әллә күзләрең начар күрәме?

Мәрьям абыстай, хәлсезлектәнме, әллә сүз таба алмау җәфасыннанмы, улына сыенып, акрын гына елый башлады.

Шул арада ишек бусагасында Зәйнәп күренде. Ул бер генә секундка тукталды һәм, өй эчен яңгыратып:

– Абый! – дип, бер кычкырды да яшен тизлеге белән ишек-тән кире тышка атылды.

Тын өйдә көтмәгәндә кыска гына яңгырап куйган Зәйнәп тавышы Мәрьям абыстайны, ниһаять, йокылы-уяулы хәлдән тәмам чыгарды. Аның бөтен авыру хәлсезлеге кинәт өстеннән коелып төшкән кебек булды. Ул, күзләрен сөртә-сөртә, берьюлы кайткан җан терелеге белән сөйләнә башлады:

– Менә рәхмәт яугыры! Төшемме бу дип торам. Поезд кычкырганын да ишетми калганмын лабаса.

Соңра ул нәрсәдер эшләргә кирәклекне кинәт исенә төшергән, ләкин тәгаен нинди эш икәнен ачык кына белмәгән кеше шикелле, ашыгып, ишеккә таба китте, кире борылып янә улына килде.

– Балам, утырыр идең, аякларың арыгандыр… Ходаем, әтиең дә китеп өлгерде. Булмаса, артыннан барыйм әле. Колхоз ихатасында түгел микән.

Ул янә ишеккә таба китә башлады, ләкин Гомәр аны туктатты.

– Әни, син йөрмә. Зәйнәп мине күрде бит. Ул әти артыннан йөгерде булса кирәк.

– Шулаймы?! Ходаем, зиһеннәрем таралып китте. Төшемме дип торам. Үзем көтә идем бит, көтә идем, йөрәгем сизә иде. Йа Раббем, догаларымны бушка куймадың, инде Шакир белән Фатихымны гына күрәселәрем калды.

Шул арада тыштан кызу атлаган аяк тавышлары ишетелде һәм, ишек ачылып, Галимҗан абзый белән килене Камилә һәм Зәйнәп килеп керделәр.

Галимҗан абзыйның йөзе җыеп ала алмаслык тоташ бер елмаюга әйләнгән; ничек кенә тыныч булырга тырышмасын, аның да иреннәре агарган һәм акрын гына калтыраналар…

Ул, ике кулын сузып, каршысына күтәрелгән улына таба атлады.

– Улым, Гомәр!

– Саумы, әти!

– Бәрәкалла, бәрәкалла. Куаныч белән күрешер көннәр бар икән.

Камилә дә каенесе белән ике куллап күреште. Ул, чак ишетелерлек итеп:

– Гомәр! – диде дә соңра: – Исән кешеләр бер кайталар! – дип үксеп елап та җибәрде.

Зәйнәп исә, янә: «Абыем!» – дип кычкырып, Гомәрнең муенына ташланды. Галимҗан абзый, артында торган урындыкка утырыр-утырмас кулларын күтәреп, битен сыйпагандай итте дә килененә карап йомшак кына:

– Килен, балам, елама! – диде. – Менә берсе кайтты, синеке дә кайтыр. Хәбәре юк югын, ләкин бит әле еларга да сәбәбе юк. Сабыр бул! Улым, бөтенләйгәме?

– Юк, әти, вакытлы гына…

– Алай, бөтенләй үк түгел икән, ә! Һем-м, күпмегә соң?

– Мин бик азга.

– Шулай да ике айгамы, бер айгамы, күпмегә?

– Юк, әти… мин бик аз вакытка, бары бер генә сәгатькә!

Бу хәбәрнең тәэсире барысына да шундый булды ки, гүя ул Гомәрнең авызыннан чыкмады, ә кайдандыр, стена аша килгән ят, ямьсез бер тавыш булып ишетелде, һәм алар бу тавыштан ничектер барысы берьюлы кинәт катып калдылар. Галимҗан абзый улына кызганыч елмаю белән, ышанмыйча карый, Мәрьям абыстай исә, бөтенләй таңга калып, бернәрсә аңламаган кыяфәт белән, күзләрен зур ачып, улына текәлгән иде.

Гомәр хәлне төшендерергә ашыкты:

– Безнең эшелон станциядә, әти… Без госпитальдән фронтка китеп барабыз. Поезд бераз торасы булганга, мине, менә сезнең белән күрешеп чыгар өчен, бер генә сәгатькә җибәрделәр.

Галимҗан абзый, әйтергә сүз таба алмаган шикелле:

– Азрак, улым, азрак, азрак, – дип мыгырданып куйды. Соңра исенә төшкәндәй: – Син, Гомәр, булмаса, иртәгә икенче поезд белән китәрсең, – диде.

– Һич булмый, әти, мин үзебезнең поездга өлгерергә тиешмен!

Бу катгый сүзләрдән соң барысы да бераз вакыт нәрсә әйтергә дә белмичә аптырап тордылар. Алар шундый көтмәгәндә очрашу шатлыгы белән шундый тиз, кинәт аерылышу авырлыгын бер үк вакытта аңлау, тоюдан гаҗиз иделәр. Алар бу бер-берсе белән сыеша алмый торган ике капма-каршы хиснең кайсын чынга алырга, кайсына ышанырга, кайсысы белән бу минутта яшәргә кирәклекне белмиләр иде. Камилә үзе дә сизмәстән елавыннан туктады. Мәрьям абыстай яңадан хәлсезләнде, әлеге бушлык аны янә үз эченә йота башлады. Тик бары Зәйнәп кенә, бернинди китүне белергә дә, ишетергә дә теләмичә, үзенең яңгыравыклы тавышы белән: