– Шулаймыни? – дип кенә куйды да, вакыты юк кешедәй ашыгып, ясалма эшлекле, салкын кыяфәтен сакларга тырышып, тизрәк үзенең кабинетына узды.
…Калын портфелен урындыкка ташлады, ишекле-түрле бер-ике тапкыр йөреп алды, аннары язу өстәле янына утырып, башын йодрыклары белән учлады… Ләйлә кайткан… Ләйлә кайткан… Ләйлә, Ләйлә! Йа Хода, нигә бу көтелмәгән хәбәр, бу кечкенә факт, чоңгылга төшкән таш кебек, кинәт аның бөтен җанын шулхәтле сискәндереп җибәрде соң әле?.. Күптән киселгән сынык бит инде ул, күптән онытылган иде бит инде! Аңардан башка да узды бит гомер, уза иде бит әле, чәнчелгере!.. Ә ул кайткан… Нигә, ни өчен? Әлбәттә, аның өчен, Хәлил Ишмаев өчен түгел инде. Ләйлә өчен Хәлил юк ул, юк, күптән төтенгә әйләнеп таралган, беткән, юкка чыккан кеше… Кайткан икән, шәһәр таптап йөрер дә кире китәр. Сорашып та тормас… Сукмаклары да аларның очрашмас, юк, очрашырга тиеш түгел! Бәс, шулай булгач, яшел эшләпәңне батырыбрак ки дә, алдыңа карап кына, үз юлың белән йөри бир!
Яшендәй китереп суккан бу хәбәрдән соң бер көн узды, ике көн узды, өч көн дә узды шикелле… Кафедра мөдире профессор Хәлил Ишмаев институтка барды, институттан кайтты, тып-тын аудиториядә башларын салындырып, йокы белән көрәшеп утырган студентларга мең дә беренче кат лекциясен сөйләде, тагын каядыр керде, нидер эшләде, аннары, арып, авыр портфелен сөйрәп кайтырга чыкты. Кайткач, Мәрвәр ханымның ашын ашады, чәен эчте, нәрсәдәндер зарлануын тыңлаган булып утырды. Соңыннан иренеп кенә газеталар караштыргалады… Бөтенесе дә гадәт буенча гына, акылдан тыш, теләктән тыш эшләнә иде. Әмма ни генә эшләмәсен, әлеге хәбәр, тып-тып тамган тамчыдай, аның миенә өзлексез бер нәрсәне тукып торды: «Ләйлә кайткан!» «Ләйлә кайткан!» «Кайткан… кайткан!..» Юк, моны… моны аңлый белергә кирәк, дуслар! Әгәр кешенең, очрашу-күрү түгел, исенә төшерүдән дә катгый рәвештә тыелган беренче иң газиз, иң саф мәхәббәте менә шулай, күктән иңгәндәй, кинәт әйләнеп кайтса, әйтегезче, зинһар, ул кеше нишләргә тиеш? Аңлагыз: сүз сөяп куйган бүрәнә турында түгел, ә тере кеше турында бара. Сүз, ниһаять, исемле, дәрәҗәле, олы яшьтәге кеше турында бара… Чынлап та, менә ул үзенең еллар буенча тырыша-тырыша тапкан бик кадерле тынычлыгын бозмас өчен, көчләнеп-азапланып булса да, хатын итеп яшәгән Мәрвәренең каһәренә юлыкмас өчен ни эшләргә, нинди калыпка керергә, нинди сабырлык һәм чыдамлык күрсәтергә тиеш?
Моннан егерме җиде ел элек Хәлил Ишмаев, педагогия институтын бетереп килгән чагында, доктор Максут Үзбәковның энесе мәрхүм Мисбах белән танышып, бик дуслашып киткән иде. Алар Чехов урамында торалар иде. Менә шул Мисбах янына барып йөргәндә, Хәлил доктор Үзбәковның уналты-унҗиде яшьлек балдызын күрде. Бер күрде, ике күрде, аннары ничектер бик табигый рәвештә танышып та киттеләр, сөйләшә, көлешә, уйный-шаяра да башладылар. Кызның исеме Ләйлә иде. Гаҗәп: кайчагында кешенең исеме үзенә ничектер бик туры килеп, бик килешеп тора. Гүя менә бу кыз да, ак күбәләк кебек нәфис, җиңел, нечкә җанлы булганга күрә, Ләйлә исемле иде. Ләйләдән башка бүтән бер исем дә аңа һич туры килмәс кебек иде. Һәм әйтерсең ак күбәләккә охшаганга күрә дә, аңардан чәчәкләр дөньясына хас табигый садәлек, назлы-нәфис сөйкемлелек аңкып тора иде. Хәлил аңа җитеп килгән, инде гашыйк булырга ярый торган кыз итеп карарга да курка иде. Ә ул кыз тотты да үзеннән ун-унике яшькә олы, карап торырга әллә ни матурлыгы да, маһирлыгы да булмаган, киресенчә, Тәкәнеш якларыннан ияртеп килгән, пединститут та кырып-юып бетерә алмаган «гыйбадлыгы» күзгә бәрелеп торган Хәлилгә чәчәк йөрәген ачты да куйды. Хат аша искиткеч бер самимилек һәм батырлык белән үзе ачты ул… Мондый кыюлыкны, мондый тирән ышануны, мондый һичбер исәп-хисап белән бәйләнмәгән керсез, хыялый мәхәббәтне бары унҗиде яшьлек кыздан гына көтәргә мөмкин иде. Һәм Хәлил өчен бу мәхәббәт диңгез төбеннән табылган саф энҗе бөртеге кебек гаҗәеп бер байлык иде, ак итә, пакь итә, яктылыкка илтә торган гомерлек бәхет иде. Хәлил моны бөтен йөрәге белән сизде, аңлады һәм үзе дә сөенеп, дәртләнеп, рухланып, Ләйлә туташны чын-чынлап яратып китте. Соңыннан бу хәлне сизгән-белгән кешеләр дә моңа бер дә гаҗәпләнмәделәр, киресенчә, алар балалыктан яңа чыгып килгән япь-яшь кызның акылга утырган, сабыр-басынкы егеткә мәхәббәт тотуын, шуның канаты астына керергә теләвен хуплап каршы алдылар… Хәзер инде Хәлил шул ак күбәләкнең нечкә мәхәббәтен куркытмыйча сак кына ике учына алырга тиеш иде.