Ә өмет дигәнең аны һаман каядыр дәшә, каядыр өстери иде. Кай кичләрен ул, эштән кайтышлый, сагаеп кына Үзбәковлар торган урамга да барып чыккалады. Монда «аның» очравы бик мөмкин бит!
…Чехов урамы. Апрель киче. Тып-тып төнге тамчылар тама… Тәрәзәләрдә ут, пәрдәләр төшерелгән… Әнә каршы якта ике катлы агач йорт, шуның югары катында Үзбәковлар тора. Ике якка ачылмалы парадный ишек, сары баскыч югарыга алып менә. Моннан егерме биш ел элек шул баскычтан аңа каршы Ләйлә йөгереп төшә иде… Күпме хатирәләр! Китап битләре арасында кипкән чәчәктәй сакланган хатирәләр!
…Ике тапкыр ул каршы яктан гына доктор квартирасына карап узды. Тәрәзәләре якты, челтәр пәрдәләр корылган, түшәмнән асылынган өч чатлы люстра да күренә… Докторның бөтен семьясы өйдә булса кирәк. Ләйлә дә шулар арасындадыр инде. Йөри микән, утырып тора микән, әллә берәр яры чыгып китәргә җыена микән?.. Бу нәрсә аңа бик ихтимал төсле булып тоелды. Театрга яки кинога дип чыгуы мөмкин ләбаса. Нинди шәп форсат булыр иде бу. Һәм, Хәлил кичегүдән курыккандай, ашыгып урам аша чыкты да, гәүдәсен туры гына тотып, салмак кына атлап, докторларның парадный ишеге яныннан узып китте. Бераз барып, кире борылды, тагын парадный ишеккә кырын гына карап узды. Ләкин ишекнең ачылырга исәбе юк иде. Ун тапкыр, егерме тапкыр узсаң да ачылмас, ахрысы, бу таза ишек… Өйнең якты тәрәзәләре югарыдан урамга һавалы, ваемсыз карыйлар, гүя түбәндә юеш тротуар таптап йөрүчене күрмиләр дә, белмиләр дә алар… «Бу нинди балалык!» – диде Хәлил, үз-үзенә ачуы килеп. Олы башы белән түбәнсенеп йөрүенә кинәт хурланып куйды. Болай урам таптаганчы, туп-туры гына керергә иде дә: «Ләйлә ханым, мин сезне күрергә килдем», – дип әйтергә иде. Кем гаеп итәр иде? Бер дә гөнаһсыз, бик табигый теләк ич бу! Ләкин юк, мөмкин түгел, җан-теләкләргә кемдер салган богау бар… Һәм шул богауның авырлыгын соңгы көннәрдә аеруча нык сизгән Хәлил, Үзбәковлар өе яныннан берничә тапкыр узгач, башын түбән иеп кенә үз квартирасына таба атлады. Кирәкмәс, булмас, йөрүдән мәгънә юк, диде ул киткән саен, ләкин барыбер Чехов урамына кичләрен барып чыкмыйча түзә алмады. Тагын батыраеп килгән булды, челтәр пәрдәле тәрәзәләргә карап узды, туктап төнге тамчылар тавышына колак салып торды, аннары үз-үзеннән оялып, юашланып, башын түбән иеп кире кайтып китте.
Бер кайтуында күңеленә әллә ничек кенә Дәрдемәнд сүзләре дә килде:
Әмма язмыш рәхимле икән. Кичләрнең берсендә аңа, ниһаять, Ләйлә ханым белән очрашырга туры килде.
Ул көнне университетның гыйльми советында чит шәһәрдән килгән бер егет кандидатлык диссертациясен яклады. Профессор Хәлил Ишмаев оппонентларның берсе иде. Диссертацияне яклау күптән килгән тәртип һәм кагыйдә буенча үтте. Булачак яшь галим, кирәк дәрәҗәдә әдәп һәм тыйнаклык саклап, кирәк дәрәҗәдә генә бәйсез һәм кыю булырга тырышып, бераз гына дулкынланып һәм бераз гына масаеп, диссертациянең кыскача эчтәлеген сөйләп чыкты. Оппонентлар да коры рәсмилеккә беркадәр җылы хәерхаһлык кушып, күбрәк мактап, азрак тәнкыйтьләп, кыскасы, бөтен шартын китереп, диссертация турында үз фикерләрен әйттеләр. Ахырдан булачак галим өлкән галимнәргә түбәнчелек белән үзенең рәхмәтен белдерде, тиешле вәгъдәләрен бирде, аннары гыйльми совет членнары, шар салып, егетебезне бик хаклы рәвештә кандидат ясап куйдылар.
Шуннан соң инде максатына ирешкән бәхетле егет күптән килгән йола буенча үзенең оппонентларын һәм утырышта булган кайбер якын кешеләрен «Казан» ресторанының аулак бер бүлмәсенә кичке ашка алып китте. Әзер табынга унбишләп кеше утырды, тамада итеп мондый мәҗлесләрнең берсеннән дә калмый торган бик борынгы кандидат Кәли иптәшне сайладылар. Кәли иптәш аягүрә басты, тамагын кырды, көлдерергә теләп нидер әйтте, көлүче булмагач, пычак сырты белән шешә муенына сукты һәм коньякларны, столичныйларны рюмкаларга салырга кушты… Монда инде яңа кандидат, яшь килендәй, баштан ук алдына карап, тыйнак кына утырырга тиеш иде, чөнки хәзер аның исеменә мактау сүзләре китәчәк. Һәм, чынлап та, рюмкалар күтәрелгән саен, мактау сүзләре егетнең бик дөрес уйлый белә торган өметле башына ява гына торды.
Мондый мәҗлесләр Хәлилгә бик таныш иде. Ул моның шикелле «юу» мәҗлесләрен котылгысыз бер нәрсә итеп санарга һәм анда артык сөенмичә-көенмичә генә чыдап утырырга күнеккән иде инде. Чамалап кына эчү, чамалап кына ашау, чамалап кына сүз кыстыру һәм ахырдан шулар бәрабәренә, килеп, мәҗлесне бизәп утыруы өчен рәхмәт ишетеп китү – менә аның күнеккән гадәте шул иде.