Бер-ике көй уйнагач, Бәдретдин, ниһаять, әнисенә дәште:
– Әнкәй, сиңа нәрсә уйныйм?
Әнисе бер мәлгә балаларча кызарып, шул ук вакытта куанычыннан тагы да балкыбрак китте, ләкин кайтарып сүз әйтә алмады.
– Әнкәй, син шушы көйне ярата идең бит! – диде Бәдретдин һәм «Салкын чишмә»не уйный башлады.
Аның сүзләре, сүзләреннән дә бигрәк, шулкадәр гади, табигый, җылы-якын итеп дәшүе минем соңгы шикләремне дә чәлпәрәмә китерде. Әнисе өчен уңайсызлану дигән нәрсәнең әсәре дә юк икән Бәдретдиндә!.. Кайда ул уңайсызлану! Берәүне дә күрмичә, бары әнисенә, әнисенең әнә шул башта безне чирканырга мәҗбүр иткән шадра, чалыш, акайган күзле йөзенә генә карап, ул скрипкәсен уйнады. Аның бу аз гына моңсу уйчанлык, яшерен генә кызгану белән өртелгән җитди-җылы карашында, әнисен өзелеп ярату гына түгел, аны беткәнче аңлау, кадерләү, юату сизелеп тора кебек иде. Белмим, болай карый алыр өчен күңелләрдә нинди генә тирән мәхәббәт дәрьясы ятарга тиештер инде?! Әллә бу шулай бик ямьсез ана белән бик матур бала яки, киресенчә, бик матур ана белән бик ямьсез бала арасында гына буламы икән? Соңгысы, ихтимал, еш очрый торгандыр, әмма беренчесен ишеткән дә, күргән дә юк иде.
Шулай да безгә кузгалырга вакыт иде инде. Бәдретдин уйнап туктагач, без хуҗалардан дога кылырга рөхсәт сорадык. Абзый кеше ямаулы тез башларын ышкып куйды, ә Бәдретдин, бабасына үрелеп:
– Бабакай, шәкертләр бездән фатиха бирүебезне сорыйлар, – диде.
Бабай башын какты, һәм без кулларны күтәрдек.
…Күк алашаны җигеп, капкасыз-коймасыз, кыр үләне басып киткән «ишегалды»ннан урам уртасындагы тигез юлга чыктык. Бәдретдин һәм әтисе безне озатып, киртә буенда янәшә басып калдылар. Юк, алай гына түгел, алар белән бергә безнең артта авыл читендәге иң фәкыйрь йорт, бу йортның безгә билгесез ниндидер тирән сере – бәхетсезлегеме, фаҗигасеме, әллә без аңлаудан гаҗиз бөек бер өмете-бәхетеме торып калды.
Кояш баюга таба борылган иде инде. Ә шулай да тургайлар, көн яктысыннан туя белмәгәндәй, тагын да биеккәрәк менеп, тагын да сузыбрак, ярсыбрак берөзлексез сайрыйлар да сайрыйлар. Дөнья киң, киң, киң, әләләләләүү! Җире-күге тын, буш, моңсу… бик моңсу миңа!.. Берни эшли алмыйм үзем белән: самавыр артыннан гына улына карап утырган ана күз алдыма килә дә эчемнән тагын үкси башлыйм… Кемгәдер йодрык селкеп, кычкырасым килә: ямьсез түгел бит ул, матур бит ул, матур, матур Бәдретдиннең әнисе!
ТӨНГЕ ТАМЧЫЛАР
Апрель киче. Юеш, җылы, томанлы. Караңгы, тын урамнарда тып-тып тамчылар тама. Күңелгә нидер әйтмәкче, нәрсәнедер искә төшермәкче була бу тамчылар… Тып-тып… Нәрсәне икән соң, нәрсәне генә оныттың икән лә син, кеше?
Нәкъ шундый караңгы, җылы кичләрнең берсендә Хәлил Ишмаев Ләйлә ханымның Ленинградтан кайту хәбәрен ишетте. Кайда, кем алдында диген!.. Эштән кайтып керсә, боларда Зәйнәп исемле хатын Мәрвәр ханым белән кухняда сөйләшеп утыра. Менә шул хатын, аны күргәч исенә төшердеме, әллә кызыклы хәбәрне юри аның алдында әйтер өчен көтеп утырганмы, ләкин ничек кенә булмасын, Хәлил кереп өстен салырга да өлгермәде, бу кычкыра биреп әйтеп тә куйды:
– Әй-й Мәрвәр җаным, оныта да язганмын лабаса, миңрәү түгел диген инде син мине!.. Теге ни… Ләйлә Ленинградтан кайткан бит!
– Кайсы Ләйлә? – диде Мәрвәр ханым, гадәтенчә исе китмичә генә, ә Хәлил пальтосын элеп маташкан җирендә бер мәлгә тынып калды.
– Соң теге, әлеге Гайшә апаның сеңлесе, доктор Үзбәковның балдызы була инде… Беләсең инде син аны, бик яхшы беләсең… Ләйлә туташны!
– Ә-ә! – дип сузды Мәрвәр ханым һәм ни өчендер башын каккандай итте. – Кайчан кайткан?
– Әле күптән түгел булса кирәк, үзем дә кичә генә ишеттем… Ул бит, җаным, Ләйләне әйтәм, анда бик зур кешедә кияүдә ич. Әллә латыш, әллә яһүд шунда. Гел заграницага йөреп тора икән. Ә Ләйлә үзе бер дә үзгәрмәгән, ди, һаман шулай карлыгач кебек сылу да, чибәр дә, ди… Ә өстен күрсәң, баштанаяк заграничный, ди, җаным! Соң шулай булмый ни, ире ни бит, әллә яһүд, әллә латыш…
Мәрвәр ханым аның сүзен бүлде:
– Ә озакка микән?
– Белмим, җаным, белмим. Торыр әле, торыр, беренче кайтуы бит. Йөрер әле Казан хатыннарын шаккаттырып, шуның өчен генә кайткандыр да әле, җаным!
Мәрвәр ханым авыз эченнән генә нидер мыгырданып куйды да шунда ук алгы якка ваемсыз гына кычкырып әйткән булды:
– Хәлил, ишеттеңме, Ләйлә кайткан, ди, әнә…
Хәлил тиз генә җавап кайтара алмады. Бу гади-ваемсыз сорау юри аны сынар өчен бирелгән мәкерле сорау иде. Үзенең шушы секундта ни кичерүен ул сүзе белән генә түгел, тавышы белән дә сиздермәскә тиеш иде. Ләкин… ләкин кеше күпме генә качарга, яшеренергә, ялганларга өйрәнмәсен, әмма тормышның кайбер минутларында аптырап, югалып кала икән ул. Нәкъ шундый хәтәр бер минут кичерде Хәлил дә… Ләкин дәшми тору озакка китсә, тагын да хәтәррәк буласын сизеп, ул исе китмәгәндәй: