…Хәлил ниндидер бер урам чатында тукталды. Кулын тирләгән маңгаена куйды, күзләрен йомды һәм бераз вакыт тик кенә тынып торды. Якында гына нәрсәдер тып-тып тама. Хәлил газап тулы күзләрен ачты. Йа Хода, яз ич бу, яз! Ләйлә ич бу, Ләйлә! Тамчылар шуны тукыйлар бит аңа: ак күбәләгең яз булып, яшәрү булып, яңару булып кайтты, диләр!..
Хәлил тирән итеп бер сулады, кулы белән йөзен иягенә чаклы сыпырды, аннары кисәк кенә кузгалып, чалыш-чолыш атлый-атлый китеп барды. Ул болай ашыгып кая баруын, нишләргә теләвен ачык кына белми иде, ләкин бара торгач, аяклары үзләре аны бер киң урам чатына китереп чыгардылар. Бу – Чехов урамы иде. Каршы чатта биек цемент баганада бик якты булып электр яна. Аңардан өч-дүрт метрда гына газета-журнал киоскысы тора, Хәлил бу таныш чатны күргәч тукталып калды һәм, үзенең ни хәлдә булуын исенә төшереп, бераз куркып-борчылып та куйды. Ләкин киң урам буш иде, тын иде. «Йә, менә килдең, – диде Хәлил, башын салындырып. – Йә, ни күрдең, ни таптың? Кем көтә сине монда, исерек җүләр!» – Һәм оятыннан, хурлануыннан кая таба барырга белмәгәндәй, каршы чатка таба атлады. Барып җитәрәк кенә, тротуар буенда торган киоскының икенче ягыннан бер ханым килеп чыкты да Хәлил яныннан кызу-кызу гына үтеп китә башлады. Хәлил аны күз кырые белән генә күреп өлгерде. Әмма үзенә һич исәп бирмәстән, бөтенләй танымыйча-нитмичә, гүя актыккы өметен сынар өчен генә, ул ят хатынга дәште:
– Ләйлә… Ләйлә ханым!..
Ханым ишетте. Ишетү генә түгел, артына борылып карады һәм кинәт тукталып та калды. Башта, куркуыннан булса кирәк, аз гына артка чигенгәндәй итте, аннары күпмедер вакыт өнсез калып, Хәлилдән күзләрен алалмыйча карап торды. Тик шуннан соң гына ул, артык гаҗәпләнүдән пышылдап:
– Хәлил абый!.. Хәлил абый, сезме бу? – диде, ниһаять.
Хәлил дә үз күзләренә үзе ышанмыйча өнсез катып калган иде. Берьюлы айнып киткәндәй булды ул, ләкин шул ук вакытта бөтен зиһене чуалып, бөтен реаль чынлыкны югалтып, ниндидер галәм бушлыгына чумгандай хис итә иде үзен. Тик иреннәре генә: «Ләйләмени бу, Ләйлә шушымыни, төш кенә түгелме, ярабби!» – дип әйтергә тырышкандай кыймылдыйлар иде. Шуңадыр инде Ләйләнең сүзләре дә аңа каяндыр бик ерактан килеп ишетелгән шикелле булды. Күпмедер секунд үткәч кенә ул, телгә килеп:
– Әйе, бу мин, мин, Ләйлә! – диде бер үк вакытта көләргә дә, елап җибәрергә дә әзер торган чырай белән.
Тагын алар, бер-берсенә карашып, бер мизгел тынып калдылар. Шул чагында Хәлил, үзенең чын хәленә кайтып, исерек булуын исенә төшерде һәм, шуны сиздерүдән гаять куркып, арты белән киоскыга таба аз гына чигенә төште. Ләкин аны-моны сизеп өлгермәгән Ләйлә ханым, чын шатланудан яктырып:
– Менә нинди көтелмәгән очрашу! Просто гаҗәп! – диде һәм Хәлилгә кулын сузды.
Хәлил, түбәнчелек белән башын иеп, аның кулын кысты.
– Нинди җилләр ташлады сезне бу якларга?.. Шулай соң гына… – диде ханым, инде тынычлана төшеп.
– Болай… кичке прогулкага чыккан идем, – диде Хәлил, тотлыгыбрак, һәм, шулай дигәч кенә, кулында портфеле барын исенә төшерде.
Ләкин ханым моңа игътибар итмәде булса кирәк.
– Килмисез дә, күренмисез дә, – дип сөйләнеп китте ул. – Ничек диләр әле, алты яшәр кайтса, алтмыш яшәр күрешә килер, диләрме?.. Ә сез үзгәргәнсез, Хәлил абый, бик нык үзгәргәнсез… Сәламәтлегегез ничек соң? Ничек кенә торасыз?..
– Рәхмәт, зарарсыз, – дип кенә куйды Хәлил.
Ләйлә ханымның үзен бу кадәр тиз кулга алуы һәм шулкадәр гади, табигый сөйләшүе аны тәмам хәйранга калдырды. Әйтерсең бу ханым аңа беркайчан да мәхәббәт хаты да язмаган, әйтерсең аулак урамнарда, башын аның күкрәгенә салып, матур хыялларын сөйләп тә утырмаган, курка-калтырана чәчәк иреннәреннән дә үптермәгән, кыскасы, алар арасында берни дә – өзелеп яратышу да, әрнеп аерылышу да булмаган. Әйе, гаҗәп бу, бик гаҗәп!
– Мәрвәр ханым ничек соң, исән-саумы? – диде Ләйлә ханым шундый ук эчкерсез табигыйлек белән.