Выбрать главу

Ләкин ни өчен соң егерме биш ел буена күренмәгән бер хатынның бары шушы шәһәргә кайтып килүе аны кинәт сискәндереп җибәрде? Нигә әле ул аның күптән мәрткә киткән күңелен төртеп уятты, күптән сүнгән хисләрен, онытылган уйларын яңадан кабындырып, дөрләтеп җибәрде? Күрәсең, хикмәт монда бер Ләйлә ханымда гына түгел. Күрәсең, кайчандыр яшь кенә кызыйга булган мәхәббәттән тыш, аның эчендә озак еллар буенча ниндидер бүтән кичерешләр дә акрынлап җыела килгән. Ленинградтан кайткан ханым исә, кинәт искән язгы җилдәй, әнә шул эчендә боз катлавы сыман туңып яткан кичерешләрен эретеп, кузгатып җибәрүче генә булды, ахрысы… Нинди вакытта диген! Тып-тып язгы тамчылар тамган апрель кичләрендә бит, җитмәсә!.. Ах Ләйлә, Ләйлә!

Шулай да беренче өермә бөтерелеп, йөгереп узды шикелле. Бераздан Хәлил дә исен-акылын җыеп өлгерде. Аның эчендә ниләр купканын берәү дә, хәтта соңгы көннәрдә аеруча уяу йөргән Мәрвәре дә сизмәде. Чын хисләрен гомере буена яшереп тотарга өйрәнгән гадәте Хәлилгә бу юлы да бик нык ярдәм итте – ул һаман җитди, йомык кыяфәтен бик оста саклаучы, олы, таза гәүдәсен текә тотып, ашыкмыйча гына йөрүче шул ук профессор Ишмаев булып кала бирде. Инде акылын җыеп, бераз тынычлангач, бу көтелмәгән исәрләнүен үзе үк хөкем итәргә тырышып карады: «Йә, нәрсә булды соң әле, нигә бу кадәр мин зиһенемне җуйдым, диванага әйләнә яздым, тиле шәкерт!» – диде ул, үз-үзен шелтәләп… Ләйлә ханым кайткан, имеш! Кайтса соң? Күптән, һай, күптән югалган Ләйлә бит ул аның өчен! Кайтса да, китсә дә аңа хәзер барыбер түгелмени?.. Юк, болай ярамый, килешми, оят!.. Онытырга кирәк бу кысыр хәсрәтне, күңелдән йолкып атарга кирәк бу мәгънәсез яну-көюләрне… Үткәнгә кайту юк ул, юк!

Шулай диде аңа айнык акылы. Шулай качарга теләде ул һәртөрле вәсвәсәдән… Бөтенесен – җилкенү-талпынуларын, газаплы уйларын – салкын акылы белән әнә шулай буарга тырышты. Әмма ләкин бер генә теләген ул һичничек тә җиңә алмады. Бу аның Ләйләне күз кырые белән генә булса да бер күреп каласы килү теләге иде. Әйе, бернинди максатсыз, бары тик коры кызыксынудан гына, үзенә насыйп булмаган Ләйләсен бик тә күрәсе килә иде. Ниндирәк икән ул? Кайчандыр күбәләктәй җиңел, сылу кыз, хәзер кырыктан узган хатын булгач, нинди кыяфәткә керде икән? Бер күрүдә таный алыр идеме икән ул аны? Бик нәфис, бик чибәр иде бит ул, шайтан алгыры! Керфекләре кара, ә күзләре якты соры иде, шунлыктан кара каймалы булып күренәләр иде ул күзләр. Озаграк карап торсаң, шул күзләрнең төбендә акрын гына эреп югалган шикелле тоя идең үзеңне… Хәзер ничек икән? Сакландымы икән аның кара каймалы якты күзләре, нурда югандай бик чиста көрәнсу йөзе, җиргә тияр-тимәс кенә йөргән камыштай нечкә, зифа гәүдәсе?.. Хәер, әнә күргән хатыннар аны бик сакланган, хәзер дә шундый ук сылу-чибәр дип әйтәләр. Гаҗәп түгел. Ул бит явызлыгыннан чыбыктай кибә яки ваемсызлыгыннан камырдай күперә торган хатын булмаска тиеш иде. Нәфислекне бик нечкә тоя торган гаҗәп сизгер җан бар иде аңарда… Юк, күрәсе иде үзен, ничек тә күрәсе иде. Шушында, шушы шәһәрдә генә йөри ич ул, кайтып төшкән җире дә моннан ерак түгел – Чехов урамында гына югыйсә!

Ләкин махсус барып күрү турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Мәрвәр ханым сизә калса, утыз сигезле башмаклары белән бөтен саф хисләреңне таптап изәр. Яшьлекнең гөнаһсыз бер хатирәсе бу, кеше күңеленең нечкәреп бер сөенүе, үткәннәре турында сагышлы бер уйлануы дип тормас. Карт алаша, күрсәтермен мин сиңа Ләйләне, закон минем якта, дип кенә җибәрер.

Димәк, очраклы туры китереп кенә очрашу турында хыялланырга мөмкин. Ләкин вакытлы гына кайткан кешене алай очрату, ай-һай, бик шикле шул! Кайда йөри, нинди урамнардан йөри ул, кайларда була, кемнәргә керә? Берәр күзәтүче ялларгамы яки үзеңә якынрак чат башында сагалап торыргамы?.. Һе, кызык булыр иде бу: яшел эшләпәсен өч яктан яньчеп кигән, култык астына зур портфелен кыстырган мәһабәт профессор чат башында басып тора. Ә үткән-сүткәннәр, аның ни өчен басып торганын гүя белеп, мыек асларыннан гына көлеп узалар. Көт, профессор, көт, бәхетеңнән каршыңа… Мәрвәрең килеп чыкмасмы?

Шулай да Хәлил эшкә барганда да, кайтканда да һәрбер ят хатынга игътибар беләнрәк карап уза башлады. Бәлки, шуларның берәрсе «ул» булып чыгар. Өмет, өмет! Бер генә чаткысы да кайчан кешене тилегә сабыштыра: тукта, әнә «ул» килә түгелме соң? Әнә тагын «ул»! Бер-бер артлы әллә ничәү!.. Хәлил хәсрәтле итеп әче елмая: егерме биш ел буена аның Ләйләгә охшаганрак бер генә хатынны да күргәне булмады.