Выбрать главу

Ләкин бүгенге мәҗлескә ул башта ук күңеле тартмыйча килде. Кәефе начар, җаны тыныч түгел, йөрәгендә ниндидер бер суырылмас сызлавык утыра кебек… Ни калган миңа монда дип, эче пошып, хәтта үкенеп тә куйды. Шулай да хуҗа егет бик зурлап каршы алгач, өстәлнең түренә үк узып, алдына карап, сүзсез генә утыра бирде. Мәҗлес башланды, яшь кандидат хөрмәтенә тостлар күтәрелде. Һәм, гаҗәп хәл, моңарчы бик сакланып кына эчә торган Хәлил бу юлы кеше рәтеннән, салган бер рюмкасын эчеп бетерә барды. Шулай эчеп, бераз җиңеллек табарга уйлады, ахрысы… Ләкин исерү алып килгән бу җиңеллек гадәттәге ваемсыз, кәефле җиңеллек түгел иде. Ничектер болытлардан ачыла башлаган күктә тулы ай күренгәндәй, аның да бераз яктыра төшкән хыял күгендә… Ләйләсе акрын гына калкып чыкты. Һәм аңа шул җитте, шул минуттан ул барысын да онытып, үз эченә йомылып, бары Ләйлә турында гына уйланып утырды. Бу кызыксыз, шау-шулы мәҗлестә, ялгызлыкка бирелеп, Ләйләне генә уйлап, Ләйләне генә сагынып утыру аңа гүя ниндидер моңсу, хәсрәтле бер рәхәтлек китерде.

…Ул тагын һәм тагын эчте, исерә башлавын бик ачык сизсә дә, юри тыелырга теләмәде. Чөнки эчкән саен акылын-җанын буып торган тышаулардан үзен бушана барган шикелле тойды. Уйлары гаять ачыкланып, тирәнәеп, үткенләнеп киткәндәй булды. Мәхәббәт турында, язмышлар турында, заман һәм кешеләр турында тирән фикерләр, әче хакыйкатьләр күңеленә килде. Ләкин монда аларны әйтерлек сылтавы да, кешесе дә юк иде, алар барысы да хәзергә, эсседә кузгалган умарта күчедәй, аның эчендә генә кайный иде.

Ахырда ул үзенең шактый нык исерүен аңлады. Мәҗлес әле кызып кына барса да, кузгалырга вакыт җиткәнлеген чамалады. Ә бераздан ул, үзен ничек тә айнык тотарга тырышып, урыныннан торды һәм, тотлыга биреп, кайтырга рөхсәт итүләрен сорады… Мәҗлестә утыручылар аңа бик сәерсенеп карадылар, шунда гына аның исереп киткәнлеген сизеп алдылар, ләкин шулай да гаҗәпләнгән булып: «Профессор, бу ни эш бу?.. Сөйләмәгез әле, Хәлил Кәримович, утырыгыз әле, утырыгыз, сездән башка мәҗлеснең яме китә бит!» – дип кыстарга, юмаларга тотындылар. Профессор, артык сүз ычкындырмас өчен, бары кулын күкрәгенә куеп, башын гына чайкады, мәҗлес хуҗасының кулын кысып, аркасыннан какты һәм, гәүдәсен аеруча текә тотып, ишеккә юнәлде. Аны кемнәрдер түбәнгә кадәр озата төштеләр, пальтосын, эшләпәсен кидерделәр, портфелен кулына бирделәр. Кемдер аңа: «Хәлил Кәримович, озатып куйыйм сезне, булмаса!» – дип тә карады, ләкин ул елмаеп кына башын селекте дә үз аягы белән ашыкмыйча гына чыгып китте.

Чыккач та, ул аулак урамга борылды. Мондый кыяфәттә үзәк урамнан кайтуның хәтәр булуын яхшы белә иде, әлбәттә. Булган икән шул, шактый күп булган икән, хәерсез! Күпме генә туры барырга тырышмасын, аяклары әледән-әле чалыш-чолыш атлап киткәлиләр иде.

Әмма аның акылы гаҗәп ачык, үткен иде, бик кыю, бик кызу эшли иде. Моңарчы эчендә генә кайнаган уйлары хәзер, ялгыз калгач, атылып чыгарга гүя юл эзлиләр иде. Һәм менә ул ниндидер бер ярсулы рәхимсезлек белән үзенең үткән тормышын, эшен, гамәлен тәнкыйтьләргә тотынды, искиткеч батыраеп, үз-үзенә ачы хакыйкатьләрне ярып әйтә башлады.

Йә, ничек яшәдең син моңарчы, профессор Хәлил Кәримович Ишмаев? Профессор! Син, егерменче елларның ахырында Бөгешле авылыннан җәяүләп чыгып киткән чабаталы йолкыш малай, менә кем булдың бит! Молодец! Дан сиңа, дан! Ләкин әйт, ничек ирештең син моңа? Акылың, талантың бик зур булып, башка галимнәр белән гадел рәвештә ярышып, фән дөньясына үз буразнаңны ерып килеп кердеңме? Шундый чын галим булып күтәрелдеңме син? Йә, әйт, курыкма!

Әйе, хакыйкатьне әйтмичә булмый… Син, иптәшкәем, болганчык авыр бер заманда, күп кенә укымышлы ирләр нахакка сөрелгәннән соң, бушап калган урынга килеп утырдың. Сиңа беркем белән бәхәсләшергә дә, нидер исбат итәргә дә, үзеңнең ниндидер принципларыңны, карашларыңны яклап маташырга да туры килмәде. Хәер, дөресен генә әйткәндә, алар синдә беркайчан да булмады да. Син баштан ук үзеңнән өстеннәргә буйсынып, алар авызына карап, алар әйткәнне генә кабатлап килдең. Конъюнктурага яраклашып нәрсәнедер мактадың, нәрсәнедер яманладың, каһәргә юлыккан кешеләрне тизрәк гаепләргә ашыктың, хаклыгына үзең дә ышанмаган теорияләрне яклап мәкаләләр язган булдың… Ә асылда, бу минеке дип, горурланып, кулыңа тотарлык бер җитди, төпле хезмәтең дә юк синең!

Ни өчен болай булды соң бу? Ни өчен ул ташу өстендәге йомычка шикелле җиңел генә чайкалып акты да акты? Үзе генә гаеплеме ул моңа? Әйе, аның яшисе, эшлисе, үсәсе-күтәреләсе килә иде. Иленә һәм халкына ихлас күңелдән хезмәт итәсе килә иде. Әмма ләкин ул елларның кырыс шартлары аны, аны гына түгел, бик күпләрне әнә шулай ирекле кол итте; мөстәкыйль фикерләүне, шәхси намусны үз кулың белән буарга мәҗбүр итте. Бер ише кешеләр, җан саклауны, хәвеф-хәтәрсез яшәүне бөек идеаллар хакына дигән сылтау белән аклап, ихтыярсыз курчакка, обывательгә әверелде. Менә фаҗиганең тамыры кайда!.. Замана үзгәрде, кеше язмышы белән уйнау бетерелде, кешегә намусы кушканча яшәргә, иҗат итәргә мөмкинлекләр туды, ә шулай да теге еллардан канга сеңеп калган коллык зәхмәте һаман чыгып беткәне дә юк. Кем әйтмешли, эчкә кереп оялаган куян һаман калтыранып утыра әле. Шуны озын колагыннан сөйрәп чыгарырга көчең җитми, батырлыгың җитми синең… Кызганыч бәндә син! Кукраеп йөрүче буш куык син!