Ләкин аның куллары, әллә бәхетенә, әллә бәхетсезлегенә каршы, богауланып өлгергән иде инде. Хикмәт шунда: Ләйлә туташны күргәнчегә кадәр үк ул шушы Мәрвәре белән шактый якынаеп йөри башлаган иде. Тынгы белмәс активист, сизгер-уяу, сүзгә оста, өркетергә ярата, кыскасы, яшьләр арасында бик ялтырап йөрүче кызларның берсе иде ул… Аның шактый югары урыннарда утырган ишле туганнары да шул заманның (ягъни теге заманның) бик гайрәтле кешеләре иде. Аларга курку катыш хөрмәт белән карамыйча мөмкин түгел иде. Менә Хәлилне дә ни сәбәптәндер кызның шул туганнары да бик кызыксындырды. Дөрес, бу кызыксынуда ачык билгеләнгән ниндидер яшерен исәпләр юк та кебек иде, әмма шулай да андый шәп кешеләрнең сеңелләре белән яратышып йөрү, ә киләчәктә, бәлки, туганлашып та китү ихтималы аны ихтыярсыздан мавыктыра иде. Ничектер менә шул кешеләр арасына керсә, аның алдында киң мәйданнар ачылып китәр кебек иде. Шуңа күрә дә ул Мәрвәр тирәсендә яратучы булып, ягъни «яратам» дип үзен ышандырырга тырышып, башта бик егетләнеп, бөтерелеп йөрде. Әмма Ләйләне күргәч, бу тырыша-тырыша үзен котыртып йөрүләр кинәт җимерелде дә куйды. Баксаң, чын мәхәббәт тә, чын якынлык та юк икән, бары коры мавыгу да үз-үзеңне алдап маташу гына булган икән.
Әйе, эш узмаган иде әле. Чая кызга кагылмаган-тимәгән, хәтта «өйләнешик» дигән сүзне дә ычкындырмаган иде әле ул. Чигенергә мөмкин иде, бик мөмкин иде. Ләкин кем җәтмәсенә эләгүен егет, бичара, бер дә аңламаган икән шул. Кыз, моның чигенергә чамалавын сизеп алгач та, һич ялварып яки тарткалашып тормыйча, егеткә бары шуны гына әйтте: «Бел, мин синең чын йөзеңне фаш итәчәкмен!» – диде. Фаш ителү! О, бу – иң гөнаһсыз кешенең дә котын ала торган, гаять куркыныч сүз иде. Ә бит бергә яратышып йөргәч, егетнең кызга төрле уйларын яки шикләрен әйткән чаклары да булгандыр. Хәер, әллә ни хәтәр сүз әйтмәсә дә, төймәдән дөя ясап булмыймыни?! Моның мисаллары күз алдында бит. Юк, институтны тәмамлап, аспирантурада калырга өметләнеп йөргән чакта гына «фаш ителеп» куйсаң, беттең дигән сүз! Алла сакласын!..
Кыскасы, Мәрвәр әнә шул бер янавы белән Хәлилне бөкте дә салды. Кая ул чигенү! Песи булды егетең, бөтенесеннән ваз кичеп, тизрәк Мәрвәр итәгенә капланды. Әйе, ул заманда, теләсәң, «мәхәббәт»не дә кешедән буып алырга була иде.
Ә Ләйлә, берәүгә бер сүз әйтмичә, кинәт кенә Ленинградка китте дә барды. Аның ниләр кичереп, нинди хәлдә китүен Хәлил күз алдына китерергә дә курка иде. Ак күбәләк әйтерсең кара мунча тирәсеннән иркен кырга очты… Көн яктысында эреп югалды… Тик күпмедер вакыт узгач кына аның Герцен институтында укуы ишетелде, аннары инде, фин сугышы алдыннан булса кирәк, Зәйнәп ханым әйткәнчә, бер яһүдкәме әллә латышкамы, һәрхәлдә, зур дәрәҗәле инженер кешегә иргә чыгуын сөйләделәр. Ул кеше, имеш, безнең чит илләр белән сәүдә алып бара торган оешмаларда эшли. Сугыш вакытында Ләйлә үзе дә ире белән кайсыдыр илдә торган, шунда совет хезмәткәрләренең балаларын укыткан, имеш. Булыр, төшеп, югалып калыр өчен яратылмаган иде ул. Бәхетен, һичшиксез, табарга тиеш иде.
…Күп еллар узды, күп җилләр исте, күп сулар акты… Күпме кешеләр тормыш юлында очрап, тиеп-кагылып үттеләр, онытылдылар, эзсез югалдылар. Әмма ләкин Ләйләне Хәлил бервакытта да онытып бетерә алмады. Гел генә күз алдында тормаса да, күңеленең әллә кайсы гына почмагында яшеренеп кенә ул яши бирде. Тик Хәлил үткәннәрне бик сирәк кенә исенә төшергән минутларда ак күбәләк шул яшеренгән урыныннан гүя терелеп чыга иде дә, кунарга чәчәк эзләгәндәй, аның хыял күгендә тын гына талпына башлый иде. Йа Хода! Ниндидер әйтеп биргесез үкенечле һәм татлы сагыну Хәлил йөрәген әрнетеп, телгәләп җибәрә иде. Югалган бәхет, онытылмаган мәхәббәт, соңга калган үкенү, зарыгып сагыну – менә шул газаплары белән ләззәтле иде бу минутлар! Әйе, бары тик минутлар!
Ә Мәрвәр белән бергә аның егерме биш ел гомере узып та китте. Гаҗәпләнерлек берни дә юк – тордылар, хәтта әйбәт тордылар. Мәрвәре күптән инде бик тырыш, бик уңган хозяйкага әверелде, кызыл кисеп, активист булып йөрүләре әллә кайчан бетте, ләкин сизгер уяулыгы нәкъ элеккечә калды, һәм шушы көнгә кадәр ул Хәлилне һәртөрле ялгыш адымнардан ата күркә шикелле саклап килде. Тормышлары да үзләре теләгән эздән тәгәрәде. Институтны бетергәч, Хәлил татар теле кафедрасында аспирант булып калды… Гәрчә ул татар телен яратып бетермәсә дә һәм аның киләчәгенә зур өмет багламаса да, гыйльми дәрәҗәгә ирешер өчен, бернигә карамыйча гомерен шуңа багышлады. Акрынлап аспирантураны да бетерде, кандидатлык диссертациясен дә яклады, ахыр килеп, бик тырыша торгач, татар теленең зур, сары портфельле профессоры да булып куйды… Кеше үзенең түшәменә җитте бугай. Ул канәгать, язмышыннан да, тормышыннан да канәгать. Аңардан: «Вөҗданың сафмы, намусыңа каршы берәр нәрсә эшләмәдеңме, үкенмисеңме, газапланмыйсыңмы?» – дип сораучы юк. Хәер, кем сорасын? Ят кеше түгел, ул үзе дә үткәненә борылып карарга, күңелендә казынырга яратмый иде.